… Яктырта безнең тарихны,
Яктырта безнең тарихны
Нуры сүнмәс шәхесләр.
(Ш.Галиев)
Авылдашыбыз, күренекле татар язучысы Афзал ага Шамов әнә шундый бөек шәхесләрнең берсе.
Габдрахман ага Әпсәләмов сүзләре белән әйтсәк: “… Ак чәчле, күркәм йөзле, тыныч табигатьле, кешелекле һәм мәрхәмәтле Афзал ага Шамов безнең әдәбиятның түренә яшенең өлкәнлеге, талантлы әдәби әсәрләр язганлыгы өчен генә түгел, бәлки кешелек сыйфатлары өчен дә менеп утырды.” Шуңа да А.Шамовның 115 еллык юбилее республика күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Ә А.Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе вакыйгаларның үзәгендә кайнады.
2015 нче елның 6 нчы декабрендә “ТНВ-Планета” каналы язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан “Әдәби хәзинә” тапшыруын мәктәпнең А.Шамов музее белән берлектә төшерде.
2016 нчы елның 11 нче мартында татар язучыларының олы буын вәкиле А.Шамовка зур хөрмәт һәм тирән ихтирам хисе белән 115 еллык юбилее үткәрелде.
Чара Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Вәли кызы Афанасьева, Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәүкәт кызы Хәлилова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Дмитрий Анатолий улы Бечин, Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Әбрәр кызы Сәләхова, Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе директоры Венера Павел кызы Гариповалар тарафынан югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Кичәне Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Нәҗми улы Шәмсиев һәм мәктәп директоры Гарипова Венера Павловналар ачып җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова халыкны бәйрәм белән котлады.Шулайук бәйрәмдә
Бөтендөнья татар хатын-кызлары ”Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова да катнашты.
Юбилей кичәсендә язучының кызы Әлфия, улы Альфред һәм башка туганнарының катнашуы ямь өстенә ямь булды. Әлфия апа бүләккә дип, әтисе турында үзе язган, туганнары язган һәм бастырылган бик күп газета, журнал, басма әдәбият алып килеп тапшырды. Әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты.Бу көнне музей да Афзал ага эшләгән язу машинкасы һәм ул тыңлаган радиоприёмникка баеды.Бик зур рәхмәт аларга.
Язучылар берлегеннән килгән делегациянең чыгышы аерым игътибарга лаек. Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим, танылган прозаик, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Марат Әмирханов, танылган прозаик, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рәфкать Кәрами, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, драматург Юныс Сафиуллин, яшь шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһим исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Лениза Вәлиеваларның чыгышларын халык бик яратып, җылы кабул итте.
Юбилей кичәсе мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре тарафыннан Афзал Шамовка багышланган шигырьләр, җырлар, аның әсәрләреннән өзекләр, якташларының аның турындагы хатирәләре белән бергә үрелеп барды. Килгән кунакларга укытучылар тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәүкәт кызы Хәлилова һәм Мамадыш-Әкил авылы җирлеге башлыгы Фәнис Фәрит улы Мирхәтуллин тапшырды.
Әдәби-музыкаль кичәдән соң кунаклар мәктәпнең Афзал Шамов музеена юнәлделәр. Язучының балачагы, яшьлек еллары, иҗат адымнары, сугышта күрсәткән батырлыклары, тыныч тормыштагы эшчәнлеге, туганнары арасындагы элемтәләр белән музей экспозицияләрендә таныштылар.
Мондый чаралар күренекле шәхесләр белән горурлану, аларга ихтирам хисе булдыру, аларның иҗатларына, Афзал Шамовта булган ихтыяр көченә, белемлелеккә, гыйлемлелеккә омтылуга, туган авылын, туган җирен, Туган илен яратуга мәхәббәт тәрбияләүдә зур урын алып тора.
Афзал аганың мәрмәр ташларга уелып калырлык : “Кеше бит мин, җаным бар, каным бар, вөҗданым бар”, дигән сүзләрен һәр укучының күңеленә сеңдерәсе иде, аларда шушы сыйфатларны тәрбиялисе иде.
Күренекле әдипнең тормыш юлы да, ул тудырган әдәби геройлар да өйрәнүгә, үрнәк алуга лаеклы.Халкыбыз олы язучыга олы хөрмәт күрсәтә. Халык яраткан язучысын онытмый, ә әсәрләре безне кешелекле, үз илен яратучы ватанпәрвәр булырга тиешлекне аңлата.
Сания Тимершина
Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы