Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге чакыруы буенча Яңа шәһәрнең “1 нче мәхәллә”се активистлары һәм ана теле укытучылары мәркәзебез Казанда кунакта булып кайтты. Әлеге күркәм сәфәрне Заволжье районы татар автономиясе рәисе Рафаэль Назмутдинов оештырды.
Казанның үзеннән килеп алган уңайлы автобуста нурлы, моңлы һәм динле мәркәзебезгә барып җиткәнебезне сизмичә дә калдык. Иртән күкне каплаган куе болытлар тиз арада таралып, ялтырап кояш чыкты һәм җылы нурлары белән иркәли башлады. Татарстан башкаласы безне елмаеп, колач җәеп, зур кунакчыллык күрсәтеп каршы алды.
Ә күптәнге һәм якын дусларыбыз – Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов семберлеләр өчен искиткеч бай эчтәлекле экскурсия программасы әзерләгәннәр иде.
ТАТАР ЗИРАТЫ
Иң әүвәл без Казанның Яңа татар бистәсе зиратына юл тоттык. 18 нче гасырда барлыкка килеп, 1980 елда ябылган әлеге каберстан 26 гектар мәйданны били. Бу зиратта күренекле имамнар, мәшһүр татар зыялылары күмелгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Галимҗан Баруди, Фатих Әмирхан, Сәлихҗан Галиев һәм Әхмәтһади Максуди бар. Соңгы елларда фани дөньядан бакыйлыкка күчкән татар сәхнәсе йолдызлары – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхи дә биредә дәфен кылынган. Шулай ук данлыклы якташларыбыз – СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков, Татарстанның атказанган артисты, виртуоз-гармунчы Фәйзулла Туишев, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Мәсгут Гайнетдинов һәм Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең беренче хатыны – Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында туып үскән Рауза ападан туган улы Альберт Җәлилов шушы зиратта җирләнгән. Без аларның рухларын шатландырып догалар кылдык, авыр туфраклары җиңел, каберләре нурлы, якты булуын теләдек.
Бөтен гомерен милләтебезгә һәм динебезгә хезмәткә багышлаган тынгысыз йөрәкле Ильяс хәзрәт Җиһаншин 1998 елдан башлап татар җәмәгатьчелеге өчен бер күркәм гадәтне гамәлгә керткән. Ел саен 2 май көнне имамнар, шәкертләр, мөфтиләр, зыялылар бу зиратта булып, милләт асылларын, күренекле имам-остазларны искә алалар икән. Чарага берничә көн кала каберстанга барып, мәрхүмнәрнең кабер өсләрен чистартып кайталар. Бу чарага Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Ульяновск өлкәсеннән дә дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре бик теләп җыела. Шулай итеп, бу тарихи каберлек милли вә дини тәрбия бирү мәйданчыгына әверелде, ди Ильяс хәзрәт.
БЕРДӘНБЕР ТАТАР ТЕЛЛЕ МӘДРӘСӘ
Безгә Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелек иткән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе эшчәнлеге белән дә танышырга насыйп итте. Мәҗит Гафури урамында урнашкан әлеге дини уку йорты мәркәзебездә бердәнбер татар телле мәдрәсә булып исәпләнә. Биредә шәкертләр дини фәннәр белән беррәттән, татар теле һәм әдәбияты, тарих, хокук, информатика, умартачылык кебек дөньяви фәннәрне дә өйрәнәләр. Мәдрәсәдә авыл мәчетләре имамнарының белем дәрәҗәсен күтәрү буенча профессиональ курслар эшли. Бу курсларда укыту, Ислам гакыйдәсенә туры китерелеп, традицион Хәнәфи мәзһәбе буенча иман шартлары, йолалары, гореф-гадәтләре һәм тәрбия мәсьәләләрен үз эченә ала.
“Мәдрәсәбезнең көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә күбрәге Татарстан районнарыннан килгән шәкертләр белем ала. Укучыларыбыз арасында Чувашия, Мордовия республикалары, Ульяновск, Пенза, Саратов, Төмән өлкәләре вәкилләре бар. Без аларда милли горурлык хисе тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру максаты куябыз”,- ди Ильяс хәзрәт.
Мәдрәсәдә дини белем, милли тәрбия алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Уңайлы һәм җайлы уку-укыту, ял итү һәм йоклау бүлмәләре чиксез соклану тудырды. Гаҗәеп дәрәҗәдә бай китапханә һәм музейханә эшләп килә. Китапханәдә гарәп, татар һәм рус телендәге китаплар саны 10 меңнән артык. Ислам тарихына багышланган музейханә буенча экскурсияне сиксәненче еллар ахырында Яңа шәһәрдә “Туган тел” җәмгыятенең чишмә башында торган, мөселман татар яшьләре оешмасын булдырган Зөлфәт Мингалиев мавыктыргыч итеп үткәрде. Әлеге музейда Сембер каласының Акчуриннар мәчете фотосурәте, “Туган тел” оешмасы эшчәнлегенә бәйле тарихи документлар, мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның Ульяновск татар яшьләренә язган хаты ядкарь булып саклана. Сүз уңаеннан, бу мәдрәсәдә тарих фәнен Барыш районы Калда авылында туып үскән күренекле галим – тарих фәннәре докторы, профессор, сәүдәгәр Акчуриннарның рухи мирасына багышланган китаплар авторы Наил Таиров укыта.
“Мәдрәсәбез шәкертләре хезмәт белән чыныгып, эшкә өйрәнеп үсәләр. Утыз оя умарта асрыйбыз. Алма бакчабыз бар. Яшелчәләр үстерәбез. Цех ачып җибәрдек. Ир балалар укудан бушаган арада шунда мәш киләләр, төрле кәсепләрнең серләренә төшенәләр. Иң мөһиме – алар үзара татарча сөйләшә, татарча уйлый, татарча фикер йөртәләр”,- ди Ильяс хәзрәт.
Мәдрәсә шәкертләре тырышып әзерләгән мул табын артында чәйләп алганнан соң, Казанның нәкъ үзәгендә – Ирек мәйданында урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы бинасына ашыктык.
КОНГРЕСС БЕРЛӘШТЕРӘ
Биредә безне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин каршы алды. Ул Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламнәрен ирештерде. Аннары Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенә югары бәя биреп, безнең өлкәне башка регионнар татарларына һәрчак үрнәк итеп күрсәтүләре турында сөйләде.
“Күптән түгел Яңа шәһәрдә Ислам мәдәни-мәгърифәтчелек үзәген ачу тантанасында катнашырга насыйп итте. Рафаэль Назмутдинов җитәкчелек иткән мәхәллә халык арасында зур эш алып бара. Власть органнары, малтабарлар, өлкәннәр, яшьләр һәм балалар белән уртак тел табып эшли алуына сокланабыз”,- диде Разил Зиннәтуллин.
Ә Заволжье районы татар автономиясе һәм мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов Россия регионнарында, аерым алганда, Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарлар турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка рәхмәт сүзләрен юллады. Без динне, ана телен һәм милли мәдәниятне үстерү юнәлешендә һәрдаим мәркәзебез Казанның ярдәмен тоеп яшибез, безне барыбызны да конгресс берләштерә, бергә туплый, диде Рафаэль хаҗи.
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм конгрессның Казан бүлекчәсе рәисе Фәрит Мифтахов Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында мәдәни һәм рухи багланышларның елдан-ел ныгый баруы турында сокланып сөйләделәр.
Конгресста очрашу истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.
КАЗАН МӘЧЕТЛӘРЕ
Соңгы елларда мәркәзебез Казанда дистәләгән яңа мәчет калкып чыкты. Безгә архитектура бизәлеше белән аерылып торган “Рауза” һәм “Ирек” мәчетләре белән танышырга насыйп әйләде. Сеченов урамында урнашкан “Рауза” мәчетен ел ярым эчендә төзегәннәр. Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин аны сафка бастыруга бәйле чыгымнарны үз өстенә алган. Баксаң, министр үзе күптән инде намазда икән. Хәләл акчасына төзеткән мәчеткә газиз әнисе Рауза апа (Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан) исемен биргән. Мәчетебез әле алты ай гына эшли, шушы кыска вакыт эчендә бездә 29 мең кеше булып китте, 24 парга никах укылды, 36 балага исем кушылды, ди мәчетнең имамы Ясир хәзрәт.
Казансу елгасы буенда калкып чыккан “Ирек” мәчете дә күңелләребездә җуелмас хатирәләр калдырды. Әлеге мәчетнең зур гына намаз уку залы бар. Шулай ук дини мәҗлесләр, никахлар үткәрү өчен махсус зал булдырганнар. Гыйбадәтханәнең йорты да зәвыклы итеп бизәлгән.
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
Кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” дип исемләнгән спектаклен тамаша кылдык. Туфан ага, һәрвакыттагыча, халкыбызны, татар гаиләсен борчыган мөһим проблемаларны күтәрә. Әлеге әсәр яңа туган балаларыбызга мәгънәле татар-мөселман исемнәре кушарга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне дөрес итеп корырга, өлкән буын вәкилләренә ихтирам вә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә.
Ульяновскидан Казанга алып киткән автобусыбыз тиз арада өйләребезгә кайтарып та җиткерде. Сәфәрдә катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә һәм Яңа шәһәр татарлары лидеры Рафаэль Назмутдиновка чиксез рәхмәтле.
Исхак ХӘЛИМОВ.
Чыганак: emet73.ru