tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авиация ветеранына 80 яшь
Авиация ветеранына 80 яшь

Авиация ветеранына 80 яшь

Тубыл районында үткән мөһим вакайгаларга аны чакырмыйча калмыйлар. Районыбызның хөрмәтле хезмәт ветераны, ветеран очучы, граждан авиациясенең 95 еллыгына «Россия авиациясенең истәлекле күкрәк билгесе» белән бүләкләнгән, Сатылган авылында яшәүче Хөсәен Кутумов 80 яшен каршы алды. Төмән өлкәсе белән яшьтәш якташыбызны гомер бәйрәме белән котлап, тормыш һәм хезмәт юлы турында әңгәмә кордык.

– Хөсәен абый, балачак елларыгыз, яраткан һөнәрегез турында хатирәләрегез белән уртаклашсагыз иде?

– 1944 нче ел. Илебез һәм халкыбыз өчен җиңел еллар булмады. Балачак авыр сынау елларына туры килде. Сугыштан соң тормыш җайлана башлый. Туып-үскән Сатылган авылымда аэропорт урнашкан, шуңа күрәдер, үзем һәм яшьтәшләремнең дә күпчелеге кече яшебездән очучы булырга хыялландык. Яшь вакытта иксез-чиксез зәңгәр күккә күтәрелергә, очкычта очарга күпләр хыяллана, мин шундыйларның берсе идем. Сатылган татар мәктәбен тәмамлаучылар арасында очучылар һөнәрен сайлаучылар күп булды. Очучы булып эшләгәнче әле күп укырга, тәҗрибә тупларга кирәк иде.

– Хыялга ирешү өчен күп сынаулар, тырышлык та таләп ителгәндер?

– Янәшәңдә сине аңлаган якыннарың булганда бөтен авырлыкларны, сынауларны җиңеп чыгарга була. Кешенең хыялы булганда үзенә максат куя. Максат булса, планнар да корасың. Мин Сатылган авыл мәктәбен, аннары Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбен тәмамлап, 16 яшемдә хезмәт кенәгәсен ачтым. 17 яшь тулгач, аэропортта моторист булып эшли башладым. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган авылымдагы аэропортка эшкә урнаштым. Читтән торып Иркутск шәһәренең авиация техникумына укырга кердем. Аннары Кременчугның очучылар училищесында бортмеханик һөнәренә укып чыктым. Хыялымны тормышка ашырдым.

– Эшләгән елларыгыз турында сөйләсәгез иде?

– Очучы дипломын алып хезмәт юлымны яраткан һөнәремә багышлап эшли башладым. Ан-2, Ми-4, Ми-8 вертолётларында эшләдем. Очучы һөнәрен сайлаганыма беркайчан да үкенмәдем. Эшләгән елларымда Төмән өлкәсенең искиткеч матурлыгын, чиксез табигатен, шәһәрләрен һавадан күреп, сокланып эшләдем. Очучылар турында хыялый кешеләр, дип әйтәләр. Беренче урында бу һөнәр безне игътибарлы, җаваплы, төгәл булырга өйрәтте. Төмән өлкәсендә газ һәм нефтьне үзләштерү нокталары ачылганнан бирле вертолетта 10000 сәгать очтык. Үзгәртеп кору – 1990 нчы еллар безне дә читләтеп узмады. Эшләргә теләк булса да, өлкәнрәк командирлар, бортмеханиклар эштән киттек. Мин 50 яшемдә лаеклы ялга чыктым.

– Кутумовлар – очучылар династиясе. Сезнең әтиегез аэропортта эшләгән, үзегез, бу һөнәрне улларыгыз, оныкларыгыз дәвам иткән. Алар кайда хезмәт итәләр?

– Әтием һәм мин Сатылган аэропортында эшләдек. Минем авиациядә хезмәт стажым 30 ел. Улларым Заур, Әхәт, оныгым Дауд авиация белән бәйле һөнәрләр сайладылар. Заур – Санк-Петербургның гражданлык авиациясе академиясен, Әхәт – Кременчугның очучылар училищесын, Дауд Ульяновск шәһәренең очучылар училищесын тәмамлады. Заур белән Әхәт Кутумовлар һава суднолары командирлары. Бу һөнәр һәрвакыт кирәкле. Граждан авиациясендә хезмәт итүче очучыларның, бортмеханикларның абруе, дәрәҗәсе төшмәячәк, – дип сөйләде.

Хөсәен Әхәт улы эшеннән тәм, хезмәтеннән ямь табып яши алган кеше. Аның тормыш иптәше Фәүзия Вәли кызы бар күңелен биреп өйдә көндәлек мәшәкатьләрне башкара, улларын тәрбияли, тормыш иптәшен командировкалардан көтеп ала. Тубыл педагогия институтын тәмамлап, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Аннары яшь, тырыш уытучы Сатылган мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. 11 ел мәктәп директоры булып эшли. 45 яшендә хезмәт стажын тутырып, сәламәтлеге яхшы булмаганга, Фәүзия Вәли кызы лаеклы ялга чыга. Сатылган авылында яшәүче бәхетле гаиләләрнең берсе – Кутумовлар өлкәбезнең 80 еллык юбилее уңаеннан якташларына: «Һәркемебезгә дә киләчәккә ышаныч белән карап, өлкәбезнең чәчәк атуын күреп исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын!» – дип, теләкләр теләп калдылар.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*