tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Агач тамырлары белән, нәсел кешеләре белән көчле
Агач тамырлары белән, нәсел кешеләре белән көчле

Агач тамырлары белән, нәсел кешеләре белән көчле

6 июль көнне Зирекле авылында олы тантана – Яңа Чишмә районы, авыл тарихларында иң зур буыннар очрашуы булып узды. Мондый киң колачлы җыен беренче тапкыр оештырылды. Җәйнең кызу көнендә Зирекле мәдәният йортына Рәсәйнең, Татарстанның төрле төбәкләреннән Мөхәммәтҗан бабайның 350дән артык оныкчыгы – 8 нәсел, 4 буын вәкилләре җыелды.

Мөхәммәтҗан бабай нәселен өйрәнүне, аның шәҗәрәсен төзүне авылдашыбыз, шушы нәсел кызы Хәлиуллина (Газыймова) Гөлфия Нургали кызы ахырына хәтле җиткерде. Аңа нигез булып Камил абый Камаловның иң беренче нәсел шәҗәрәсе, Мидхәт абый Газыймовның Казан, Уфа архивларыннан тапкан метрика язулары, авыл тарихы буенча язган китаплары торды. Бу күләмле эш 2 ел вакыт алган. Бүгенге көнгә бу нәселдән 2804 кеше ачыкланган. Бу Зирекле авылының иң зур нәселләренең берсе.
Кайткан кунаклар өчен мәктәп һәм музей ишекләре ачык иде. Алар бик теләп яңартылган Мидхәт Газыймов исемен йөрткән музей заллары буйлап йөрде, экспонатлар белән танышты, һәркем үзенең нәсел җебен эзләде.
Мәдәният йорты фойесында кунакларны күргәзмә каршы алды. Монда – нәсел вәкилләренең кул эшләре, фоторәсемнәре, шәхси әйберләре, буыннан-буынга бирелеп килә торган ядкәрләр…

Күргәзмә түрендә 2804 кешене үз эченә алган нәсел шәҗәрәсе, һәркем аның белән кызыксынды, үзенекеләрне эзләде, фотога төшерде.
Кунакларны Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе, Мөхәммәтҗан оныкчыгы Ринат Ривгат улы Фәсахов сәламлады. Ул чыгышы белән Зирекленеке. Авылның, мәктәпнең районда алдынгылар сафында булуын ассызыклады. Бүген исәп буенча Зирекледә 670 кеше яши. Аңа тарихчы, авыл музеен оештыручы, озак еллар аны җитәкләүче, Мөхәммәтҗан оныкчыгы Мидхәт Газыймов архивлардан тапкан документлар буенча 1730 елда нигез салынган. Авылның беренче кешеләре арасында Мөхәммәтҗанның бабалары булуы билгеле. Безнең бабаларыбыз Зирекле авылына нигез салучылар булып чыга.

Авыл мәчете хәзрәте Ильяс Сөләйманов үз чыгышында туганлык җепләрен саклауны, аларны ныгытуны ислам диненең нигезе дип искә төшерде, туганнар белән аралашырга, кунакка йөрешергә, ярдәм итешеп яшәргә өндәде.
Буыннар очрашуында эчтәлекле чыгышлар нәселнең һәвәскәр артистлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Талантлы Мөхәммәтҗан оныкчыклары җырладылар, биеделәр, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.
Кыска сәхнә күренешләрендә дингә, ата-анага хөрмәт темалары чагылыш тапты. Мәсәлән, Нурулла улы Нурмөхәммәт бабайның гыйлемле, динле булуы мәгълүм, совет чорында ул һәркөнне иртәнге 4тән 6га хәтле Корьән аятьләре-сүрәләре укыган, күмәк гает намазларын оештырган, ислам дине кануннарын балаларына, оныкларына тапшырган. Гомәр бабай 14 яшь вакытында 60 чакрым ераклыктагы Чистай шәһәренә йөреп укыган, анда 12 сәгать җәяү барган-кайткан, ул вакытта бирелгән талоннарын җыеп барып, аларга ипи алып, ялларда әти-әнисенә кайтарган.

Кунакларны сәламлап, очрашуны оештыручы Гөлфия Нургали кызы нәселнең күренекле кешеләре турында сөйләде. Мөхәммәтҗан оныкчыклары арасында танылган табиблар, укытучылар, авыл хезмәтчәннәре, энергетиклар, нефтьчеләр, төзүчеләр, пешекчеләр һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләре бар. Мәсәлән, нәселдә 68 укытучы бар, аларның барысының хезмәт стажларын кушсаң 1396 ел була.
Нәселдә музей оештыручылар да бар: Мидхәт Гариф улы Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеен, аның улы Алмаз Әлмәттә үз өендә СССР музеен, Хәлиуллина Гөлфия “Остазлар” остаханәсен, Баулы шәһәрендә Шамил абый Хәлиуллин ипигә багышланган музей булдырганнар.

Мөхәммәтҗанның 16 баласы, шуларның икесе читкә киткән, өчесе үлгән булуы мәгълүм. Сигезе Зирекле авылында төпләнгән, гаилә корган – менә шуларның нәсел тармаклары төрле дәрәҗәдә өйрәнелеп, шәҗәрәгә кергән. Алар турында сәхнәдән шул тармак вәкилләре сөйләде, туган-тумачалары белән таныштырды.
Мәсәлән, Нурулла нәселе турында Камалов Камил кызы Сәрия сөйләде, нәселнең асылташлары – Камил абый һәм Мидхәт абыйларга тукталды.

Гарифулла нәселе турындагы мәгълүматны авыл музее җитәкчесе Лотфуллина Лидия җиткерде. Гомумән, музей материалларына таянып авылның 34 гаиләсе нәсел шәҗәрәсен төзегән.
Хәлиулла нәселе турында Акбүре авыл җирлеге башлыгы Залаков Мәхмүт улы Җәүдәт сөйләде. Хәлиулла бабай казып калдырган кое әле дә халыкка су бирә. Әнисе Факия ягыннан Зирекле тамырлары булган Җәүдәт күңелләргә үтеп керерлек итеп үзе иҗат иткән “Балачакка кайтып килер идем” дигән шигырен укыды. Хәлиулла бабай нәселендә 500дән артык кеше булуы билгеле, буыннан-буынга күчүче сыйфатлары – халыкка хезмәт итү, кешеләргә мәрхәмәтле булу.

Ярулла бабай нәселе турында Яруллина Гөлшат апа, Минабетдин нәселе турында Афлятунова Гөлнур апа, Әхмәтҗан нәселе турында Миргазов Азат Нух улы сөйләделәр.

Төхвәтулла бабай, Бибинәгыймә әби нәселләре турында да сәхнәдән бәян ителде. Бүгенге көндә Бибинәгыймә нәселендә 184 кеше исәләнә. Шакиров Равил Рамазан улы үзенең туганнары турында сөйләде. Аның сеңелесе Рәйханә очрашуга кайта алмады, әмма күңел түреннән чыккан ихлас шигырен юллады.
Мәдәният йортындагы тантананы төгәлләп, Ринат Рифгат улы Фәсахов бу тарихи очрашуны оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Болар – Зирекле авылы җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, музей җитәкчесе Лидия Лотфуллина, мәдәният йорты җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова, Ильяс хәзрәт Сөләйманов, китапханә мөдире Кадрия Низамеева, Зирекле лицее директоры Айрат Хәмәтвәлиев һәм “Остазлар” остаханәсен оештыручы, милли киемнәр тегүче Гөлфия Хәлиуллина. Гөлфия Нургали кызы бу очрашуның идеясын тәкъдим итеп, тормыш иптәше Рөстәмгә, кызы Алиягә, кияве Раилгә, оныкларына таянып, туганнарны туплап, күргәзмәне, концерт номерларын оештырып, ашка ризыклар алуны, әзерләүне планлаштырып, район, авыл җитәкчеләрен, матбугат чараларын җәлеп итеп, башыннан ахырына хәтле башкарып чыгучы. Тантанада катнашучылар, кайткан кунаклар һәммәсе аңа олы рәхмәтен белдерде.Мөхәммәтҗан оныкчыкларының тарихи очрашуы дәвамы булып авыл мәчетендә 350 кеше өчен корбан ашы узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*