tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәрнәрсәнең үз вакыты
Һәрнәрсәнең үз вакыты

Һәрнәрсәнең үз вакыты

Һәрнәрсәнең үз вакыты. Миллек бәйләүнең дә билгеле бер чоры – июньнең 15ләре – июль уртасы. Яфрагы коелмый торганы – шул вакытта җыйганы: инде каен чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклары туклыклы матдәләр  һәм табигый эфир майлары белән тулыланган. Ә миллек өчен иң яхшысы – әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары шома, ефәк һәм назлы.

Миллекне көннең беренче яртысында, коры көнне жыярга киңәш ителә. Кемдер – мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынырга ярата, кемдер – имән миллеген үз итә. Һәркайсы үзенчә файдалы һәм “тәмле”. Әрем кушканы – вируслар таралган вакытта ярдәм итә. Каен миллеге – тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, тирне куа, имәннеке – антисептик, йогышсызландыру сәләтенә ия. Ул гипертониклар өчен шәп. Юкә миллеге сулыш юлы авыруларына, салкын тигәндә файдалы. Шомыртныкы да – антисептик, хуш исле, чистарткыч. Миләшнеке, зирекнеке дә дәвалау сәләтенә көчле.

Миллекләр турында боларның барысын да Балтач районы 5нче балалар бакчасында да өйрәтәләр. Миллекне җыярга, бәйләргә, ничек итеп киптерергә, сакларга… “Әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтне балаларга да җиткерәбез”, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Гөлнара Мөхәммәд кызы Әсхәтдинова.

Балалар бакчасы коллективы миллек бәйләү буенча мастер-классны Малмыж Сабан туенда да күрсәтте. Сәгъдиевлар, Хәбибрахмановлар гаиләләре олысына да, кечесенә дә миллек бәйләтте. Бәйләгән миллеген һәркем үзе белән алып китте.

Рәмзия ХӘКИМОВА

Автор фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*