Мәчетләребез каршында оештырылган җәйге лагерьлар эшләрен төгәлләде, шул исәптән безнең авылда да 50 бала өчен бик матур чыгарылыш чарасы булып үтте. Алар барысы да бер ай дәвамында остазлары Рәис хаҗи, Рәмис хәзрәт һәм Эльвира ханымнан алган белемнәрен күрсәтте – динебезнең пакь һәм хак булуын раслады, хәтем-дога кылды, намаз укыды, вәгазь сөйләде, сабантуйларга хас булган уеннарда һәм күңелле стартларда ярышты, бүләкләргә ия булды.
Җирле территориаль бүлек җитәкчесе Илгиз Садретдиновка зур рәхмәт, бу чарага финанс ярдәмне ул күрсәтте һәм шәкертләрне чыгарылыш вакыйгасы белән ихластан котлады. Ә балалар өчен хәрәкәтчән уеннарны без – мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырдык.
Соңыннан барыбыз да мәчет ашханәсендә көтеп торган бәйрәм табыны артында рәхәтләнеп чәй эчтек, Флюра ханым Измайлованың пәрәмәчләреннән авыз иттек, фикер алыштык.
Чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә шәкертләр өчен “Тарих сәгате” дәресе бирдем. Авылыбызда дүрт һәйкәл бар һәм аларның барысы белән дә таныштырып чыктым, сугыш михнәтләре һәм репрессия корбаннары турында сөйләдем. Мәктәп, аның тарихы, андагы хәтер такталарындагы шәхесләр хакында да информация бирдем. Авыл конторында булып, балалар колхозыбыз тарихы, казанышлары хакында бай мәгълүмат алды, аның алдынгы рәисләре белән танышты. Клубта, билгеле, сүз авылыбызның мәдәни тормы-шы һәм торышы турында барды, ә “Тарих сәгате”нә йомгакны мәдәният йортындагы музейда ясадык.
Балаларга дини белем биргән мөгаллимнәргә, бер ай дәвамында армый-талмый мәчеткә рухи гыйлем алырга йөргән шәкертләргә һәм аларның шушы сайлауларын хуплап чыккан әти-әниләренә “Туган як” газетасы аша олы рәхмәтләремне белдерәм, чөнки бөек Ватаныбызга мәхәббәт аның кечесеннән, ягъни туган ягыннан башлана һәм шәһәр балаларының авылда яратып җәйләрен үткәрү – моңа ачык дәлил.
Әхмәр ЗАКИРОВ,
мәдәният йорты директоры.
Петрякс.