tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Максатыбыз — халыкка хезмәт итү
Максатыбыз — халыкка хезмәт итү

Максатыбыз — халыкка хезмәт итү

“Авыл белән шәһәр аермасы нәрсәдә?” — дигән сорауга һәркем үз күзлегеннән чыгып җавап бирә. Шул җавапларның берсе — шәһәрдә кибетләр, эш һәм ял өчен мөмкинлекләр күп. Әйе, шәһәрдә атлаган саен кибет булса, авылларда бармак белән генә санарлык, ә кечкенә авылда бер кибет эшләсә дә, зур куаныч. Ләкин бүгенге язмам авыл кибетләре турында түгел, Похвистнево шәһәренең “Услада”, татарча әйтсәк, “Ләззәт” кулинария кибете турында.

Ул — район үзәге тирәсендә урнашкан авылларда яшәүче халыкның да иң яраткан кибетләренең берсе. Камыр ризыклары, хуш исле салатлар белән тәэмин итеп торучы “Услада” кибете хуҗалары — Зөфәр Хәйдәр улы һәм Саҗидә Габдулла кызы Сәйфетдиновлар.

Мансур һәм Гали авылларыннан килгән сатып алучылар: “Саҗидә белән Зөфәргә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен”, — дип торалар. Похвистнево халкы да рәхмәтле икән. Шулай булмый ни!

Хуҗаларның тырышлыгы, үз хезмәтләрен яратып башкаруы аркасында шәһәр һәм авыл халкы сыйфатлы ризык белән туклана, мохтаҗлык кичерми. Каяндыр без белмәгән ерактан китерелгән, чакрымнар үтә-үтә бозылган, ниндидер химик матдәләр салып пешерелгән азык түгел бит, духовкадан яңа гына пешеп чыккан тәмле ризык. Аермасы зур бит. Аларның кибет киштәләрендә беркайчан да сыйфатсыз товар, яки куллану вакыты чыккан азык-төлек күрмәссең. Кибетләре дә һәрвакыт җыештырылган, товарлар кулланучыга уңайлы булсын өчен тәртип белән тезеп куелган. Сатучылар беркайчан да караңгы чырай күрсәтми, итагатьле генә сөйләшәләр, дип эчке бер ярату, хөрмәт белән сөйли алар турында Похвистнево халкы. Әлбәттә, бу эчкерсез сүзләрне яулау өчен күпме тир түгәргә, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр үткәрергә кирәк булуын шәхси эшкуарлар үзләре генә беләдер.

– Моның сере нәрсәдә? — дигән сорауга Саҗидә ханымның җавабы гади:

— Эшебезне яратып эшлибез. Йомышлары төшкән һәркемне — авылдашларыбызмы, бөтенләй таныш булмаган сатып алучы булсынмы, хөрмәт һәм ачык йөз белән каршы алабыз һәм шулай ук озатып калабыз. Һәркемнең рәхмәт сүзен зур бүләк итеп кабул итәбез, — диләр “Услада” кибете хуҗалары. Читтән караганда, җиңел генә булып тоелган сәүдә эшенең титаник хезмәт таләп итүен 25 елга якын шушы эш белән шөгыльләнүче Сәйфетдиновлар бик яхшы беләләр.

Алар бу шөгыльгә кайчан һәм ничек керешкәннәр соң?

Саҗидә — Гали авылында, Зөфәр Похвистневода туып-үскәннәр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Зөфәр бер ара Мәскәүдә яшәп хезмәт итә, ә Саҗидә — кулинария училищесын, аннан — кооперация техникумын, соңрак сәүдә институтын тәмамлый.

1994 елда ике яшь йөрәк гаилә тормышы корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы ике кызлары — Алсу белән Анжела туа. Шул елларда үз эшләрен башлап, Мәскәүдән кием-салым алып кайтып сату итә башлыйлар. Кергән керемгә кулинария кибете ачу һәм өй төзү эшләрен башлап җибәрәләр.

– Артка борылып карау юк, башлаган эшебезне тизрәк ахырына җиткерәсе килә бит! Төн йокыларыбыз туймаган чаклар күп иде ул вакытта. Бигрәк тә Зөфәргә кыен булды, чөнки иң авыр эшләр аның җилкәсенә төште, — дип искә ала Саҗидә ханым.

– Ул авырлыкларга яшьлек белән генә түзгәнбез инде. Ике балабызны ике әниебез тәрбияләде. Сабыйларыбызны әниләргә калдырып, төнлә товар алырга китүләр, кеше йокыдан торып базарга килүгә прилавка артына чыгып басулар, бер чынаяк чәй дә эчә алмыйча, кичкә кадәр сәүдә итүләр хәзер бер куркыныч төш кебек кенә күз алдына килә, — дип искә алалар Сәйфетдиновлар яшь чакларын.

Әйе, ял белми, төн йокысы күрми эшләсәң генә шундый уңышларга ирешеп була. Уңганлык кына аз, эшкуарлык сәләте дә кирәк. Сәүдә — теләсә кем булдыра ала торган эш түгел шул, анда тәвәккәллек тә, үҗәтлек тә, үз-үзеңә һәм иптәшеңә ышану да, тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белү дә, сиземләү һәм кешеләр белән эшли белү дә һәм, әлбәттә, эшеңне яратып башкару сәләте дә кирәк.

Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, Сәйфетдиновларның сокланырлык өе, яраткан эшләре, сөекле балалары бар. Саҗидә ханым йортларын чәчәкләргә күмгән, Зөфәр әфәнде ял итү урыны ясаган: утырырга — бизәкле утыргычлар, ашарга зур өстәл — чисталыкка-пөхтәлеккә сокланып туймаслык. Эш урыннарында да гел тәртип. Кулинария кибетендә 20 хезмәткәр эшли, барысы да тырыш, пөхтә, үз эшен белеп башкара. Суыткычларда төрледән-төрле тортлар, кекслар, пирожный-печеньелар, пироглар, татар халык ризыклары — ассортиментны санап та бетерерлек түгел. Салатларның исемнәрен дә истә калдыра алмассың: винегрет, суганлы сельдь, тун астындагы сельдь, витаминлы салатлар… Суыткычта туңдырылган полуфабрикатлар: манты, кыздырылган балык, пилмән, варениклар, әзер камыр — барысы да эштән кайткан хуҗабикәләрнең өй эшен җиңеләйтү өчен ясалган. Икмәк белән төрледән-төрле булкалар да стеллажларда өелеп ятмый, кайнар килеш сатылып бетә. Чөнки һәр нәрсәнең сыйфаты яхшы.

– Менә шулай тынгысыз гомеребез үткәне дә сизелми, — ди Саҗидә ханым. — Ни арада балалар үскән, ни арада олы кызыбыз Алсу башлы-күзле булган. Тормыш иптәше белән Санкт-Петербургта яшиләр. Ә кече кызыбыз Самара политехник университетны тәмамлап, үзебезгә кайтты. Кулинариябезнең исәп-хисап эшләрен бик оста итеп алып бара — төп ярдәмчебез.

Әйе, күз тия күрмәсен, бәхетле кешеләрнең гомер мизгелләре төш кебек кенә күз алдыннан үтә дә китә. Инде киләчәктә дә гомерләре шулай күңелле һәм тату үтсен, кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен Ходай.

Тынгысыз тормыш алып барсалар да, Сәйфетдиновлар Гали авылы мәдрәсәсенә матди ярдәм күрсәтеп торалар, даими рәвештә туганнарын җыеп Коръән мәҗлесләре уздыралар, мәчеттә үткән чараларда да катнашырга тырышалар, мохтаҗларны хәер-сәдакадан калдырмыйлар. Эшкуарлык тармагы шушындый иманлы кешеләр кулында булганда, сатучы һәм сатып алучы өчен дә отышлы һәм файдалы булуында шик юк. Язмабыз ахырында үз-үзләренә ышанып халыкка хезмәт күрсәтүче Саҗидә һәм Зөфәр Сәйфетдиновларга уңышлар телик.

Фәния КӘРИМОВА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*