tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда татар телен өйрәнергә телүчеләр өчен курслар ачылды
Тубылда татар телен өйрәнергә телүчеләр өчен курслар ачылды

Тубылда татар телен өйрәнергә телүчеләр өчен курслар ачылды

2023-24 нче уку елында Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында (Төмән дәүләт университеты филиалы) “Татар телен өйрәнү курслар проекты” филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина җитәкчелегендә оештырылды. Күрсларны үткәрү өчен матди ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессы күрсәтә. Эчтәлекле, студентлар өчен кирәкле, киләчәктә эшләрендә кулланырга мөмкинлек биргән лекцияләрнең тематикасы, курсларның уку планы да фәнни яктан өйрәнелә, махсус программа төзелә. Бөтендөнья татар конгрессы белән килешү төзелгәннән соң, курсларның уку программасы, уку сәгатьләрен югары квалификацияле галимнәр, тәҗрибәле татар теле әдәбияты укытучылар студентларга теория һәм практика буенча белем бирәләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

”Педагогик риторика”, ”Татар теле әдәбияты”, “Тел белеменә кереш”, “Проект эшчәнлеге нигезләре”, “Татар әдәбияты тарихы”, “Татар халык авыз иҗаты”, ”Хәзерге татар әдәбияты”, “Татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы”, “Төмән өлкәсе язучылары һәм шагыйрь шагыйрәләрнең иҗаты” һ.б кызыклы, эшләрендә кулланырлык файдалы темаларны үзләштергән студентлар практик чараларда да катнашалар. Курсларны оештыручы Гүзәл Җәгъфәр кызы:“Һәр халыкның мәдәни мирасы–ул туган теле, мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре. Бу курслар нәкъ безнең мәдәни мирасыбызны саклауда, татар телен, әдәбиятны белүдә, җирле авторларыбызның иҗатын өйрәнүдә мөһим роль уйный. Кирәкле, изге эшне башкаруда матди яктан ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләребезне юллыйбыз. Курсларда белем алучылар өчен уку программасы, планы махсус төзелде, җирле авторларның иҗатына да игътибар бирелде.

Бу юнәлешне дә Бөтендөнья татар конгрессы белән киңәшләшеп башкардык. Татар телен өйрәнү курслар безнең бай, кабатланмас мирасыбызыны яшь буынга тапшырырга мөмкинлек бирде. Курсларда студентларга белем биргән педагогик фәннәр докторы Надежда Еговцевага, филология фәннәре докторы Елена Ермаковага, филолгия фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллинага, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Фәизовага, филология фәннәре кандидаты, доцент Рамилә Сәгъдиевага, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихка, филология фәннәре кандидаты, доцент Гөлфия Һадиевага, шәһәр миллли мәдәни автономия рәисе, “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре” Сәет Хисмәтуллинга, “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре”, тәҗрибәле татар теле әдәбияты укытучысы Банисә Ниязовага рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Быелгы уку елында да бу юнәлешнең дәвамы булыр дип ышанабыз. Татар телен өйрәнү курслар безнең бай мирасыбызыны, телебезне яшь буынга тапшырырга мөмкинлек бирде. Тубыл педиститутын быел тәмамлаучы студентлар арасында ике диплом алучылар булды. Укыту процессы тәмамлангач курсларда белем алган студентларга тиешле дипломнар тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессының матди ярдәме белән оештырылган татар теле курсларында бушлай укып, курсларны тәмамлап, диплом алып чыккан студентлар арасында татар юнәлешендә эшли башлаганнар, укуларын Тубыл пединститутында дәвам итүчеләр дә бар. Татар телен, татар әдәбиятын өйрәнү курслары кирәклеген кайгыртып мөрәҗагать хатын Бөтендөнья татар конгрессына язган Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Әбдрәшит кызы Тычинскихка рәхмәтлебез,”-дип фикерләре белән уртаклашты.

Зөфәр Корманов Тубыл пединститутының урта һөнәри белем бирү факультетын тәмамлый. Ике диплом алган яшь белгеч Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә мәдәни чараларны оештыручы булып эшли. Ул:”Мин татар теле, әдәбиятын өйрәнергә теләгем булганга курсларда укыдым. Киләчәктә татар юнәлешендә эшләгәнгә, үзем шәхси кызыксынганга татар телен өйрәнү курслары кирәк дип таптым. Без татарча матур, төзек җөмләләр белән сөйләштек, тел байлыгыбызның матурлыгына сокланып, татар шагыйрәләребезнең иҗаты белән таныштык. Быел миңа “Идел” яшьләр үзәге Тубыл шәһәрендә оештырган чарада катнашырга да насыйп булды. “Асыл” лидер татар балалар мәктәбе проектын үткәрде. Агымдагы елның август аенда Казанда “Татар яшьләре көннәрендә” эш сәфәре белән булдым. “Идел” белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итү планнары турында фикер алыштык. Иншалла, киләчәктә яңа проектлар безнең шәһәрдә дә эшләп китәр. Татар теле буенча курсларда алган белемем миңа тормышта зур ярдәм булды. Бу проекнтың дәвамы булса татар телен өйрәнү курсларда  теләп укучыларның саны тагын да артыр иде,”-дип сөйләде..

Земфира Вәлеева пединститутының урта һөнәри белем бирү факультетында укуын дәвам итә. Курсларда өстәмә белем алган студент милли бәйрәмнәрдә, “Туган тел” шигърият конкурсларда катнашып призлы урыннар ала. Земфира:“Татар теле курслары миңа татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен аңларга, яңа үрләр яуларга мөмкинлекләр бирде. Киләчәктә хезмәт юлымны бу юнәлештә күрәм. Тубылда татар телен яңа өйрәнүчеләр, белемнәрен алга таба арттырырга телүчеләр бар. Мондый курслар һичшиксез кирәк. Безгә өстәмә белем биргән укытучыларыма рәхмәтлемен,”-диде.

Бүгенге көндә өлкәбездә 54 этномәдәни компонентлы мәктәптә татар теле әдәбияты укытыла. Мәктәпне тәмамлап бу юнәлештә укуны дәвам итәргә безнең регионда мөмкинлек юк. Татар теле әдәбиятын өйрәнергә теләүчеләр өчен бу курслар уңай мөмкинлекләрнең берсе. Курсларда белем алган, татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең, оештыручыларның өметләрен аклап бу юнәлешнең эше дәвам итүен телибез.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

(фотода ф.ф.д,профессор Гүзәл Фәйзуллина)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*