tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 70 ел тарихлы китапханә
70 ел тарихлы китапханә

70 ел тарихлы китапханә

Киров өлкәсе Малмыж районы Татар Кумбашы авылы китапханәсендә тантаналы зур юбилей кичәсе узды. Бу көнне китап укучылар һәм килгән кунаклар авылның китапханәсенә нигез салынуга 70 ел тулуны бәйрәм иттеләр.

70 ел – тарихи күзлектән караганда да, кеше гомере белән чагыштыр- ганда да күп вакыт. Бу дата артында китапханә хезмәткәрләренең тырыш хезмәте тора. Шуның өчен дә, бу юбилей үткәннәргә әйләнеп кайтып, үзеңнең эшчәнлеген турында сөйләү, күрсәтү һәм нәтиҗәләр ясау өчен бик яхшы мөмкинлек.

Истәлек тактасы искәртеп торыр

Һәр китапханәнең үз тарихы бар. Әлеге юбилей кичәсе дә китапханә эшчәнлеге, шул чорларда хезмәт куйган китапханәчеләр һәм 70 ел дәверендә булган вакыйгаларны чагылдырылган чыгышлар, искә алулар, котлаулар белән үрелеп барды. Юбилярларны җитәкчеләр, китапханә дуслары, мәдәният хезмәткәрләре, китап укучы гади авыл халкы котлады. Алар тарафыннан яңгыраган ихлас котлаулар, матур теләкләр, чәчәкләр һәм бүләкләр әлеге юбилей кичәсенә тагын да ныграк ямь өстәде.

Юбилей чарасында китапханәнең беренче китапханәчесе Разыя Әсхәдулла кызы Җәббарова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Нәкъ менә Разыя апа Җәббаровадан Татар Кумбашы авылы китапханәсенең тарихы башлана да. Мемориаль такта ачу идеясы белән китапханәнең хәзерге китапханәчесе Гөлфия Нурзада кызы Мос- тафина чыга. Ә мемориаль тактаны мәрхүмә Разыя апаның балалары – Инил Фәрт улы Җәббаров һәм Фәридә Фәрт кызы Әминова гаиләләре ясатып куялар. Тантаналы чарада истәлек тактасын ачу хокукы да Фәридә ханым белән Инил әфәндегә бирелде.

Юбилей чарасын китапханәче Гөлфия Мостафина һәм Татар Кумбашы авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, “Дуслык” газеты редакторы Гөлнара Габдрахманова алып бардылар. Разыя апаның хезмәте турында сөйләделәр. Разыя апа Җәббарова һәм китапханә тарихына багышлап аерым брошюралар да чыгарган Гөлфия ханым Мостафина.

Разыя апа 1934 елның 6 ноябрендә Татар Кумбашы авылында Әсхәдуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып туа. Әсхәдулла абзый балалары хезмәт сөючән, гадел, Әсхәдуллиннар нәселенең лаеклы дәвамчылары булып үсәләр. Шәрифулла Әсхәдулла улы тарих укытучысы белгечлеге, гомер буе авыл мәктәбендә укыта, 8 еллык мәктәп директоры була. Мөҗип абый күмәк хуҗалыкта гараж мөдире булып эшли. Зөлхия апа да укытучы була. Гафиулла абый Киров шәһәрендә финанслар җитәкчелегендә баш бухгалтер булып эшли, җирлегебезнең данлыклы шагыйре була. Иң кечесе – Разыя Татар Кумбашы авылының беренче китапханәчесе.

7нче сыйныфны тәмамлагач, Разыя Малмыж шә- һәренең татар мәктәбендә урта белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылы мәктәбендә китапханәче булып эшли башлый. Яшь китапханәче балаларны гына түгел, гомумән авыл халкын белемле булуын, күп итеп китап укуларын тели. Авылда китапханә бөтенләй булмый, мәктәп китапханәсендә дә китаплар бик аз була. Эш көне беткәч, Разыя Әсхәдулла кызы 24 чакрым ераклыктагы Балтач районы Чепья авылы китап- ханәсеннән җәяүләп китап ташый, кыш көне – чана белән, җәй көне күтәреп алып кайта. Авыл халкы китапларны укыгач, тагын кире илтеп бирә.

Разыя Әсхәдулла кызы авылда китапханә ачу хыялы белән яна. Үз эшенә мөкиббән киткән тырыш кыз теләгенә ирешә дә. 1954 елны Татар Кумбашы авылында китапханә ачыла. Ул күмәк хуҗалык конторасының бер бүлмәсендә урнаша. Разыя Җәббарова беренче китап- ханәчесе була.  Квалификациясен арттыру максаты белән ул шул елның җәендә Киров шәһәрендә китапханәчеләр курсларында укып кайта. Китапханәнең беренче инвентарь китабында беренче китап булып Карл Марксның “Капитал” исемле китабы тора. Ул 1954 елның 1 августында Разыя ханымның кулы белән язылган. Ул елларда, коммунистлар вакытында, китапханәләр иң беренче Маркс, Энгельс, Ленин китаплары белән тәэмин ителергә тиеш була. 1954 елның 30 декабренә китапханәдә 1975 китап, брошюра, журналлар исәптә тора.

Разыя ханымның тырышлыгы барәбәренә китапханә авылның мәдәни үзәгенә әйләнә. Китапханәдә түгәрәкләр оештыра,  фермаларга барып лекцияләр укый. Китап укырга мавык- тыра. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша – биергә ярата, театрлар куйганда төп рольләрдә уйный.  Төп эше белән беррәттән Разыя Әсхәдулла кызы комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын да башкара.

Разыя апа турында балалары, туганнары истәлекләр уртаклаштылар. Разыя апа үз балаларын укымышлы булуларын теләп, аларны тәрбияләүгә, укытуга күп көчен куя. “Безнең әни киләчәкне күзаллый ала торган кеше иде. Белем тормышта һәрвакыт кирәк дип әйтер иде. Аның кушуы буенча югары белем дә алдым. Бала чакта ул безне Казан, Киров шәһәрләренә экскурсияләргә алып бара иде. Музейлар буйлап йөртә иде”, – дип сөйлиләр Разыя апаның кызы Фәридә ханым һәм улы, хәзер авылдагы “Гигант” күмәк хуҗалыгын җитәкләгән Инил әфәнде. “Разыя әни чисталыкны, өйдә тәртип булуны бик ярата иде. Ул һәрвакыт матур, пөхтә киенә иде”, –  дип якты истәлекләре белән уртаклашты килене Рауза ханым да.

Разыя ханым Әсхәдуллина 52 яшендә вафат була. Китапханәгә 14 ел хезмәтен багышлый.  Гомере кыска булса да, ул авылдашлары арасында истәлекләргә бай, якты эз калдыра.  Кичәдә дә мәрхүмә турында бик җылы искә алдылар, Разыя Әсхәдулла кызының рухы шат булсын дип теләделәр.

Китапханәче Гөлфия Нурзада кызы Разыя апа истәлегенә багышлап, гаилә архивыннан алынган фотосурәтләр стенды ясаган, мәрхүмәнең күлмәкләре, ефәк шәлләре, сумкалары һәм башка әйберләреннән күргәзмә оештырган.

Китапханә тарихы һәм китапханәчеләр

Разыя ападан соң 1968 елда китапханәче булып Асия Нәҗип кызы Хәлиуллина эшли башлый. Ул Иске Йөрек авылыннан килеп йөри. Ирен дә Татар Кумбашы авылына күмәк хуҗалык рәисе итеп билгеләгән булалар. Асия апа заманында китапханә җил, буран уйнап торган иске бинадан яңа бинага күчә. Ике фатирлы йортта китапханә белән медпункт  өй туе итәләр. Асия ападан соң 1979 елны туган авылында китапханәче булып Гөлсимә Зәкиулла кызы Гайфетдинова эшли. Гөлсимә ханымнан соң Гөлнира Васил кызы Салиховага китапханәдә эшләп калырга язган була. Бүгенге юбилей кичәсенә Гөлнира ханым үзе дә килгән иде. «Мәктәптә укыганда табиб булырга хыялланган идем, биологияне ныгытып укыдым. 10нчы классны тәмамлагач, Гөлсимә апа үзе киткәндә, берничә ай эшләп тор әле дип калдырып киткән иде, шуннан китапханәче булып эшләп калдым да. Китаплар укырга бик ярата идем, китапханәдәге бар китапны укып бетергәнмендер», – дип, сөйли Гөлнира ханым китапханәдә эшләгән еллары турында.

Бүгенге кичәдә Татар Кумбашы китапханәсенә 29 ел гомерен багышлаган Гөлнур Гарифҗан кызы Габдуллина, аннан соң китапханәдә җиде ел хезмәт куйган Халидә Мәсхүт кызы Низаметдинова истәлекләр белән уртаклаштылар. Шулай ук алда әйтеп киткән китапханәчеләр кебек өч ел дәвамында Сәрия Сөнгатулла кызы Хәлиуллина актив эшчәнлек алып бара. Соңыннан иҗади, сәләтле ханымны Малмыж шәһәре үзәк китапханәсенә методист итеп алалар.

Татар Кумбашы китапханәсендә берсеннән-берсе актив кешеләр эшлиләр. “Гөлфия ханымның китапханәгә килгәненә әле ярты ел гына булса да, ул безгә шулкадәр нәтиҗәле, күп эш күрсәтте, без аны инде күп еллар эшләгән китапханәчеләргә үрнәк итеп куя- быз. Гөлфия Нурзада кызы яхшы, нәтиҗәле хезмәте өчен инде Дипломнар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде” , – дип сөйләде котлау чыгышында Малмыж шәһәренең үзәк китап- ханәсе библиографы Тәнзилә Васил кызы Ярулина.

Гөлфия Мостафина Татар Кумбашы авылы мәктәбендә 36 ел рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыткан. «Авыл халкы арасында бик хөрмәтле, күпкырлы, бай фантазияле, талантлы кеше ул. Кыска гына вакыт эчендә китапханәне үз дигәнчә матур итеп бизәп, ремонтлап, безне шаккатырды», – дип котлап, җыр да бүләк итте Малмыж үзәк китапханәсе методис- ты Сәрия Сөнгатулла кызы.

Зурлар өчен төрле чаралар уздыра, балалар тәрбияләүдә дә бик зур өлеш кертә китапханә. Китапханәнең нәни дуслары – балалар бүгенге чарада матур шигырьләр сөйләделәр. Чара җыр-биюләр белән дә бизәлде. Авылның җырчысы Гөлсимә Гайфетдинова – җырлавы, Иске Йөрек мәдәният йорты директоры Асия Гайфетдинова улы Рүзәл белән парлашып биеп тамашачыны сокландырдылар. Кичә җылы атмосферада бик матур үтте.

“Бик инициативалы ке- ше” дигән иде Гөлфия ханым Мостафина турында Татар Кумбашы авыл хакимияте башлыгы Альберт Илгиз улы Шакиров. Нәкъ менә Гөлфия ханым инициативасы белән элеккеге балалар бакчасының (шул ук бинада китапханәдә, авыл төбәге хакимияте дә урнашкан) бушап калган актлар залын хәзер мәҗлесләр уздыру өчен ремонтлап, төзекләндереп,  матурлаганнар. Шушында авыл халкы Коръән ашлары да уздыра икән. Бүгенге юбилей кичәсенә килүчеләргә дә шушы залда мул тәгамле өстәлләр артында сый-хөрмәт күрсәтелде.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*