tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар Сабан туе – дуслык бәйрәме!
Нижгар Сабан туе – дуслык бәйрәме!

Нижгар Сабан туе – дуслык бәйрәме!

27 июльдә Түбән Новгородның  Автозавод районы үзәк мәдәни һәм ял итү паркында традицион өлкә Сабан туе киң колачын җәйде. Мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуны, төрле милләт һәм мәдәният кешеләрен берләштерүне күз уңында тоткан быелгы бәйрәм өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына багышланды. Аны өлкә һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, Түбән Новгород шәһәре администрациясе, Сабан туеның миллилеге өчен җаваплы булган Татарстанның Апас муниципаль районы администрациясе, «Открытый Нижний» шәһәр социаль проектлар конкурсы, Халыклар бердәмлеге йорты, “Түбән Новгород шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» булышлыгында төбәк һәм өлкә үзәге татарларының “Нур” милли-мәдәни автономияләре оештырды.

Иң мөһим халык бәйрәмнәренең берсендә татарлар күпләп яшәгән округларны Грибан, Камка (Сергач), Сафаҗай, Иске һәм Яңа Мочали, Петрякс (Пильна), Пашат, Семочки, Уразавыл (Кызыл Октябрь) һәм Татар Моклокасы (Спас) авыллары вәкилләре тәкъдим итте. Аларның чатырлары паркка керү юлында тезелгән иде. Һәрбер делегация үзенең продукциясеннән, кул эшләреннән күргәзмә оештырган, өстәлләре төрледән-төрле милли ризыклардан сыгылып торды, матур милли костюмнар кигән хуҗабикәләр теләсә кайсы чатырга килеп кергән кешегә ихластан сый-хөрмәт күрсәтте. Килгән кунакларны гармун уйнап, җырлап-биеп каршы алучы милләттәшләребез һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итәргә ашыкты. Алар белән янәшә Түбән Новгородның Чувашстан һәм Таҗикстан автономияләре чатырлары да урнашкан иде.

Быелгы бәйрәмдә балалар һәм олылар өчен беренче мәртәбә хәрби-патриотик станция һәм яшь табибның һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе эшләде. Станциядә җырлау, шигырь сөйләү, волонтерларны һәм СВОда катнашучы хәрбиләрне тыңлау, солдатларга хат язу, маскировка челтәрләрен үрү һәм фотога төшү мөмкинлеге булдырылган иде. Ә инде табиб мәктәбендә балаларны яраны эшкәртеп, бәйләү салырга, уенчыкларга укол кадарга өйрәттеләр.

Паркның эчтәрәк өлешендә халкыбызның яраткан ризыклары, милли атрибутикалы сувенирлар, киемнәр сату нокталары күпләп урнашкан иде. Биредә камыр ашларыннан чәкчәк, бавырсак, гөбәдия, өчпочмак, тәм-томнар дисеңме – җаның ни тели шул бар иде. Алардан ерак түгел, тәмле аш исләре белән халыкны җәлеп итеп торган туклану зонасы урнашкан иде. Теләгән кеше шашлык, учакта пешкән кайнар пылау ашап, милли ризыклар, хуш исле чәйләр белән сыйланды.

Ә инде апаслыларның бай утарына кермәгән, биредәге уңган-булган ханымнарның шунда ук пешергән чәкчәгеннән, юкасыннан, кайнаткан шикәреннән авыз итмәгән, файдалы үләннәр кушып кайнаткан хуш исле чәен татып карамаган кеше калмагандыр, мөгаен. Утарның хуҗабикәләре биредә токмач кисү, йон эрләү һәм аны киләпкә салу, оекбаш бәйләү, каз каурые сыдыру, мендәр-сөлге чигү, милли бизәнү әйберләре эшләү, мунчала бәйләү буенча мастер-класслар да күрсәтте.

11 сәгатьтә паркның үзәк аллеясендә урнашкан искиткеч матур фонтан янындагы   сәхнәдә Түбән Новгород һәм өлкә, шулай ук Казан һәм Мәскәү шәһәрләренең  иҗат коллективлары һәм үзешчәннәре катнашында “Түбән Новгород – килешү шәһәре” милләтара фестивале башланып китте. Төбәгебездә 100дән артык  милләт халыклары уртак тел табып, аңлашып, үзара дус яши. Якташ-милләттәшләребездән тыш, бу көнне сәхнә түренә рус, азәрбайҗан, әрмән, таҗик, кореялыларның бию төркемнәре дә чыкты һәм милли бәйрәмебездә аларның да катнашуы бердәмлекнең тагын бер ныклы дәлиле.

Сабан туен тантаналы ачу 13 сәгатькә билгеләнгән иде. Паркның үзәк капкасы алдында мөхтәрәм кунакларны апаслылар һәм моклокалылар чәкчәк һәм пәрәмәч белән җырлап-биеп каршы алды. Дәрәҗәле делегация вәкилләре һәрбер округ чатыры янына туктап, милли ашлардан авыз иткәннән соң, Апас районы милли утарына кереп андагы күргәзмәләр белән танышты.

Бәйрәмне ачу тантанасы апаслылар тарафыннан бик матур, эчтәлекле, милләтебезнең чын йөзек кашы булган Сабан туеның асылын тасвирлаган театральләштерелгән прологтан башланды. Шуннан соң тантананы алып баручы Зөлфия Сәмиуллина олы кунакларны сәхнәгә чакырды һәм тәбрикләү өчен беренче сүзне Түбән Новгород өлкәсенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министры урынбасары Николай Костюковичка бирде. Николай Викторович барча халыкны җылы сәламләп, өлкә губернаторы Андрей Гнеушевның котлау хатын укыды һәм аның исеменнән өлкә татарлары автономиясенә истәлекле бүләк  тапшырды.

Түбән Новгород шәһәре башлыгы Юрий Шалабаев исеменнән Сабантуй кунакларын аның урынбасары Леонид Стрельцов тәбрикләде һәм Нижгар җирендә 2024 елгы сабантуйны оештыруга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншинны Рәхмәт хаты, ә автономияне истәлекле бүләк белән бүләкләде.

425 чакрым юл үтеп, апаслыларның зур делегациясен җитәкләп килгән Айрат Габдулхакович, үз чиратында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде һәм өлкә татарлары автономиясенә юбилей хөрмәтенә телевизор тапшырды.

Милләттәшләребезне халыкчан бәйрәмебез белән шулай ук Түбән Новгород шәһәре думасы рәисе урынбасары Николай Сатаев, өлкә буенча УФАС башлыгы Ленар Шәфигуллин, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Мирзәхләм Абдулганиев, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Валерий Камальдинов, шушы палатаның рәисе Сергей Горин, Автозавод районы башлыгы Александр Нагин, Спас районы депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов һәм Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов котладылар, җылы теләкләрен ирештереп, күңелле ял теләделәр.

Тантаналы өлешнең кульминацион мизгеле бигрәк үзенчәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Автономиянең башкарма  директоры Тимур Шәрәфутдинов туган шәһәренә соклану һәм мәхәббәт белдереп, Түбән Новгород турында бергәләп  җыр башкарырга  тәкъдим итте, аңа бик теләп барлык тамашачылар һәм сәхнә кунаклары да кушылды. “Без Түбән Новгородны гына түгел, Татарстанны да яратабыз!” дигән  сүзләреннән соң, тамашачыларның көчле алкышлары астына сәхнә түренә Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының легендасы, халыкның иң көтеп алган җырчысын – Салават Фәтхетдиновны чакырды һәм шулай ук күмәк башкаруда “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры яңгырады.

Ә инде РНКАТНОның 20 еллык юбилее хөрмәтенә, тынычлык символы булган 20 ак күгәрченнең күк йөзен тутырып төрле якларга очып таралуы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Шушы мизгелдә бар халыкның күңелендә Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, тиз көннәрдә Җирнең һәр почмагында да тынычлык, иминлек тантана итсен иде, дигән теләк урын алгандыр.

Сабан туе шаулап-гөрләп дәвам итте. Татар халкының көтеп алган һәм иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә быел да бик күп милләттәшләребез һәм кунаклар җыелган иде (кайбер чыганаклар 10 мең тирәсе дип мәгълүмат бирә). Көне буе  милли көй-моңнар яңгырап торды, үз телебездә сөйләшү һәм дус-туганнар белән очрашуларны күзәтергә мөмкин иде.

Тантаналы өлештән соң сәхнәдә Казан кунаклары – Салават, Альфред Якшимбетов, Алинә Сафиуллина, Алинә Давыдова, Апас районының иҗади коллективлары, Мәскәүнең “Тальян” төркеме, үзешчән артистларыбыз халыкны җыр-моңнары белән сөендерде, һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде. Аяз күк йөзен болытлар сырып, яңгыр сибәли башласа да, концерт дәвам итте һәм тамашачылар күңеленә хуш килде. Марат Муллин белән DJ Rustam Orudjov алып барган татарча дискотекада олысы-кечесе дә рәхәтләнеп биеде, күңел ачты.

Билгеле, бер Сабан туе да милли уеннардан, спорт ярышларыннан башка узмый. Күкәй салган кашыкны кабып, капчык киеп йөгерү, канат тарту, агач чаңгыда йөрү һәм башка кызыклы эстафеталар үткәрелгән мәйданчыкта халык мәш килде, балалар, ир-атлар, хәтта хатын-кызлар да төрле бәйгеләрдә ярышып, призлар яулады.

Ә бу вакытта паркның стадионында көрәш кызды. Нижгар өлкәсе сабан туенда җирле көрәшчеләр, башка төбәкләрдән килгән батырлар 40, 46, 57, 60, 65, 75, 85 кг хәтле үлчәмдә һәм абсолютта бил алышты.

Баш хөкемдарлыкны рбишчалы Мәкъсут Сәмиуллин, келәм буенча – Рамил Мусин (Сафаҗай) үтәде, мәрәдә арбитрлыкны  Камил Шәймәрданов (Грибан) белән Рафаэль Арифуллин (Сергач) уңышлы һәм гадел алып барды. Исәп-хисап эшләрен танылган спорт остазы Зәки Валемеев (Рбишча), ирекле көрәш буенча тренер Абдулбәр Ниазбаев (Мәскәү) һәм самбо буенча тренер Равил Гафуров (Дзержинск) башкарды.

40 кг кадәр авырлыкта өч урынны да Сергач шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рафаэль Арифуллинның көрәшчеләре яулады, 46 кг кадәр үлчәмдә беренче һәм өченче урыннарга, 60 кг хәтле авырлыкта беренче урынга шулай ук аның тәрбияләнүчеләре лаек булды. Соңгы авырлыкта икенче урынны Рушан Сәмиуллин (Рбишча), ә өченче урынны Амир Юнисов (Түбән Новгород) яулады. Барлык җиңүчеләргә дә акчалата бүләк тапшырылды.

57 кг кадәр авырлыкта беренче, 65 кг кадәр – икенче урынны рбишчалы Линар Сәмиуллин отты һәм телевизор белән тузан суырткычка ия булды, шул ук категориядә тиңдәшләренә юл бирмичә 1 урынга лаек булган Эксан Ибраһимов та (Суыксу) телевизор белән бүләкләнде.

75 кг кадәр үлчәмдә милләттәшләребезгә җиңү насыйп булмады. Ә менә 85 кг хәтле үлчәмдә Илдар Әюповка (Сафаҗай) тиңнәр булмады, 2 урынга Илдус Саберов (Рбишча), 3гә – Рөстәм Баһаветдинов иреште. Илдар өстәмә итеп, Автозавод районы главасы Александр Нагин исеменнән махсус бүләк – кучкар белән бүләкләнде.

Нижгар Сабан туеның абсолют батыры исеменә көндәшләрен матур алымнар белән сыртка салып, лаеклы рәвештә рбишчалы Эмиль Незаметдинов ия булды һәм төп бүләк – Камил Хафизовтан ат белән бүләкләнде, шулай ук аңа телевизор да тапшырылды. Көмеш урын яулаган Дамир Шиапов (Чүмбәли) һәм бакыр иясе Камил Хәйретдиновка (Кочко-Пожар-Рбишча) шулай ук көнкүреш техникасы бирелде.

Әйтергә кирәк, ир-атлар арасындагы көрәштә җиңүчеләргә тапшырылган бишәр комплект телевизор, микродулкынлы мич һәм тузан суырткычлар Апас районы администрациясе тарафыннан кайгыртылган иде.

Бил алышу арасындагы тәнәфесләрдә өлкә көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов көрәшче-ветеран Хасыл Фәйзрахмановка (Сафаҗай) акчалата бүләк, ә Тимур Шәрәфетдинов Рафаэль Арифуллин, Мәкъсут Сәмиуллин һәм Рөстәм Садековка өлкә спорт министры Дмитрий Кабайло исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә Сабан туена килгәндә, ул бик матур, югары дәрәҗә үтте. Уен дисеңме, җырмы, гармун тавышымы, биюме, гореф-гадәт, йола, татар халкының көнкүреш әйберләре белән танышумы – барысы да бар иде. Өлкәнең сәнгать осталары, үзешчәннәре, фольклор ансамбльләре көнозын халыкка бәйрәм рухы таратты. Көрәш вакытында күк күкрәп, яшен яшьнәп явып алган яңгырда да халык таралышмады, ышыкланып, көрәшнең дәвамын көтте.

Кыскасы, Сабан туеның гөрләп узуында үзләреннән өлеш керткән барлык кешеләргә – оештыручыларга, спонсорларга, иҗтимагый оешмаларга – һәркемгә  чиксез рәхмәт җиткерәсе килә.

Тамашачылар мәйданнан күтәренке кәеф һәм киләсе елның Сабан туена кадәр җитәрлек рухи көч алып таралышты.  Киләсе елларда да бердәм булып, тыныч аяз күк белән халкыбызның милли бәйрәмен каршыларга язсын!

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

Румия Хамзина фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*