tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чулпан Сөләйманова: «Безнең плащ-палаткаларны хәзер бөтен Россиядә тегәләр»
Чулпан Сөләйманова: «Безнең плащ-палаткаларны хәзер бөтен Россиядә тегәләр»

Чулпан Сөләйманова: «Безнең плащ-палаткаларны хәзер бөтен Россиядә тегәләр»

«Барысы да фронт өчен» — бу фронтка бик күп төрле әйберләр җибәрергә мөмкин дигән сүз генә түгел. Мөгаен, бу әйберләрнең яхшы сыйфатлы булуы, уйлап, сугышчыларны кайгыртып эшләнүләре тагын да мөһимрәктер. Чистайда фронтка нәкъ шулай ярдәм итәләр.

— Чулпан Габдрахмановна, аңлавымча, волонтерларның кайберләре биредә, Мебель фабрикасы ТҖС бинасында, кайберләре өйдә эшлиләр. Кешенең мөмкинлекләренә, аның буш вакытына, теләгенә карап, эшне ничек оештырырга мөмкин булуы турында сөйләгез әле.

— Иң элек шуны әйтергә кирәк: без бүгенге көндә 41 төрле әйбер җитештерәбез. Әлбәттә, мондый кечкенә бинада боларның барысын да эшләп булмый. Шуңа күрә кемдер килә, монда булыша, ә кемдер кирәкле материалларны, эшләнмәләрне алып китеп, алар белән өйдә шөгыльләнә. Мәсәлән, «леший костюмы»н тегүдә башыннан ахырына кадәр, аны кисүдән башлап костюм өчен тасмалар әзерләүгә кадәр, ә аларны кисәргә, дөрес тегәргә кирәк, җиде-сигез кеше катнаша. Бу тасмалар өчен капчыклык тукымадан кисемтә кирәк, аны кешеләр өйдә кул белән сүтәләр, юалар һәм бирегә алып киләләр. Менә бу әйберләрдән разведка һәм снайперлар өчен бик матур костюмнар тегелә.

Аннары — яраларны төзәтүче мазьлар. Алар өйдә генә эшләнә, чөнки технология буенча җиде-сигез сәгать плитә янында басып торырга һәм аларны пар өстендә әзерләргә кирәк. Биредә моны эшләү мөмкин түгел.

Коры ашлар өчен яшелчәләрне пешерәләр, суыталар, угыч аша үткәрәләр, аннары аларны я өйдә киптерәләр, я монда китерәләр: бездә дә дегидраторлар бар.
Бездә әйберләр тегү өчен машиналар җитми һәм безнең хатын-кызлар өйләрендәге үз тегү машиналарын кулланалар. Тукымаларны кисү я биредә, я өйдә эшләнә, яисә хатын-кызлар киләләр, киселгән тукымаларны алып китәләр, әзер эшләнмәләрне тегеп китерәләр. Гомумән, күпчелек хатын-кызлар, нигездә, өйдә эшлиләр. Монда эшләнә торган берничә эшләнмә бар, алар — челтәр үрү, коры душ ясау һәм коры ашлар җыю. Логис­тика өчен бездә автоволонтерлар бригадасы бар. Бездә кисүче, тегүче, өйдә сохарилар әзерләүче хатын-кызлар, окоп шәмнәре ясау белән шөгыльләнүче бригада һәм бу шәмнәр өчен күркәләр китереп торучы кешеләр дә бар, чөнки безнең шәмнәр гадәти түгел, алар чыршы һәм нарат күркәләреннән ясала, алар артык төтенләми һәм дошманга күренмиләр, хәер, егетләребезгә дә төтен суларга туры килми.

— Коры душ нәрсә ул?

— Безне сөт фильтрлары белән тәэмин итүче эшмәкәрләр бар. Тән өчен алар зарарсыз. Анда бер кашык даруханә сыеклыгы салына, аны урын өстендә ятучы авырулар өчен кулланалар. Бу күбек организм өчен зарар китерми, аны юып төшермәскә дә мөмкин, бары коры чүпрәк белән сөртеп алсаң да була. Бер пакет өчен нибары ике аш кашыгы су кирәк. Барысы да пакетта күбекләнә һәм шунда ук файдаланырга мөмкин.

Ләкин коры душ бүгенге көндә шаккатырлык нәрсә түгел. Ә менә коры ашлар әзерләү — зур эш, ул бик күп вакытны ала. Карабодай, рассольник, чөгендер белән кәбестә, балык ашлары әзерләнә. Ашлар өчен ит пешерелеп кенә калмыйча, майдан яхшылап арындырыла, чөнки май белән ул күгәрәчәк. Аннары болар барысы да киптерелә. Пакетларны ачкач, болар барысы да яхшы пешсен өчен, кайнар су һәм ун минут вакыт кирәк. Ир-егетләр хәрби заданиегә барганда бу бик яхшы вариант. Алар анда ниндидер төлке ояларында булса да, барыбер чәй кайнатып, аш ашарга өлгерәләр. Бу сезгә Кытай токмачы түгел, ул токмачтан бөтен кешенең күңеле болгана инде. Бездә тагын боткалар да бар, мәсәлән, җиләк-җимеш белән дөге боткасы, ул шулай ук кайнар су белән пешерелә. Шуны да билгеләп үтәсем килә, мин өйдә «коры борщ» ашап карадым, аннан чыннан да борщ исе килеп торды, ул, әлбәттә, синтетик ризык белән чагыштырырлык түгел.

Үлән чәйләре составы буенча балансланган. Без аларны сугышчыларның йокысын китерми торган итеп әзерлибез, алар, киресенчә, көч бирә. Фронтта ул чәйләрне бик яраталар, аларны алып килүебезне сорыйлар. Егетләребез әйтүенчә, алардан «өй исе» килә.

— Миңа калса, сезнең хезмәтегез сугышчыларга кайгыртуны тоярга мөмкинлек бирә. Югыйсә бу ниндидер конвейер гына булыр иде.

— Әлбәттә. Болар барысы да индивидуаль. Монда конвейерның булуы мөмкин дә түгел, чөнки кешеләр бөтен күңел белән эшлиләр. Башкача булса, бушлай эшләү мөмкин булмас иде.

Без нәрсә генә эшләсәк тә, барысы да ир-егетләребезгә мөмкин кадәр уңайлырак булсын өчен эшләнә. Теләсә нинди әйбер нәкъ менә алар өчен, аларга мөмкин кадәр уңайлы, өйдәгечә булсын һәм мөмкин кадәр күбрәк ир-егетләребезне коткарып калырга мөмкинлек бирсен өчен уйлап чыгарылган. Сугыш кырыннан чыгарылган яралы сугышчыларыбыз өчен кевлар одеяллар ясыйбыз. Кевлар тукыма бик нык, җәрәхәтләрдән саклый һәм бик югары температураларга түзә. Ә өстән җылылыкны үткәрми торган һәм тепловизордан яшерә торган кордура тукымасы тегелә.
Тактик носилкалар ике йөз килограммга кадәр авырлыкка чыдам. Алар да, рюкзаклар кебек үк, строплар белән ныгытылган, бик яхшы юылалар, аларны тент буларак та кулланырга мөмкин. Без әйберләрне күпфункцияле ясарга тырышабыз, чөнки фронтта син үзең белән чемодан йөртмәячәксең.

— Кием-салым турында сөйләгез әле. Сез «леший» костюмы турында сөйли башладыгыз инде…

— Әйе, безнең хатын-кызларыбыз, җәйге маскировкалау кос­тюмнарыннан һәм формалардан башлап, кышкыларына кадәр тегәләр. Болар — елның теләсә кайсы вакытында кулланыла торган, дымнан һәм җилдән сак­лау өчен костюмнар да, чөнки алар суны да, майны да үткәрми. Аннары костюм-челтәрләр, алар сулый торган тукымадан эшләнә һәм егетләр аларны зур партияләр белән алып китәләр, өстәвенә, анда һава температурасы кырык градустан артык, сулыш алырга авыр, ә сугышчы өстендә форма һәм бронежилет, аның авырлыгы 17 килограммга кадәр җитә. Бөтенләй чыланмый торган, суны сеңдерми торган өслек белән киҗе-мамыктан тегелгән костюмнар бар. Армия костюмнары, әлбәттә, башка тукымадан тегелгән, алар тыгыз. Ләкин егетләр бурычны үтәп чыккач, җиңелрәк кием кияләр.
Шулай ук без трусиклар тегәбез. Алар бик күп санда госпитальләргә озатыла. Кешеләр безгә тукымалар китерәләр, без трусиклар һәм мендәр тышлары тегәбез. Ефәк тукымадан, әгәр китерсәләр, матрас өстенә җәя торган әйберләр тегәбез. Кешеләр матраслар да, мамык юрганнар да китерәләр. Без аларны карап чыгабыз, кирәк булса, ямыйбыз, тәртипкә китерәбез. Әлбәттә, пычрак әйберләрне алмыйбыз. Мин һәрвакыт:

«Әгәр сез берәр нәрсә алып килергә телисез икән, уйлагыз, сез үзегез бу әйберләрне кулланыр идегезме?» — дип әйтәм.

Салкын вакыт өчен без флис­тан эчке кием һәм толстовкалар тегәбез. Бу бик җылы кием. Штурмовиклар өчен толстовкаларда молния күкрәккә кадәр, ә танкистлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен аска кадәр бара.

— Бу ни өчен кирәк?

— Әгәр дә кешеләр танкта яна башласалар, күкрәккә хәтле ерыклы толстовканы салырга бик авыр, ә астан шунда ук салып атарга мөмкин. Медиклар киемнәренең бар җирләрендә дә уңайлы кесәләр, шуңа күрә без алар өчен дә тиз чишелә торган киемнәр тегәбез.

— Сез барлык детальләрне дә истә тотасыз… Сезгә теге яктан сорау киләме? Сезгә нәрсә кирәген сөйлиләрме? Боларның барысын да каян беләсез?

— Гомумән алганда, барысы да шулай башланды: мин бик озак барлык формаларны да өйрәндем, хәтта Бөек Ватан сугышы елларында нинди киемнәр теккәннәрен дә карадым. Беренче снайпер киемнәрен теккәндә, без узган еллардагы кайбер детальләрне дә искә алдык, алар бик уңайлы булып чыктылар. Яңа киемнәрнең берәр партиясен теккәч, без башта аларны сугышчыларыбызга җибәрәбез һәм аларның фикерләрен беләбез. Бу аларга җайлымы-җайсызмы, нәрсә өстәргә, нәрсәсен кире алырга — барысын да белешәбез. Кыскасы, егетләр ничек кирәген үзләре әйтәләр, без төзәтәбез генә.

Нәкъ менә сорау буенча тегелгән киемнәр дә бар. Җылы эчке киемнәрдә егетләр землянкаларда йоклаганнар, ул киемнәрне бик яраттылар. Заказ буенча без җиңел, җыйнак кына, әмма нык рюкзаклар тегәбез, анда егерме литрлы су да сыя. Рюкзакны төреп кесәгә тыгарга да, бик тиз ташларга да мөмкин. Шундый очраклар да булган: егетләр аркаларында су, шул ук вакытта корал алып барганда, аларга диверсия төркемнәре һөҗүм иткән. Алар аркаларына аскан коралларын да ала алмыйча һәлак булганнар. Шуңа күрә алар бездән берәр нәрсә уйлап табыгыз әле дип сорадылар. Без уйлап таптык.

–Ә плащ-палаткалар?

— Билгеле, алар да гадәти армиянекенә охшаган. Анда аерма шактый зур: армия плащ-палаткалары тоташ, алар яннан тегелгән. Без аларны бәйләвеч белән файдаланыла торган итеп калдырдык. Шулай иткәндә аларга ныграк төренергә мөмкин. Әгәр дә плащ-палатканы туздырсаң, метр утызга ике метр да кырык сантиметрлы полотно барлыкка килә, моның белән сугыш кирәк-яракларын ябарга һәм тент формасында тарттырырга мөмкин. Аларның ян-яктан люверслары бар. Ә иң мөһиме, әлеге лямкаларга башка плащлар да бәйләнә һәм зур техниканы да капларга мөмкин, хәтта танкларны да. Бу без уйлап чыгарган нәрсәләр, мондый плащларны хәзер Россиянең күп кенә шәһәрләрендә дә тегәләр. Без аларны үзебезнең егетләргә китерәбез, алар башкалар белән дә бүлешәләр. Теге егетләр «менә татарлар китерделәр» дип сөйлиләр икән. Башка волонтерлар да безнең белән элемтәгә чыгалар, бездән сорыйлар. Хәзер барлык армия буйлап шундый плащлар кулланыла. Алар җиңел, бу безент түгел, «канада» дип аталучы тукыма. Ә безнең «леший» костюмы ике яки өч килограмм тора, армиянекеләр ике тапкырга артык.
Без шулай ук үзебез дә каяндыр карыйбыз, мәсәлән, анатомик мендәрләр «косточкалар» тегә башладык. Алар машина йөртүчеләр, танкистлар өчен, госпитальләрдә бик уңайлы.

— Волонтерлар теккән әйберләр армиянекеннән сыйфатлырак булып чыгамы?

— Монда эш сыйфатта түгел, безнең технологияне тиз арада үзгәртә алуыбызда. Әгәр дә берәр нәрсә егетләргә ошамый икән, без тиз арада аны үзгәртә алабыз. Ә дәүләт заказында бу мөмкин түгел. Анда модельерлар һәм башкалар барлык процедураны, конкурстан алып дәүләт заказына кадәр үткәнче ел үтеп китә. Ә бездә бик тиз һәм гадирәк.

–Сез әйберләрегезне билгеле бер подразделениеләргә генә җибәрәсезме?

— Миннән бу хакта һәрвакыт сорыйлар. «Сез кемгә җибәрәсез, бары чистайлыларгамы» диләр. Әмма чистайлылар гына барысы да бер җирдә түгел бит, алар да барлык армия буенча таралган. Без «менә син чистайлы, мә сиңа киемнәр, ә син башка, үз районыңнан сора» дип әйтә алмыйбыз бит. Андый нәрсә юк. Минем таныш штурмовиклар төркемем бар. Алар арасында бер генә чистайлы. Мин аңардан «сез ничәү?» дип сорыйм. «Без ундүртәү» ди ул. «Аяк киемнәрегезнең, өс киемнәрегезнең размерын җибәрегез» дим. Без челтәрләр, өс киемнәре һәм «шуршуннар» җибәрәбез. Аны егетләр кыштырдаганга күрә шулай дип атыйлар, ә болай ул су үткәрми торган ветровка, курткадан һәм чалбардан тора, аны елның теләсә кайсы вакытында форма өстеннән дә кияргә була. Азык-төлек белән дә шулай ук: без барына берьюлы посылкалар җыябыз.

Госпитальләр белән күп эшлибез. Нәкъ менә хәзер Чистай буенча бик күп әйберләр җыйдык, кешеләр гаражларында ятучы әйберләр белән бүлештеләр. Билгеле, алар барысы да яхшы хәлдә сакланган әйберләр. Болар матраслар, диваннар, суыткычлар, телевизорлар, кер юу машиналары. Хәтта кафель һәм наливной идән дә бар, чөнки бу госпитальләрне еш кына яңадан төзекләндерергә туры килә. Билгеле инде, савыт-саба… Барысын да китерделәр. Бездә бик ярдәмчел халык. Гомумән алганда, мин үзебезнең чистайлыларга сокланам, бик бердәм, юмарт кешеләр яши бездә. Барысына да рәхмәт әйтәсем килә, барысы да ярдәм итә! Безгә бигрәк тә хәзерге вакытта булышучы куллар кирәк.

— Бу күп җирләрдә шулайдыр инде?

— Юк. Казаннан волонтерлар килгәч, кечкенә шәһәр белән Казан арасында җир белән күк аермасы диләр. Без биредә бер-беребезне яхшы беләбез. Кемнең күршесе, кемнеңдер абыйсы, дус­ты киткән — барысы да күз алдында. Бу кечкенә шәһәрләрнең уңай сыйфаты, биредә үзгә бер көч, бердәмлек сизелә.

— Мичләр һәм шәмнәр турында да сөйләгез әле…

— Безнең шәмнәрнең астында нарат, сумала күркәләре, ә филтә — чыршы күркәсеннән. Филтә наратка хәтле янып менгәч, нарат ялкынлана, ут тагын да көчәя. Без буяулардан калган банкаларны чистартабыз, чөнки аның лаклы катламы янганда, агуланырга мөмкин. Башта андый банканы тутырганчы, тыштан да, эчтән дә яндырабыз, ә күркәләрне киптерәбез. Аннары гына парафин салабыз. Беренче салудан соң парафин эчкә бата, шуңа күрә икенче тапкыр да салабыз. Һәм менә банка яхшы тутырылганга күрә ул уналты сәгатькә кадәр яна, яктылык һәм җылылык бирә. Аны сүндерергә, яңадан кабызырга мөмкин. Парафин белән чыланган мамык дисклары — күп тапкыр кабызырга ярый торган яхшы кабызгыч.

Без 800дән артык мичләр җибәрдек, 100гә якынны шәһәр башлыгы заказы буенча ясадык, башкаларын җирле эшмәкәрләр ясадылар.

Хәзер мин сезгә лагерьлар буйлап йөрүче сумкамны күрсәтәм. Безнең балалар коры душ җыялар, челтәрләр үрәләр. Мин аларга безгә фронттан килгән видеофильм­нардан сюжетлар күрсәтәм, сугышчыларыбызның тормышы турында сөйлим. Алар костюмнарны киеп карыйлар, игътибар белән тыңлыйлар. Беләсезме нәрсә тагын да сөендерә, алар өйләренә кайткач, әти-әниләре белән безгә челтәрләр үрергә киләләр!

Аннары без үзебезнекеләр/читләрне тану өчен җиңсәләр тегәбез. Православиеле җиңсәсенә Георгий Победоносец иконасы, ә мөселманнарныкында дога тегелә.
Авдеевканы алгач, безнең сугышчылар җимерелгән, янган өйгә кергәннәр һәм идәндә бер өем көлгә тап булганнар. Безнең татар егете көлне актарганда аның астында икона тапкан. Алар берсе өстендә берсе ятканнар, берсе дә янмаган. Һәм бер иконаны, ярдәм өчен рәхмәт йөзеннән егетләр безгә дә җибәрделәр. Иң өстә ятканын. Бу Иисус Христос йөзе, иконага пуля тигән булса да, Христосның йөзенә пуля эләкмәгән.

Шулай ук егетләр безгә трофейлар, нашивкалар җибәрәләр. Безнең хәзер үз музеебыз бар, анда барысын да күрергә, тотып карарга мөмкин.

Без Чулпан Сөләйманова белән әңгәмә корганда, территориаль җәмәгать советына хатын-кызлар килде. Аларның берсе сөлгеләр, носкилар, трусиклар, 500 сум акча да китергән. Икенчесе костюмнар тегү өчен размер буенча киселгән материал алырга килде. «Мин эшлим, кайчан сезгә тегеп китерергә кирәк», — диде ул үзенә ничә комплект бирергә мөмкин булуын сорагач. Нәтиҗәдә аңа 46 һәм 48 размерлыларны бер атна эчендә тегәргә дип җибәрделәр. Чулпан Габдрахман кызының чистайлыларның һәр эштә ярдәм итәргә әзер булулары турында сөйләве бер дә арттыру түгел. Кешеләр киләләр дә киләләр, йөрәк кушуы буенча барысының да әлеге уртак эшкә үзләреннән өлеш кертәселәре килә.

Татьяна Шабаева әңгәмә корды.

Чыганак: chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*