tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар ана телен өйрәнергә телиләр
Балалар ана телен өйрәнергә телиләр

Балалар ана телен өйрәнергә телиләр

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе узды. Форумда өлкәбезнең шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче утыздан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Быел традицион август киңәшмәсе яңа форматта үтте. Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова җитәкчелегендә ана теле сагында торучы педагоглар “түгәрәк өстәл” артына җыелып фикер алыштылар. Очрашуга шулай ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, педагогик хезмәт ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре һәм журналистлар чакырулы иде.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин укытучыларны якынлашып килүче Белем көне уңаеннан тәбрикләде һәм күптән түгел генә юбилейлы туган көннәрен билгеләп үткән фидакарь мөгаллимәләргә – РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, җиде дистә елга якын гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран педагог Венера Вахитова белән Ульяновск шәһәренең 55 нче урта мәктәбе ана теле укытучысы Гөлүсә Кәримовага истәлекле бүләкләр тапшырды.

Милләттәшләребезгә бар яктан да үрнәк булырлык гаилә башлыгы Рамис Фарук улы үзенең нәсел дәвамчыларын милли рухта тәрбияләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

“Татар халкының гасырлар буена сыналган гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләү буенча үз кагыйдәләре һәм үз кануннары бар. Бала-оныклар белән гаиләдә татарча аралашырга, аларны кече яшьтән үк гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, мәдәниятебез һәм сәнгатебез, тарихыбыз һәм әдәбиятыбыз белән таныштырып үстерергә кирәк. Без улыбыз белән кызыбызны һәрвакытта да татарча концертларга, спектакльләргә үзебез белән алып йөрергә тырыштык. Үз күзләре белән күргән, үз колаклары белән ишеткән әйбер бала хәтеренә сеңеп кала һәм ул аны гомер буе озата бара”,- диде ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов катнаш никахтан туган балаларның гаиләдә ана телен өйрәнү мөмкинлеге булмавына борчылуын белдерде.

“Балага ана телен гаиләдә өйрәтергә кирәк, дигән фикер еш яңгырый. Хәзер, кызганычка каршы, катнаш никахлар күп. Әти-әнисе үзара русча гына аралашкач, бала гаиләдә атасы яки анасы телен берничек тә өйрәнә алмый бит. Шуңа күрә бала-оныкларыбызны түгәрәкләргә һәм факультативларга йөртеп өйрәтергә тырышабыз. Оныгым Әминә Ислам мәдәният үзәге карамагында оештырылган татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Хәзер акрын гына татарча сүзләрдән җөмләләр төзеп сөйләшә башлады”,- диде Шәфикъ Хасиятулла улы һәм көн кадагына туры китереп язылган шигырен яңгыратты.

Педагогик хезмәт ветераны Венера Вахитова очрашуда катнашучы укытучыларның күплеген күреп хәйран калды.

“Узган гасырның туксанынчы еллары башында Ульяновск шәһәрендә нибары 3-4 татар теле укытучысы исәпләнә иде. Бер мәктәптән икенчесенә йөреп, балаларга ана телен өйрәттек. Бүген исә Хөкүмәтебез тарафыннан бөтен мөмкинлекләр, тиешле шартлар тудырылган. Мәктәпләрдә укытучылар да җитәрлек, дәреслекләр дә һәрдаим яңартылып тора. Зарланырга бернинди сәбәп юк, бары тик тырышып укытырга гына кирәк.

Укытучының ике гаиләсе була. Беренчесе – өйдә, икенчесе – мәктәптә. Укучыларны үз балаларың кебек яратсаң һәм тәрбияләсәң генә, аларның ихтирамын һәм мәхәббәтен яулый аласың. Авылда укыткан укучыларым белән ярты гасыр узганнан соң да аралашып торам. Ел саен очрашуларга чакырып, хөрмәт күрсәтәләр”,- диде бәхетле педагог.

“Өмет” редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова газета укучыларын үрнәк татар гаиләләре белән даими рәвештә таныштырып торулары турында бәян итте.

“Гаилә елы уңаеннан “Өмет” газетасының 35 еллыгына – 35 татар гаиләсе” дип аталган сәхифә ачып җибәрдек. Балаларын милли рухта тәрбияләүче, алар белән ана телендә аралашучы, милләт җанлы гаиләләрне барлап, газета укучыларга тәкъдим итәбез. Шатланып һәм сокланып әйтә алам, бар яктан да үрнәк булырлык күп балалы татар-мөселман гаиләләре бар әле”,- диде “Өмет” хезмәткәре.

Рузия Генерих кызы Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәге каршындагы якшәмбе мәктәбендә балаларга татар телен дә өйрәтә.

“Балалар ана телен өйрәнергә теләми, дигән фикер белән килешмим. Бары тик аларны кызыксындыра белергә генә кирәк”,- диде ул.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина ана теле укытучылары белән тыгыз элемтәдә торулары хакында сөйләде һәм төрле фестиваль-конкурсларда, милли чараларда актив катнашулары өчен аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Безнең мәдәният йортына милләттәшләребез гаиләләре белән йөриләр. Төрле түгәрәкләр, җыр, бию коллективлары уңышлы гына эшләп килә. Ишекләребез һәркемгә дә ачык”,- диде үзәк җитәкчесе.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова өлкә автономиясе һәм “Өмет” газетасы редакциясе белән берлектә ел саен гаилә бәйрәме үткәрүләре турында тәфсилләп сөйләде.

Аннары ана теле укытучылары һәм тәрбиячеләр үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Ульяновск шәһәренең 20 нче “Искринка” балалар бакчасы мөдире Ирина Сайфутдинова, тәрбияче Лилия Фасхутдинова, Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе мөгаллимәләре Нәсиха Ягудина, Хава Мавлютова, Павловка районы Татар Шмалагы мәктәбе укытучысы Радия Абузярова һәм Ульяновск шәһәренең 34 нче гимназиясендә татар теле түгәрәге алып баручы Фаил Мударисовның кызыклы һәм мавыктыргыч эш алымнарын бүтәннәр, һичшиксез, яңа уку елында кулланырлар.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*