Корбан чалу гамәленең тарихына килсәк, аның чишмә башы Ибраһим гәләйһиссәләм һәм аның улы Исмәгыйль гәләйһиссәләм белән бәйле вакыйгага барып тоташа. Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне сынап карарга теләп, аңа улын корбан итеп чалырга әмер бирә. Ибраһим гәләйһиссәләм бу әмерне үтәргә әзер була, ләкин Аллаһ, аның тугрылыгын күреп, кеше каны түгелмәсен өчен мал чалырга рөхсәт итә. Корбан чалуның асылы, төп мәгънәсе һәм максаты — Аллаһның әмерен үтәү, Аллаһка якынаю.
Корбан чалу өчен түбәндәге шартларның үтәлүе зарури: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисабка ия булу.
Корбан итеп, гадәттә, сарык яки кәҗә сайланыла. Алар бер еллык булырга тиешләр. Җенесе мөһим түгел. Мөгезле эре терлектән сыер, үгез, буйвол — ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булу шарт. Тавык, әтәч, үрдәк, каз кебек йорт кошларын һәм атны корбан итеп чалу тыела.
Шуны истә тотарга кирәк, сарык яки кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя — җиде кеше өчен. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алу теләгеннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми. Тагын бер мөһим шарт — сайланылган малның тәнендә җитешсезлекләр булырга тиеш түгел, ул сау-сәламәт булырга тиеш.
Корбан итен өч өлешкә бүлү каралган: бер өлеше — мохтаҗларга, икенче өлеше — туганнарга, өченче өлеше — үзеңә. Ләкин бу мәҗбүри түгел. Хуҗа кеше итне тулаем үзенә калдыра ала, яки бөтенләй мохтаҗларга өләшеп бетерә ала. Тиресен сатып, килгән акчаны сәдака итеп бирү саваплы.
Алабуга районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов шәһәребез һәм Алабуга районы мәчетләрендә шушы зур бәйрәмгә әзерлек эшләре башланып китүе турында сөйләде. Җәмигъ мәчетендә, елдагыча, алабугалылар өчен корбан чалу урынын, бөтен шартларга туры китереп, корбанлык сарыкларны әзерлиләр. Корбан чалуга язылу бер ай кала башланып китте, ул 14 июньгә кадәр давам итәчәк. Бүгенгесе көндә чиратка 50ләп кеше язылган. Корбан чалу да нәкъ менә шушы чират буенча алып барылачак. Сарыкларга килгәндә, быел корбанлыкның бәясе 17 меңнән башлана, шулай ук сыерларга да язылу мөмкинлеге бар. Бер сыер — җиде кеше исеменнән чалына.
Елдагыча, язылучылар санына карап, 120-150 корбанлык сарык әзерләнәчәк.
— Бәйрәм көне тәртибенә килгәндә, Алабуга мәчтеләрендә 03:30 да гает вәгазе башланып китәчәк, сәгать 04:00 тә гает намазы укылачак. Намаз тәмамлангач, 04:30 да Җәмигъ мәчетендә корбан чалу йоласы башлана. Авылларда намаз уку вакыты бераз башка төрле, — дип сөйләде Хәлим хәзрәт.
Корбан гаете хөрмәтенә, «Гуляй-парк» та мөселман алабугалылар өчен гаилә бәйрәме оештырылачак. Башлану вакыты — 18:00.
— Барлык алабугалыларны, кечеләрне һәм өлкәннәрне көтеп калабыз! Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын! — дип өстәде Хәлим хәзрәт.
Чыганак: alabuganury.ru