Олы яшьтә булуына карамастан, әңгәмәдәшемә һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел: сын-гәүдә төзеклеге, аралашучанлык, зиһен-хәтер зирәклеге аны бүгенгәчә ташламаган. Әлбәттә, Зөләйха Хәйрулла кызының балачагы һәм үсмерлек чоры авыр елларга туры килә. Зөләйханың әнисе инде алты баласы булган тол иргә кияүгә чыга. Ир белән хатын уртак дүрт балага гомер бирә. Гаилә эшчән, һәркайсы ниндидер һөнәргә ия була. Берсе киез итек баса, икенчесе мич сала. Чагыштырмача җитешлелек ныкышмалы-тырыш хезмәт нәтиҗәсендә килә. Кулакларны эзәрлекләү гамәле язма героебыз гаиләсенә кагылмаска тиеш кебек югыйсә. Тик юк, янә бер кулакларга каршы кампания барышында Хәйрулла йортына да килеп, мөмкин булганның барысын да тартып алалар. Зөләйха ханым хәтерләгәнчә, хәтта кашык та калдырмыйлар. Гаилә башлыгы исә шактый олы яшьтә булуы аркасында сөргенгә озатылмый.
— Авыр яшәдек, — ди юбиляр апабыз. — Әллә ни укырга туры килмәде. Бик теләсәм дә… Ашарга-кияргә җитми. 17 яшькә кадәр ситса күлмәкнең ни икәнен белми идем. Киндер күлмәк-ыштан — бар кигәнебез шул. Дусларым 8нче сыйныфка укырга китте, ә мине әнием күрше авылдага бер гаиләгә бала карарга җибәрде. Колхоз эшенә дә иртә җигелергә туры килде — ат та җиктем, тырмалау, чүп утау эшенә да йөрдем… Катмарлы ашлык сугу машинасында эш бигрәк тә авыр бирелә иде. Өйдә әни хәлдән тайганчы эшли. Урман кисү «рәхәтлеген» дә татырга насыйп булды. Исемдә, авылдан 60 кешене Молотовка (бүгенге Пермь) җибәрделәр. Өчебез калды, калганнар качты. Тиешле бер елны намус белән үтәдем. Авылга кайткач, кияүгә чыктым, тормыш та бераз җайлана башлады.
Шөкер, бүгенгесе муллыкта һәм хөрмәттә уза якташыбызның. Кызының гаиләсе белән зур, якты йортта гомер кичерә. Ире Габдрафик белән дә бәхетле булган икән, яхшы холыклы, бик тырыш-эшчән кеше иде, ди. Ирле-хатынлы ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары медицина институтын тәмамлаган, Баулыда табиб булып эшләгән. Кызганыч, бик иртә вафат булган… Сүз уңаеннан, Зөләйха ханымның кызы шактый соң — беренче баласы туганнан соң 19 ел үткәч дөньяга килгән. Күрәсең, апабызга югарыдан ук картлыгын лаеклы каршы алу бәхетен бүләк иткәннәрдер, кызы кайгыртуында, хәстәрендә ул бүген.
Инде нәселдән-нәселгә килгән һөнәрләр турында бәянлик. Зөләйха Хәйрулла кызы җиде яшеннән үк туку станогында эшләргә өйрәнә. Җитен тукымалар, паласлар җитештергән станокта, диюебез. Хәер, ул елларда һәр гаиләдә тукый, тегә, бәйли белгәннәр. Ә менә нәкъ Зөләйха ханымга әлеге шөгыльне Бәйрәкәдә яңадан тергезергә насыйп булган. Ни могҗиза, станок йорт чормасында сакланып калган. Дөрес, кайбер агач детальләрне яңартырга туры килгән. Шул рәвешле Зөләйха Газизова аркасында 2012 елда Бәйрәкә авылында халык һөнәрләренең берсе — туку шөгыле тергезелгән. Бәяләп бетергесез тәҗрибәсен ханым авылдашы Тәнзилә Мәрданшинага ышанып тапшыра. Шуңа күрә дә ата-бабаларыбызның кабат торгызылган эше башка беркайчан да юкка чыкмаячак дип өметләнергә мөмкин.
Хөрмәтле юбилярыбыз гомере буе Бәйрәкәдә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Зөләйха апа әле дә егәрли, бәйли. Бер көне дә бушка үтми. Ишегалдына да чыга — барысы да дөрес эшләнәме, тәртиптәме икәнлеген күзәтә. Оныгы Рияз өчен бик тә борчыла дәү әни. Рияз Галимов махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Кадерле оныгы әбисе карамагында үскән. Шуңа да үзенең барлык догаларында сугышның тизрәк тәмамлануын һәм оныгының, бөтен егетләрнең исән-имин өйгә кайтуларын тели якташыбыз…
Район җитәкчелеге исеменнән һәрьяклап ихтирамга лаеклы юбилярны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов тәбрикләде. Ул Зөләйха ханымга үзенең иң яхшы теләкләрен җиткезде, чәчәк гөлләмәсе һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга «АгроМир» хуҗалыгы җитәкчесе Сирин Галиев, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Әлфия Хаҗиева һәм Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина да кушылды.
Роза Әхмәдиева
Чыганак: yutazy.ru