tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә яшәүче Рабига Гатинаның үз китапханәсе
Чирмешәндә яшәүче Рабига Гатинаның үз китапханәсе

Чирмешәндә яшәүче Рабига Гатинаның үз китапханәсе

Чирмешәндә яшәүче Рабига Гатинаның шәхси китапханәсендәге китаплар саны 1000гә якынлаша. Ул аларны соңгы 5-6 елда гына туплый башлаган. Моңа кадәр китапларны китапханәләрдән алып укыган.

Китаплардан рухи азык алучы якташыбыз белән редакциядә таныштык. Ул безгә кайткан китапларның чираттагысын алырга килгән иде.

– Редакцияләрдә китаплар сатылуы турында ишеттем. “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясендә дә әлеге китаплар барлыгын танышым әйтте. Яңа китап кайтуын да ул хәбәр итә. Инде сездән сатып алган китапларым да 20дән артып китте. Яратам бит укырга, – диде Рабига апа. – Мин кайбер язучылар белән социаль челтәрләр аша аралашам. Аларның китаплары дөнья күрү белән, үзләреннән сатып алам, почта аша җибәрәләр. Повестьләрне, хикәяләрне, шигырьләрне укыгач, язучыларга үз фикеремне дә җиткерәм.

Рабига апаның киштәләрендә якташ язучыларыбыз Илдар Кыямов, Галия Сафиуллина китаплары белән бергә Зифа Кадыйрова, Гүзәл Галләмова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлүсә Шаһбан басмалары да урын алган.

– Төн йокламыйча укып чыккан китапларым бар, тормышчан әсәрләрдән аерылып булмый, үзең дә геройлар тормышына кереп китәсең, – диде Рабига Әбүбәкер кызы. – Үзем укыган басмаларны әнигә дә алып кайтам. 86 яшендә дә китап, газета-журнал укырга ярата ул.

Язма героемның әнисе – Мөгаллимә Шаһвәлива Югары Кәминкә авылында яши. Матбугат басмаларын да күп яздыра, кызы Рабига белән алмашып та укыйлар аларны. Башка балалары да, укырга яратучы әниләренә күчтәнәч итеп китаплар, газета-журналлар да алып кайталар.

Рабига Гатина мәктәптә укыганда күбрәк русча китаплар укыган.

– Китап укуга мәхәббәт уятучы рус теле укытучым Мәдинә Таҗиева булгандыр, – диде Югары Кәминкәдә үскән кыз. – Элек авылда еш кына ут сүнгәне истә, шул вакытта керосин лампасы яктысында укырга ярата идем. Әни, караңгыда укыма, күзең бетә, дип ачулана иде. Хәзер татарча китапларга өстенлек бирәм. Интернет челтәре аша кереп тә укыйм, хәзер бит төркемнәр күп. Кайбер әсәрләрнең өзекләрен генә куялар, ә вакыйганың ни белән беткәнен, ахырын беләсе килә. Кызыксындырган китапларны почта аша яздырып кайтартам.

– Китап шундый мавыктыргыч ул, эшне бетереп, гел тизрәк укыйсы килеп тора. Җәй көннәрендә генә эш күп, шуңа кулга китап алырга вакыт аз кала, – ди китап укырга яратучы якташыбыз.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*