tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар – тормыш бизәге
Балалар – тормыш бизәге

Балалар – тормыш бизәге

Ульяновск шәһәрендә гомер итүче саф татар гаиләсе – Камил һәм Алсу Калимуллиннар үзләренең мәхәббәт җимешләрендә – кызлары белән улларында милли горурлык хисе, татар теленә, халкыбызның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт тәрбиялиләр.

Хәзерге вакытта шәһәребездәге иң зур ИТ-компанияләрнең берсенә җитәкчелек итүче Камил Калимуллин, татар-мөселман кешесе җиде буын әби-бабасын белергә тиеш, дигән гыйбарәдән чыгып, үзенең шәҗәрәсен өйрәнә. Нәсел агачын төзү максатында интернет челтәрендә махсус программа да булдырган. Әтисенең әтисе, ягъни бабасы Иске Майна районы Иске Кызылсу авылыннан чыккан, сәяси репрессияләр корбаны. Әтисе Гарфитдингә рус авылы Леснойда яшәп, интернат-мәктәптә белем алырга туры килә. Максатчан егет Ульяновскига килә һәм политехник институтның машина төзелеше факультетына укырга керә. Аннары озак еллар радиолампа заводында цех начальнигы булып эшли. Ә әнисе Гөлфия күрше Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан. Ул да мәктәпне бетергәннән соң, бәхет эзләп шәһәргә китә. Димитровградта бухгалтерлар курсын тәмамлый. Советлар чорында Ульяновск автозаводында һәм УЗТСта экономист вазыйфаларын башкара. Чибәр, тыйнак кыз яшьлек елларында язмыш сукмагында үзенең сөйгән ярын – Гарфитдинен очрата һәм алар гаилә корып җибәрәләр. Дус-тату гаиләдә ике ир бала – Шамил белән Камил туа. Туксанынчы еллар уртасында хезмәт хакларын яртышар ел бирмәгән чорда да төшенкелеккә бирелмичә һәм югалып калмыйча, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Олы уллары Шамил машина төзелеше буенча технолог һөнәрен сайлаган, хәзер гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Күптән түгел генә Россия Президенты Владимир Путинга яңа гына конвейердан чыккан “Аурус” автомобилен тәкъдим итү тантанасында катнашкан. Ә Камил бала вакытта ук серле вә мавыктыргыч компьютерлар дөньясына бөтен барлыгы белән кереп китә.

“33 нче гимназиядә укып йөргәндә беренче компьютерлар кайтып төште. Аның артына утырып эшләү өчен без – малайлар сәгатьләр буе чират тора идек. Информатика укытучысы дәресләрдән соң калып, сәгать дүрткә кадәр программалаштыру белән шөгыльләнергә куша, аннары инде бераз уйнап алырга рөхсәт итә иде. Атнага өч тапкыр программалаштыру курсларына йөрдем, информатика буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алырга туры килде. Тугызынчы классны тәмамлап, УлГТУ каршындагы лицейга укырга кердем. Аннан соң шушы вузның мәгълүмати системалар һәм технологияләр факультетында белем алу бәхетенә ирештем. Икенче курста укып йөргәндә әти-әнием миңа өр-яңа компьютер алып бирделәр. Шатлык-сөенечемнең чиге юк иде”,- ди Камил Гарфитдин улы, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

Үз алдына зур максатлар куйган тырыш, булдыклы, әрсез егет өченче курста укыганда ук инде бераз акча эшләп алу юлларын эзли башлый. Һәм интернет челтәрендә төрле фирма һәм оешмалар өчен сайтлар ясауны җайга сала. Беренче сайтны милләттәшебез Миркасыйм Арифуллин җитәкчелек иткән “Мишар” компаниясенә ясап бирдек, ди Калимуллин. Аннары Ульяновск автозаводы автомобильләрне онлайн рәвештә сатып алу мөмкинлеге тудыручы интернет-кибет булдыруга заказ бирә. Камил Гарфитдин улы һәм аның командасы баштагы мәлдә интернет-кибетләр, сайтлар һәм бухгалтерлар өчен 1С программалары ясау белән шөгыльләнсә, 2008 елда инде “Софт” дип аталган үзләренең программалар тәэминатын тулы көченә эшләтеп җибәрәләр.

Бүген Камил Калимуллин Ульяновск төбәгендәге иң зур һәм дәрәҗәле, танылган ИТ-компанияләрнең берсенә – “Адвантшоп” фирмасына уңышлы гына җитәкчелек итә. Без кирәкле булган программа тәэминатын бер атна эчендә ясыйбыз һәм эшләтеп җибәрәбез, бездәге эш процессы конвейерны хәтерләтә, ди ул. Замана белән бергә атлаучы “Адвантшоп” компаниясе электрон коммерция белән шөгыльләнә – һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек сайтлар, интернет-кибетләр һәм мобиль кушымталар эшләп бирә. Хәзерге вакытта әлеге фирма Россия күләмендә уңышлы эш итүче аеруча танылган беренче өч ИТ-компания исемлегенә керә. Бүген бу фирма 5 меңнән артык клиентка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтә. Ульяновскида күпләргә билгеле “Погода в доме”, “Зеленая улица” һәм “Чевайт обувь” компанияләре әнә шундыйлардан. Коллективыбызда барлыгы илле кеше исәпләнә, клиентларга техник хезмәт күрсәтү, маркетинг мәсьәләләре менә шушы белгечләр – тырыш командабыз өстендә, ди “Адвантшоп” хуҗасы.

Тынгысыз йөрәкле Камил Калимуллин бизнесын уңышлы алып бару белән беррәттән, иҗтимагый-социаль проектлар белән дә теләп шөгыльләнә. Мәктәп укучылары өчен булдырылган “Инженерка” проекты хәзер инде ил күләмендә танылып өлгергән. Ульяновск шәһәрендә 600дән артык бала мәктәпләр карамагында оештырылган “Инженерка” үзәкләренә йөреп, ИТ-белем ала, заманча мәгълүмати технологияләр белән якыннан таныша, ди ул. Төбәгебездә “Стачка” дип исемләнгән ИТ-конференцияләр дә нәкъ менә Калимуллин тырышлыгы белән үткәрелә башлады бит. “Стачка”бызны апрель аенда Ульяновскида уздырдык, хәзер инде Санкт-Петербургка барырга җыенабыз, анда 200дән артык спикерның һәм 50гә якын юнәлеш буенча ИТ-белгечләрнең катнашуы көтелә, ди конференцияне оештыручы.

Милләт җанлы, халкыбызның теленә, мәдәниятенә, диненә битараф булмаган Камил Гарфитдин улы менә дистә елдан артык инде Ульяновск өлкәсе татар эшмәкәрләренең “Сембер” бизнес-клубы эшчәнлегендә актив катнаша.

“Татар эшмәкәрләрен бергә, бер йодрыкка туплап торучы “Сембер”гә мин йөрәгем, күңелем кушуы буенча, җаным тартканга йөри башладым. Безне татар телен һәм мәдәниятен, Ислам динен саклап калып үстерүгә үз өлешебезне кертү, аралашу, тәҗрибә алмашу, авыр чакта үзара ярдәмләшү, бер-береңә терәк һәм таяныч булу теләге берләштерә. Мисал өчен, быел күмәкләшеп, уртак тырышлык һәм көч белән өлкә ифтарын һәм “Татар кызы” матурлык конкурсын уздыруда, “Ләйли Җамал” мәчетен ачуда, шулай ук башка социаль проектларда да катнаштык. “Сембер” дәүләт һәм муниципаль власть органнары белән уртак тел табып эшләү, нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мөмкинлеге дә бирә. Һәм, әлбәттә инде, без гаиләләребез, балаларыбыз белән бергәләп ял итәбез. Табигать кочагына чыгабыз, теплоход белән Идел буйлап сәяхәтләр оештырабыз. Ял сәгатьләре танышу, аралашу, борчыган проблемалар турында уртага салып сөйләшү өчен менә дигән мөмкинлек бит. “Сембер”гә без барыбыз да шәхсән үзебезгә нәрсә дә булса алу өчен түгел, ә милләткә, халкыбызга азмы-күпме файда китерү нияте белән йөрибез”,- ди татар җанлы эшмәкәр.

Камил Калимуллин үзенең сөйгән яры, тәүге мәхәббәте белән Ульяновск шәһәренең татар яшьләре оешмасында таныша. Әти-әнием, татар кызына өйләнергә тырыш, улым, дип гел әйтә килделәр, егерме яшемдә вакытта үзем дә  татар гаиләсе кору кирәклеген тирәнтен аңлап, үз тиңемне эзли башладым, ди ул. Баксаң, хатыны Алсуга да әти-әнисе татар егетенә кияүгә чыгарга киңәш иткән булганнар икән. Ике яшь йөрәк татар яшьләре оешмасында бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корып җибәрәләр. Ул чакта егеткә – 27 яшь, кәләшкә 24 яшь була. Өйләнешкәч үк үз йортыбызны салып керергә, өч бала табарга карар кылдык, ди гаилә башлыгы.

Алсу Рәфәгать кызы Камил кебек үк шәһәрдә туып үскән. Әти-әнисе Татарстанның Чүпрәле якларыннан, гомере буе КПДда һәм Авиастарда эшләгәннәр. Ул белеме буенча медик, фармацевтика колледжын тәмамлаган. Хәзер риэлтор булып эшли. Менә бишенче ел инде шушы җаваплы хезмәттә, фатирлар, йортлар алырга һәм сатарга ярдәм итәм, кешеләр белән аралашу, өч бала анасы буларак эш графигы миңа бик тә ошый, ди ул.

Калимуллиннар менә унбиш ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Бәхетле, түгәрәк гаиләдә өч бала тәгәрәп үсә. Кызлары Алинә – 38 нче гимназиянең 8 класс укучысы. Уллары Кәрим шул ук мәктәпнең 5 нче математик классында белем ала, айтишник булырга хыяллана. Әлегә балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Таһир да әтисе һөнәрен сайларга җыена.

“Балаларыбызның татарча сөйләшүләрен, татар булулары белән горурланып үсүләрен бик тә телибез. Үзебез ана телен чамалы гына белгәнгә, репетитор ялларга туры килде. Каенанама зур рәхмәт – кызыбызга төрле догалар өйрәтә. Балаларыбыз тугач, татарча матур исемнәр сайларга да ярдәм итте. Сабыйның исеме мәгънәле булырга тиеш, чөнки ул аны гомере буе озата бара”,- ди Алсу Рәфәгать кызы.

Калимуллиннар шәһәребезнең төньяк өлешендә урнашкан коттеджлар поселогында яши. Җир участогы алып, ике катлы йортны дүрт ел эчендә үз көчләре белән салып кергәннәр. Балаларга рәхәтләнеп уйнау, ял итү өчен бик тә уңайлы ишегалды, җиләк-җимеш бакчасы һәм мунчалары бар. Виноградыбыз быел беренче тапкыр уңыш бирде, татлы җимешләре белән сезне сыйларга насыйп булган, дип бәхетле пар безне чәй табыны артына чакырды.

“Күп балалы гаилә булуның бернинди авырлыгы да юк. Һәр сабый җир йөзенә үз ризыгы белән туа бит. Без алар өчен беркайчан да дәүләттән пособиеләр алганыбыз юк, ниндидер льготалардан да файдаланганыбыз булмады. Балалар – гаиләнең бизәге, тормышны алардан башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Бергәләп сөенәбез, бергәләп көенәбез, бергәләп хыялланабыз, планнар корабыз. Әти-әниләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз өчен ишекләребез һәрвакыт ачык, өстәлебез һәрчак әзер. Якын кешеләребез мунчалар кереп, саф һава сулап, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Бер күрешү – үзе бер гомер. Аны бернәрсә белән дә алмаштырып булмый”,- ди Калимуллиннар.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*