Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Кытайдан Казанга белем алырга килүче бер төркем яшь милләттәшләребезне кабул итте. Әлеге  эшне башкаручы эшкуар, күренекле җәмәгать эшлеклесе Турсынтай Галиев быел 18 кеше җыеп китергән. Моңарчы Казанда белем алырга бары тик татарлар күпләп яшәгән зур шәһәрләрдән генә яшьләр теләк белдерсә, быел 
Очрашуда БТК БК рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасар Марс Тукаев, чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да катнашты.



 
					
				