tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без яңалык ачмадык, әмма..”
“Без яңалык ачмадык, әмма..”

“Без яңалык ачмадык, әмма..”

Соңгы елларны милли татар киемнәребезне популярлаштыруда зур эш башкаралар. Бик күп проектлар тәкъдим итеп, җир шарының төрле төбәкләрендә милли киемнәр булдыралар. Бу соңгы елларга хас матур бер тенденция, дисәк тә, ялгышмабыз. Шундый проектларның берсе – “Асылъяр”. Әлеге проектның авторы – Айсинә Халиуллина.

Айсинә  тумышы белән Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан. 7 ел элек кияүгә чыгып Киров өлкәсенә күченә. Хәзерге вакытта Иске Йөрек авылында яши, ире Ильяс белән ике кыз тәрбияли.

– Айсинә, сине әлеге һөнәргә нәрсә китерде?

Татарча чигүле заманча киемнәр тегү – ул минем мәктәп хыялы. Ул еллар күбрәк сәхнә, бию белән үрелеп барды. Татар милли бию күлмәкләреннән чыгыш ясаганда һәрвакыт “ни өчен бу миллилекне заманча киемнәрдә дә чагылдырмаска” дигән уй килә иде. Ул вакытта татар орнаменты кертелгән костюмнар сәхнә, музей киңлекләрендә, бәйрәм яисә шушы юнәлештә үтүче чараларда гына кулланылучы аерым бер дөнья сыман иде. Шушы милли орнаментларны нәкъ менә заманча киемнәрдә чагылдырасы, киләсе буынга үз чорыбыз киемнәре аша танытасы, аңлатасы килде. Ул вакытларда мөмкинлек тә булмады, батырлык та җитеп бетмәгәндер, шуңа күрә бу теләк күп еллар хыял булып кала бирде. Соңрак, тормышта үз урынымны табып тәҗрибә туплагач, бала ялларына да чыккач, бу теләк кабат яңа көч белән кабынды. Үземне, балаларымны татар милли орнаментлары чигелгән заманча киемнәрдә күрәсем, аны көндәлек тормышка кертүгә азмы-күпме өлеш кертәсем килде.

– Татар милли колориты белән кызыксынуын кайдан килә?

Сәхнә тормышыннан дип уйлыйм. Татар халык биюләренә кечкенәдән аерым мәхәббәт. Халкыбызның милли үзенчәлеген чагылдыручы, буыннан-буынга мәдәни мирас булып тапшырылып килүче татар бию сәнгатенә сокланмый мөмкин түгел. Чигүле көндәлек киемнәр тегү идеясы да шул елларда туды.

– Ә ни өчен Асылъяр?

Исем буенча чынлыкта бик озак уйландык. Вариантлар да бик күптөрле иде. Мин аның үз исемем белән бәйле булуын теләмәдем. Тегеләчәк киемнәребез кебек гади, ләкин шул ук вакытта мәгънәле, истә кала торган яңгыравыклы булсын дип күзалладым. “Асылъяр” сүзен ишетүгә иң беренче чиратта күз алдыма көчле рухлы, бар яктан килгән, “халкым” дип янып яшәүче милли җанлы кешеләр килеп баса. Шул ук вакытта ул үз эченә “кадерле, якын” аңлатмаларын да берләштерә.

– Киемегезнең үзенчәлеге нәрсәдә, ни өчен аны яраталар һәм кияләр?

Аның үзенчәлеге заманча киемнәр булса да гадилектә һәм көндәлек кулланып булуда дип уйлыйм. Без бернинди дә яңалык ачмадык бу очракта. Татар халкы ул үзенең тыйнаклыгы белән аерылып торучы халык. Минем шәхсән үземдә кычкырып торган, аерым игътибар юнәлдерә торган киемнәр кызыксыну уятмый. Әлбәттә, без барыбыз да төрле, яңалык алып килүчеләр дә бик кирәк арабызга. Ләкин бу минем юл түгел, бары шул гына. Күңелемә якын юнәлештә эшлисем килә.

– Замана кешесе татар стилен үз итсен, аның белән кызыксынсын өчен нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсын?

Милли калоритны көндәлек киемнәрдә ешрак чагылдырырга, көнкүрештә даими кулланырга кирәк дип саныйм. Ләкин чама хисен белеп эш итәргә кирәк. Замана таләпләре артыннан куам дип, кайвакыт, киресенчә күңелне кайтарырга да мөмкин. Шулай ук балалар киемнәренә аерым игътибар бирергә кирәк. Алар безнең дәвамчы, аларда милләтнең киләчәге. Безгә карап, алар татар милли дөньясын танып, күреп үсә.

– Татар милли стилен популярлаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсын?

Татар мәдәнияте, стиле, киемнәре өстендә берьюлы эшләргә кирәк дип саныйм. Күмәк хезмәтнең нәтиҗәләре уңышлырак була. Дәүләт тарафыннан ярдәм булуы бу өлкәнең популярлыгын бермә-бер арттырыр иде. Шулай ук остаханәләрне арттырырга һәм бу өлкәдәге осталарны үстерергә кирәк.

– Синең киләчәктә эшчәнлегенне үстерү буенча планнарын бармы?

Якын арада көндәлек җәйге күлмәкләр тегү. Ләкин дөресен әйтергә кирәк, мин күбрәк җитештерергә, күбрәк сатарга кирәк дигән уй белән эшләмим. Шуңа күрә каядыр ашыгу, күпләп җитештерү дә юк. Минем өчен ул бизнес түгел, ә күңел эше.  Кайвакыт, нигә менә бу төр киемнәрне дә текмисез, нигә күбрәк төс ясамыйсыз диючеләр бар. Ләкин һәр яңа кием – ул тагын да күбрәк вакытны таләп итүче адым. Авыл белән шәһәр арасын таптап бик күп вакыт үтә. Һәр киемнең сыйфаты өчен мин җавап бирәм, үзем эзлим, сөйләшәм, энәсеннән җебенә кадәр тикшерәм. Җитештерүнең бу өлешен беркемгә дә ышанып тапшыра алмаячакмын һәм тиеш тә түгелмен дип саныйм.

Мин хатын-кызның иң беренче урынга эшен куюын хупламыйм. Шуңа күрә алтын урталыкны табып, гаиләм өчен дә, яраткан шөгылем өчен дә вакытны дөрес бүләргә тырышам. “Асылъяр” төп эшем түгел. Ул күбрәк иҗади юлымда илһам чыганагы булып тора. Мин аннан көч алам; ничек яратып кабул иткәннәрен тоеп, рәхмәт сүзләрен ишетеп, дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребездә үз киемнәребезне күреп тагын да канатланып эшли башлыйм.

– Белгәнемчә, син шигырьләр дә язасың, бу турыда да бераз сөйләп кит әле.

Шигырләрне мин икенче сыйныфта укыганда яза башладым. Бу шулай ук яраткан шөгыльләремнең берсе.  Шуны әйтергә кирәк, мин алай еш язмыйм. Бер шигырьгә бар күңелемне ачып салам, бушанам. Кабат бушлыкны тутыра алгач кына илһамланып киләсе шигырьгә тотына алам. Шигырьләрне күңел халәте тыныч булганда яза алмыйм. Һәм шигырьләр иҗат итүче гомумән тыныч була алмый дип уйлыйм. Җанны актарып, бөтен хис-кичерешләрне үз эченә алган иҗат җимешләре генә йөрәккә үтеп керә ала. Ярларыннан ташып дулаган диңгез дә бит күбрәк соклану уята..

Илһамны каян аласын?

Илһамны мин иң беренче чиратта, туган ягымнан алам. Озаграк кайта алмасам, үземнең сула баруымны, фикерләремне бер тәртипкә тезә алмавымны сизәм. Илһамны шулай ук яраткан шөгыльләремдә табам. Яши-яши бәхет өчен бик аз кирәген аңлыйсың икән ул. Җан тынычлыгың, якыннарың янәшәңдә булса артык каядыр ашыгу, дөнья куу кирәкми. Аллаһка шөкер, гаиләм тулы, күңелемне салып, бар рәхәтен тоеп алып баручы эшем, шөгыльләрем бар. Барысы өчен дә мең шөкер.

-Айсинә, әңгәмә өчен рәхмәт! Киләчәктәге эшчәнлегендә сиңа зур уңышлар.

Алия Нәбиуллина, “Татарлар” газетасыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*