tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси мөһерләре күргәзмәсе ачылды
Казанда Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси мөһерләре күргәзмәсе ачылды

Казанда Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси мөһерләре күргәзмәсе ачылды

Казанда Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси мөһерләре (тугралар) күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан аның Париж Коммунасы урамында урнашкан музеенда «Миллиард.Татар» редакциясе тарафыннан оештырылды.

Кунакларны сәламләү өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыков та килгән иде.

«Миллиард.Татар» редакциясе егетләре атна саен лекция форматында төрле чаралар үткәрәләр. Без меңъеллык тарихлы һәм әдәбиятле бөек халык, ләкин әлеге әдәбиятне, тарихны халыкка җанлы рәвештә җиткерү өчен шундый проект барлыкка килде. Атна саен, ниндидер музейга барып, лекцияләр һәм таныштырулар үткәрәбез. Алдагы атнада мин дә катнаштым: Казан Кирмәнендә Аяз Хуҗин катнашында археология буенча бик кызыклы, экскурсия булды. Бүген исә визуаль форматта оештырылды. Бу – яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кызыклы», –дип, билгеләде ул.

Туграларны күренекле каллиграф Рамил Насыйбуллов башкарган. Ул борынгы мөһерләрне торгызган һәм реконструкцияләгән.

«Рамил Насыйбулловның эшләре – ул классик, традицион гарәби каллиграфия. Безнең татарда ул 19 нчы гасыр ахырында, 20 нче гасыр башында булган һәм типографик шәмаилләрне иҗат итүчеләр аны шактый югары дәрәҗәдә үк белгәннәр. Әмма 1928 елда большевикларның хакимияте нәтиҗәсендә без гарәби каллиграфияне 70 елдан артык вакыт дәвамында онытып торырга мәҗбүр булганбыз. Бары тик 90 нчы елларда гына ул янәдән калкып чыкты, ләкин профессионал дәрәҗәдәге, осталарда белем алган каллиграфлар җитми иде. Шушы бушлыкны Рамил ага Насыйбуллов тутырды һәм бик уңышлы гына эшләп килә. Традицияне саклау – бик зур эш, аны югалтырга ярамый», – дип, сөйләде танылган каллиграф Нәҗип Нәккаш.

«Бүгенге көндә татарларда туграларны берничә категориягә бүлергә була. Мәсәлән, примитив тамгалар бар, алар нәселдән килә яки кеше уйлап чыгара торган булган. Ләкин примитив тамгалар сәнгать әсәре булып саналмый. Тугралар сәнгать буларак мәдәнияте һәм әдәбияте булган илләрдә генә үсеш алалар, әмма үсеш алмаган илләрдә тамгалар примтив хәлендә кала. Татарларда бик күп төрле тамгалар сакланган, һәм бу татарларда Алтын Урда чорына кадәр тугра сәнгатенең алга киткәнлген күрсәтә», – дип, таныштырды тугралар ясау тарихы белән Рамил Насыйбуллов.

Татар халкында тугра сәнгате алга китүнең сәбәбе шәһәрләр булу белән дә бәйле, дип аңлатты каллиграф. «Шәһәрләр булган җирдә генә төрле сәнгатьләр үсеш ала, шул сәбәпле примитив тамгаларны да имзага күчерәләр. Татарларда примитив тамгаларның булмавы, халыкның югары үсешкә ирешүләрен күрсәтә. Әлбәттә, ул авылларда була, әмма без галимнәр, әдипләр һәм байлар турында сөйлибез. Алар үзләренең тамгаларын шәхси мөһерләр белән билгели торган булганнар», – диде ул.

Күргәзмәдә, тугралардан тыш, Казан ханнары тамгалары да күрсәтелде («Татарча QR-код: татар ханнары тамгалары» проекты). Ике экспозиция дә бергәләп тәкъдим ителде. Соңыннан Рамил Насыйбуллов тугралар ясау буенча мастер-класс та күрсәтте. Әлбәттә, алар эскиз рәвешендә генә ясалды, әмма, каллиграф әйтүенчә, чын туграларны ясауга бер айга кадәр вакыт китә.

  • Рамил Насыйбуллов – гарәп каллиграфиясе классик мәктәбенең Татарстандагы иң абруйлы хаттатларының берсе, Россия ислам институты каршындагы гарәп каллиграфиясе үзәгенә нигез салучы һәм директоры. Ул энциклопедист Каюм Насыйри (1825-1902), дин белгече һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), галим һәм дин белгече Риза Фәхретдин (1859-1936), Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи (XIV гасыр) һәм башкаларның шәхси мөһерләрен торгыза.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*