Мулловка бистәсе мәчете олы юл буенда, урман кырыенда урнашкан. Мәчет йортында ике бина бар – берсендә бистә мөселманнары һәм кунаклар биш вакыт намаз укыйлар, ә икенчесендә юлчыларга тәһарәт алып, чәй эчеп, рәхәтләнеп ял итү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Сукмакларга ковролин җәйгәннәр, аның кырыенда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра.
Шушы көннәрдә генә безгә дә Аллаһы Тәгаләнең шушы күркәм йортында булырга насыйп итте. Педагогика югары уку йортын һәм Казан ислам университетының шәригать факультетын бетергән танылган мөгаллимә – ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, мөлаем Лилия Әдип кызы Абдуллова чакыруы буенча бардым мин анда. Лилия ханым Иршат хәзрәтнең тәкъдимен кабул итеп, мәчет каршындагы җәйге лагерьга йөрүче балаларның әти-әниләре белән җыелыш үткәрде. Очрашуны Ислам динен нык тотучы, сабыр, кирәк чакта таләпчән булып, балаларны яратучы, олыларны хөрмәтләп мәчеткә китертү теләге белән янып яшәүче бай тәҗрибәле мәхәллә имамы Иршат хәзрәт Таһир улы Шакуров дога уку белән башлап җибәрде. Ул мәхәллә халкы белән киңәшеп, җәйге лагерьны оештыруга бәйле барлык проблемаларны – балаларны тукландыру, аларны өйләреннән мөселманча киендереп озату, мөгаллимәләргә ярдәм итү мәсьәләләрен уңай хәл иткән инде.
Лилия ханым Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) бишектән алып ләхеткә кергәнче гыйлем алу кирәклеге турында хәдисен искә төшереп үтте. Ислам дине кануннары буенча тәрбияләнгән балалар туган телдә сөйләшеп, әхлаклы, миһербанлы, тыңлаучан булып, әти-әниләре, әби-бабайлары хакларын хаклап үсәләр, диде ул.
“Ә инде үсеп җиткәч, тормышның матди ягы белән артык кызыксынмыйлар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген танып, хәләл ризыклар белән тукланып, кешеләргә ярдәм итеп, туганлык җепләрен ныгытып яшиләр. Әти-әниләр дә дин буенча киенеп йөрергә, гыйлемнәрен һәрдаим арттырып, балаларына бөтен яктан да үрнәк булырга тиеш”,- дип өстәде мөгаллимә.
Үткән елда Лилия ханым һәм “Биләр” мәдрәсәсе шәкерте Гүзәлия Җәүдәт кызы Амануллова шушы лагерьда балаларга дин дәресләре биргәннәр икән инде. Быел аларга гомрә хаҗын үтәп кайткан тәҗрибәле мөгаллимә Венера Шәрипҗан кызы Мингачева ярдәм итәчәк. Венера ханым Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормышы, үз гаиләсенең дингә ничек килүе турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Ә Гүзәлия ханым татар телен өйрәнүгә басым ясау кирәклеген ассызыклады. Балалар белән өйдә татарча сөйләшергә, динебез кушканча яшәргә тырышырга кирәк, шул очракта гына тәрбия эшендә уңышка ирешергә мөмкин, диде ул.
Укучылар исемлегенә күз салгач, Лилия ханымның йөзе тагын да нурланды. Үткән елны гыйлем алган балалар быел кабат килгәннәр икән. Бу сабыйлар киләчәктә барыбыз өчен дә догачы булыр, бәлки, әле Коръәнне яттан өйрәнерләр, диде мөгаллимә.
Димитровград шәһәреннән кадәр килеп укыткан мөгаллимәләрнең тырышлыгы, фидакарь хезмәте киләчәктә уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанасы килә. Үзләрен татар-мөселман балалары итеп санаучы яшүсмерләр алган гыйлемнәрен көнкүрештә кулланып, хәләл белән хәрәмне аерып, намаз, хаҗ гамәлләрен үтәп яшәрләр, әти-әниләренә мәрхәмәтле булып, Коръән сүрәләрен башкаларга да өйрәтерләр дип өметләнәбез. Мәчеткә йөрүче балалар әти-әниләренең йөзенә беркайчан да кызыллык китермәс, татар булулары белән горурланырлар.
Дәрес вакытында балалар рәхәтләнеп уйнап та алалар. Алар көненә ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Мәчеткә йөрү бәйрәмне хәтерләтсен өчен уңган, аш-суга оста әниләр төрледән-төрле тәмле ризыклар пешерергә тырыша.
Мөгаллимәләр бала тәрбияләү, гарәп графикасын һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнү буенча дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары алып килгәннәр.
Җыелыштан барысы да канәгать булып, алдагы көннәргә планнар корып, шатлыклы елмаю белән өйләренә таралды. Сөенечле очрашулар, динебез юлында изге хезмәтләр, саваплы эш-гамәлләр насыйп әйләсен.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,
Димитровград шәһәре.
Чыганак: emet73.ru