tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укучыларының рәхмәтен, ихтирамын казанган укытучы
Укучыларының рәхмәтен, ихтирамын казанган укытучы

Укучыларының рәхмәтен, ихтирамын казанган укытучы

Үз эшен бөтен күңеле белән башкарган, көчен, вакытын кызганмый эшләгән хөрмәткә, мактауга лаеклы укытучы Тәкимә Таштимер кызы Айнетдинова 30 елга якын Төмән өлкәсе Уват районы Өге авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Күп еллар иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Авыл советы депутаты, Уват районы, Өге муниципаль районы Думасында “Бердәм Россия” депутатлар берләшмәсе әгъзасы була. Лаеклы ялда булган укытучы тормыш юлы, мәктәптә эшләгән еллары турында хатирәләре белән уртаклашты.

“Туган авылым Иштаман авылы. Мин Бөек Ватан сугышыннан соң 1951 нче елны биш балалы гаиләдә икенче бала булып туганмын. Бүгенге көндә безнең гаиләдән өчебез исән. Иштаман авылы матур, сихри табигать кочагында урнашкан. Ераката түгел балыклы Иртеш елгасы, зәңгәр күлләре, авыл янәшәсендәге җиләккә, эрбет чикләвегенә һәм гөмбәләргә бай куе урманнары белән дан казанган. Борынгы татар авылында элек мәдәрәсә дә булган. Безнең ата-бабаларыбыз яшәү өчен матур, уңайлы, яхшы урын сайлаганнар. Әтием сельпода әзерләүче булып эшләгән, әнием колхозда хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы башлангач әтием, аның бертуганы Хәлил фронтка китәләр. Әтием Таштамир Вәли улы Ниязов сугыштан яраланып кайта, бертуган абыйсы Хәлил Берлингача җитә. Без балачактан аларның батырлыгы белән горурландык. Бөек Җиңүне каршы алып илебез халкы тыныч тормышта, хезмәттә көн күрәләр. Безнең авыл халкы да киләчәккә яңа максатлар, хыяллар белән яши. Сугыш яраларыннан төзәлеп кайтса да әтиебезгә озак яшәргә насыйп булмады. Ул 1958 нче елны дөнья куйды. Әниебез балаларны үзе үстерә, тәрбияли, аякка бастыра, укыта. Авырлыклар булганда безнең гаиләгә әтиебезнең туганнары ярдәм итә. Әниемә яңа йорт төзүдә дә алар булышлык күрсәткәннәр. Балаларны үстерүдә үз бакчабыз, хуҗалыгыбызда сыер, бозау, тавыклар үрчетү ярдәм булгандыр. Балачагыбыз хезмәттә үтте дип әйтер идем. Мәктәп һәм студент елларым авыр булуга карамастан якты истәлекләр калдырды.

Мин башлангыч сыйныфларны Черкашино авылында укыдым. Әнием мине рус авылы мәктәбенә укырга кертте. Бер сүз русча белми идем. Авылдан бер чакрым ераклыкта урнашкан авылга җәяү йөреп укыдым. Салкын кышларын әнием мине кечкенә чанага утыртып мәктәпкә илтә иде. Мәктәптә укыган елларны–бәхетле елларым дип саныйм һәм бу еллар онытылмый. Балалар дус-тату, аралашучан булдык. Рус телен әкренләп үзләштердем. Укытучыбыз Мария апа Романова үзенең эшен, балаларны яратып эшләде. Теманы аңламаган очракларда укытучы дәрестән соң аңлата, класстан тыш чаралар үткәрә. Һәр укучының күңел кылларын таба белгән укытучы иде. Укытучы һөнәре белән башлангыч сыйныфларда кызыксына башладым. Аннары Малозоркольцево мәктәбендә 10 сыйныфкача укыдым. Монда Раиса апа Кошелева рус теле һәм әдәбиятны укытты. Аның дәресләрен йотлыгып тыңлый идем. Ул елларны рус телен яхшы аңлый һәм сөйләшә белә идек. Укытучы һөнәренә мәхәббәтне Раиса апа Кошелева да уятты, минем өчен үрнәк укытучы булды.

Туган телебезне дә онытмадык, татар телендә сөйләшеп үстек. Интернатта яшәгән елларны беренче мәртәбә татарча һәм рус телендә хатлар язганым хәтеремдә. Туган авылыбызга кайткач татарча гына сөйләшүләр онытылмый. Хәзер шәһәр балалары авылга әби-бабалары янына кайтса рус телендә сөйләшәләр. Элек андый күренеш булмаган. Бу мәктәп укытучылары да таләпчән, ярдәмчел, укучылар тату булдылар. Башка авыллардан килүче барлык укучылар интернатта яшәдек. Мәктәпне тәмамлап Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының филология факультетына укырга кердем. Укытучы һөнәрен сайлауга бик җаваплы карадым. Авыр, катлаулы, кирәкле, хөрмәтле, гүзәл һөнәрләрнең берсе булган һөнәрне сайлаганыма бер мизгелгә дә үкенмәдем. Туганнарым арасында да укытучылар бар иде. Биш ел студент еллары вакыйгаларга, яңалыкларга бай булды. Сессияләр, студентлар тормышына багышланган мавыктыргыч, эчтәлекле чаралар, шәһәр мәктәпләрендә тәҗрибә туплау вакытлары әле күз алдымда”,-дип сөйләде.

Хезмәт юлы турында Тәкимә Таштимер кызы бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алды. Яшәвенең мәгънәсе булган укытучы хезмәтенә гомерен багышлаган Тәкимә Таштимер кызы яраткан укытучы һөнәре, мәктәп коллективы, укучыларын сагынып искә ала. Ул гомерен, хезмәт юлын укучыларын чын кеше итеп тәрбияләүгә, аларга тирән белем бирүгә багышлый. Тәкимә апа әңгәмәбезне дәвам итеп:”Укытучы төрле яктан укучылары өчен үрнәк тә булырга тиеш. Тубыл педагогия институтын тәмамлаган яшь белгечләрне авыл мәктәпләренә юллама белән җибәрделәр. Мине Өге мәктәбенә эшкә юлладылар. Уват районы Өге мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытыла иде. Мәктәп директоры Зиннур абый Садыйков яшь белгечләрне ачык йөз белән каршы алды, киңәшләре белән ярдәм итте. Ранодан инспекторлар килеп метод оешмалар үткәрделәр. Безнең мәктәп укытучылары метод оешмалар, ачык дәресләр, өлкә семинарларын үткәрүдә актив булды. Төмән өлкәсенең Төмән, Ялутор шәһәрләре мәктәпләрендә, Аслана авылы мәктәпләрендә узган чараларда катнаштык. Үземнең ачык дәресләргә әзерләнүләр, үткәрүләр яхшы хәтеремдә. Тубыл районы мәгариф бүлеге раносыннан килгән инспектор Клим абый Садыйковның теләкләре, тәкъдимнәре, мактаулары яшь укытучыларның канатларын үстереп җибәрә иде. Мин ике ел мәктәптә завуч вазыйфасын да башкардым. Авыл мәктәп укытучылары иҗтимагый эшләрдә актив булдылар. Авыл советы депутаты булып эшләдем. Укыган елларымны алган белемемне хезмәт юлымда кулланып 30 елга якын эшләдем. Дәресләремне кызыклы итеп, күрсәтмә әсбаплар кулланып үткәрә идем. Балаларны укуга, белем алырга мәхәббәт, кешелекле булырга тәрбияләргә тырыштым. Өгедә мәктәп ябылганга күрә эштән китәргә туры килде,-дип сөйләде.

Тәкимә Таштимер кызы Айнетдинова укытучы булып эшләгән елларында күп мәртәбә төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Аның уңышлары санап бетергесез. Лаеклы ялда булганында да бәйгеләрдә, интернет турнеларда катнашып Дипломнар, грамоталар ала.

Мәктәптә эшләмәгәненә күп еллар узса да Тәкимә Таштемир кызын хөрмәт белән искә алалар, очрашуларга чакыралар. Укытучы апалары белән укучылары да еш очрашалар, аңа шалтыраталар, килеп хәлен дә беләләр. Гөлнәзирә Бакиеваны, Фәрүк Мөхәмәдьяровны, Фәридә Айданованы, Зөлфия, Сәет Катралеевларны һәм барлык укучыларын, Өге мәктәбе укытучылар коллективын ул җылы сүзләр белән искә алды. Бүгенге көндә Тәкимә Таштимер кызы Айнетдинова Тубыл шәһәрендә улы Тимурның, килене Майнурның, оныкларының игътибарында, кайгыртуларын тоеп яши.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*