tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормыш яме – балаларда
Тормыш яме – балаларда

Тормыш яме – балаларда

Шәфкатьлелек һәм игелеклелек, ватанпәрвәрлек һәм намуслылык сыйфатлары балага әти-әни, әби-бабайлардан күчеп килә. Гаилә – ул бит мәхәббәт учагы гына түгел, җәмгыять кыйммәтләрен саклаучы ил таянычы да. Нәкъ менә шундый тәртипле гаиләдә генә бала чын шәхес булып җитешә ала.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самараның Крутые Ключи бистәсендә яшәүче Рамил һәм Гөлназ Хәсәншиннарның  гаиләсе шактый зур — дүрт балалары тупырдашып үсәләр. Халкыбыз «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» диме әле? Бу сүзләрнең хаклыгын әлеге гаилә гел исбатлап килә.

Рамил белән Гөлназ авылдашлар булганлыктан, бер-берсен бала чактан ук яхшы беләләр. Мөстәкыйль тормыш башларга вакыт җиткәч, тормыш юлыннан бергә, кулга-кул тотынышып атлап китәләр. Бүгенге көндә Хәсәншиннар күп балалы гаилә статусын горур йөртәләр.

– Без икебез дә шундый зур һәм матур гаилә кору турында хыялланганбыз икән, — дип елмая Гөлназ. – Дүрт бала тәрбияләп үстерү безнең өчен бер дә проблема түгел, Рамилем миңа һәрьяклап ярдәм итә.

– Син бит әле Самара татарлары арасында актив милләттәшебез буларак та билгеле. Крутые Ключи бистәсенең 7 санлы мәктәбендә татар теле дәресләре оештыру идеясе ничек туды? Оештыру эшләре барышында проблемалар күп булдымы? Балаларны тәрбияләү белән иҗтимагый эшчәнлекне уңышлы алып барырга ничек өлгерәсең?

– Балаларыбызның туган телебезне ныклап өйрәнүләрен теләп, шушы эшкә алындым мин. Әйе, татар теле дәресләрен оештыру җиңел булмады. Әмма без өлкә татар милли оешмалары ярдәме белән максатыбызга ирештек. Татарстан да ярдәм итте. Барысына да бик зур рәхмәт. Ә туган телләрне мәктәпләрдә укыту буенча Закон бар, ләкин, чынлыкта, ул эшләми. Якын киләчәктә дәүләтнең бу мәсьәләгә карата мөнәсәбәте үзгәрер, дип өметләнәм, Иншаллаһ.
Иҗтимагый эшләрдә катнашырга да мин бер дә авырсынмыйм, Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп тора. Туган телебезне саклау безнең үзебездән тора бит. Ирем дә минем башлангычларымны хуплый, саваплы эш башкарасың, ди.

Тынгы белмәс ананың балалары да бит нинди уңган һәм тырышлар. Кызлары Регина белән Сафия музыкага, иҗатка тартылалар — “Ялкынлы яшьлек”  ансамблендә шөгыльләнәләр. Сафия шулай ук фортепианода уйный, рәсем ясый. Уллары Илсаф исә баянда уйный, футбол тибәргә ярата. Ә биш айлык Исламия әлегә әнисенә өйдә “ярдәм итә”.

– Гөлназ, бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә дәүләт, төбәк хакимиятләре тарафыннан төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Бу чаралар гына җитәме? Бәлки тагын ниндидер ярдәм кирәктер?

– Безнең балаларга бердәм пособие бирелә, торак коммуналь хезмәт өчен ташламалы түләү билгеләнде, күп балалы гаилә таныклыгы буенча музейларга, паркларга, күргәзмәләргә, зоопаркларга йөрибез, поликлиникада бушлай дарулар алабыз, салым буенча ташламалардан файдаланабыз, Федераль хөкүмәттән матди ярдәм килеп тора. Ә менә төбәк хөкүмәте әллә ни булышмый. Минемчә, гаилә юлламалары буенча (семейные путевки) ял базаларына, шифаханәләргә, гаилә фитнес клубларына йөрергә мөмкинлек булса — бик яхшы булыр иде. Самарада сабыйлар өчен сөт кухнясы да юк, ә башка шәһәрләрдә андый оешмалар әйбәт кенә эшләп киләләр. Бу мәсьәләләр хәл ителсә, ата-аналар да, балалар да бик шат булыр иде.

– Гаиләгез белән буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

– Без авылга әти-әниләребез янына кайтырга, саф һавада, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә, татар концертларына, милли чараларга йөрергә яратабыз, — дип елмая Гөлназ.

– Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?

– Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, аңлашып, дин кануннарына буйсынып яшәсәң — тормышың мәгънәле һәм бәхетле була, — дип йомгаклады сүзен гаилә учагы сакчысы.

Хәсәншиннар гаиләсендә туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш җепләре сузу кебек бәяләп бетергесез кыйммәтләр алгы планга куела. Менә шундый дус һәм тату гаиләдә ата һәм ана – балаларга, үскән балалары картайган ата-анага ныклы терәк булып торалар, шулай җәмгыять ныклыгына һәм гармониясенә нигез салалар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан һәр гаиләгә тынычлык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балаларыбыз һәрчак шатландырып торучы горурлыгыбыз булсыннар! Илләребезгә иминлек, гаиләләребезгә ныклык телибез!

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*