tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск дәүләт тарих-мәдәни музей-тыюлыгы территориясендәге «Татар утары»нда булды
Васил Шәйхразыев Омск дәүләт тарих-мәдәни музей-тыюлыгы территориясендәге «Татар утары»нда булды

Васил Шәйхразыев Омск дәүләт тарих-мәдәни музей-тыюлыгы территориясендәге «Татар утары»нда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Биредә ул «Татар утары»нда булды.

Утарны ачу тантанасы 2023 елда узды. Яңа локация «Старина Сибирская» Омск дәүләт тарих-мәдәни музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов һәм Омск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

«Татар утары» этномәдәни проекты татарларның гореф-гадәтләрен, телләрен саклауга һәм Омск өлкәсендә милли бердәмлекне ныгытуга юнәлтелгән. Утарда көнкүреш әйберләре, себер татарларының традицион торышын торгызучы экспонатлар булган йорт бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*