tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өчкүл мәчетенә 35 ел
Өчкүл мәчетенә 35 ел

Өчкүл мәчетенә 35 ел

Түбән Новгород якларында үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән үк беренчеләрдән булып төзелгән Өчкүл мәчетенә 35 ел тулу уңаеннан, быел шактый мөһим чаралар булып үтте инде. Ә һиҗри календарь бу­енча хәзер барган Рабигыль-әүвәл аеның беренче көнендә (4 сентябрь) Өчкүл мәхәлләсе шушы күркәм мәчетләренең юбилее хөрмәтенә Сергачның “Камелот” кафесында 85 авыл­дашы өчен зур мәҗлес корды.

Мәчетләре юбилее уңаен-нан, өчкүллеләргә кот­лау хатларын Россия һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре дә юл­лаган иде.

– Авылдашларга зур рәхмәт! Халык ярдәме белән торгызыл­ган мәчетебез юбилее уңаеннан, авылда зур эшләр башкарыл­ды, бәйрәм һәм спорт чарала­ры уздырылды. Газиз халкы­бызга тирән ихтирам йөзеннән менә бүген, Галәмнәр өчен рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган аенда Коръән укып, салаватлар әйтеп, Пәйгамбәребезне мөнәҗәтләрдә мактап, Аның тормыш юлыннан үзебезгә гыйбрәт алып, авыл­дашлар өчен сый-нигъмәтле аш табыны оештырырга кирәк дип таптык.

Мәчетебезнең тарихына килгәндә, аны кайгыртып йөрүчеләрне искә алмыйча ярамый. Шулардан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары Хәсән абый Җәфәров белән Хәмзә абый Абдулкадеров­ны әйтеп үтәр идем. Бары тик аларның тырышлыгы аркасын­да гына бу өлкәдә боз кузгалып китте. Тагын шуны да билгеләп үтәсе килә, Хәмзә абый әле 1983 елда авылда мулла вазифала­рын үти башлады. Ә илебездә дингә карата караш яхшы якка үзгәрә башлау белән 1989 елда бездә “двадцатка” оештырыла һәм Өчкүлдә мәчет төзүне сорап, шул орган исеменнән Кызыл Октябрь районының башкарма комитетына мөрәҗәгать юлла­на. Хөрмәтле картларыбызның үтенечен канәгатьләндергәне, армиядәш хезмәттәше, ул ва­кытта безнең колхоз рәисе Халит абый Сөләймановның мөхтәрәм авылдашлары теләген яклап чыккан үтенеченә колак салга­ны өчен ул чактагы райисполком рәисе Алексей Иванович Моро­зовка шулай ук зур рәхмәт.

Россиянең яңа тарихында төбәгебездәге беренче мәчетне төзүдә төп рольләрне баш­карган хөрмәтле авылдаш-якташларыбызның шушы рухи-иҗтимагый инициативалары җимешенең югары ноктасын 1989 елның 22 октябрендә Хәммәт абый Абдулкадеров куй­ды – авылны шатлыклы сихри моңга күмгән тәкбир яңгырашы астында нәкъ ул мәчетебез манарасына ярым айны бер­кетте, – дигән аңлатмаларын бирде безгә мәҗлес алдыннан Өчкүлнең бүгенге имамы Рушан хәзрәт Исмаилов һәм мәчет төзелешендә актив катнашу­чыларны, аның беренче имам­нарын бер дә хәтем-догадан, исәннәрен кадер-хөрмәттән кал­дырмавын әйтте, бүген мәчеткә даими ярдәм кылып торучы­лардан Хәмзә абый Хәйретди­нов гаиләсен, Абдылла абзый Хәйруллинны, аның улы Наил әфәндене, Нәҗметдин оныгы Наилны, Фатех улы Ринатны («бай пәкәй») аерым билгеләп үтте, Хәммәт, Әхмәт һәм Халит Сөләймановларның элек тә, әле дә мәчеткә булышып торуларын искәртте.

Хәммәт Мөхәммәт улы дигәндә, тагын шуны әйтергә кирәк: ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Ра­вил Гайнетдин белән очрашып, шушы мәҗлес уңаеннан ике хөрмәтле авылдашына мөфти бүләкләрен кайгырткан булып чыкты. Әмма ләкин Хәммәт абый үзе килә алмау сәбәпле, аларны ияләренә – Таһир абый Әббәсовка мөфтинең Рәхмәт хатын, ә Хәмзә абый Хәйретди­новка Россия мөселманнарының “Казанышлар өчен” медален эне­се Халит абый тапшырды, шул уңайдан авылдашларына шәех Равил Гайнетдиннең котлаула­рын да, җылы теләкләрен дә ирештерде, 2011 елда мөфтинең Өчкүлдә булып кайтканына да кыскача гына тукталып үтте.

Ә моңа кадәр Хәммәт абыйның инициативасы һәм аның тулы­сынча ярдәме белән 2014 елда Өчкүл мәчетенең 25 еллыгына Рәүф Ваһапов редакторлыгында «История первого храма/Берен­че гыйбадәтханә тарихы» исем­ле кечкенә генә китапчык та 1000 данә тираж белән дөнья күргән иде.

Өчкүл мәчетенең 35 еллык юбилее уңаеннан өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәи-се Гаяз хәзрәт Закировның дин кардәшләренә юллаган кот-лау-теләкләрен өчкүллеләргә Сергач, Спас һәм Кнәген округ-лары баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов җиткерде, ул ук мәҗлесне дә бик матур гына алып барды, Коръән укыганнан соң, Мәүлид аена туры килә торган бөтен дини йолаларны төгәл башкарып чыкты, вәгазе дә, мөнәҗәте дә бик урынлы һәм актуаль иде, аңа ияреп, салават­ларны аягүрә әйттек.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*