tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел
Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел

Быел Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел тулды, шул уңайдан байтак кына чаралар уздырылды һәм уздырылыр.

Автономия 1989 елда оешкан иң беренче милли оешма – “Туган як” милли-мәдәни үзәк, шулай ук Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләренең җирле автономияләре базасында аларның активистлары, рухи лидерлары Үмәр хәзрәт Идрисов, Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Гаяз хәзрәт Закиров тырышлыгы белән булдырыла.

2004 елдан башлап, ун ел дәвамында оешма өлкә Диния нәзарәте белән берләштерелеп эшли һәм рәис булып Гаяз хәзрәт Закиров тора.

2014 елда башкарма директор вазифасы кертелә һәм ул бердәнбер җитәкчелек итү органы булып тора, рәис вазифасы сайланган җитәкче буларак кала.

2014-2019 елларда автономия рәисе булып эшмәкәр, меценат Надир Хафизов эшли, башкарма директор вазифаларын бозлаулы Рамил Салихҗанов башкара.

2019-2021 елларда Рамил Әхмәтович автономияне җитәкли, Зилә Ахмадуллина башкарма директор булып тора.

2021 елның декабрендә узган отчет-сайлау конференциясендә делегатлар рәис итеп Мирзәхләм Абдулганиевны (Пильна) сайлый, ә башкарма директор вазифасын башкару өлкә үзәгендә яшәүче яшь, өметле активист Тимур Шәрәфетдиновка йөкләнә.

Узган елның декабрь аенда чираттагы конференциядә җитәкчелеккә үзгәрешләр кертелми, тик бу юлы инде алар биш елга сайлана.

Өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе үзләренең тарихы, теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән горурланучы татарларны берләштерүче, милли бәяләребезне саклап үстерү өстендә нәтиҗәле эшчәнлек алып баручы дәрәҗәле оешма. Аның канат астында өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, крайны өйрәнүчеләр клубы уңышлы эшләп килә.

Тулаем алганда, ел әйләнәсендә 100дән артык чара уздырыла, төрле проектларда олысы-кечесе зур теләк белән катнаша.

Автономиянең юбилее уңаеннан “Туган як” редакциясе аның җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев белән әңгәмә корды һәм аны сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Мирзәхләм Гаярович, автономиянең билгеле казанышлары булса да, уртак көч белән хәл итәргә кирәк булган проблемаларың барлыгын да, әлбәттә, барыбыз да аңлый. Сезнең карашка, аларның кайсысы иң мөһим?

Проблема туган икән, аны мөһимгә яки мөһим түгелгә аермыйча хәл итәргә кирәк. Мин оешманың кризислы чорында җитәкче буларак сайландым, ә моңа чаклы хәтта совет составында да булмадым. Проблемалар юк түгел иде, алар һәрчак була тора, әмма бердәм булып эшләгәнгә аларны җиңә киләбез. Бердәм дигәндә, мин автономия командасын күздә тотам. Безнең регионда дистәгә якын милли оешма бар, тик, кызганычка, бердәмлек юк. Үзебезгә килгәндә, без барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә торырга тырышабыз, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзербез. Автономия бит дәүләт структурасы дәрәҗәсенә кертелгән бердәнбер оешма һәм министрлык, өлкә хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) – барысы да безнең белән һәм безнең аша, закон буенча эшли.

Сез автономия белән җитәкчелек иткән аралыкта иң зур казаныш нинди булды?

Яхшы, көчле, бердәм команда булдыру дип уйлыйм. Элек советта өч дистә кеше иде, мин моны артык күп дип уйлыйм һәм без аны икеләтә кыскарттык. Хәзер анда җитәкчелек белән бергә 14 кеше, әмма барысы да җиң сызганып эшләүче. Тагын бер казаныш – автономия карамагына татар үзәге булдыру өчен шәһәр тарафыннан бина бирелү.

Хәзер инде чираттагы сорау үзеннән-үзе сорала – ул бинада нинди эшләр башкарыла һәм татар үзәге буларак кайчанга ишекләрен ачар?

Үзәк өчен бина миңа хәтле эшләгән җитәкчеләр дә сораган, әмма ни сәбәпледер бирелмәгән. Мин кабат бу үтенеч белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иттем һәм тырышканыбыз юкка булмады – Канавин районындагы өч катлы тарихи бина безнең карамакка бирелде.

Бүгенгә проект, смета төзелеп бетте, барлык коммуникацияләрне кертүне рәсмиләштердек. Әлбәттә, БТК йөзендә Татарстан Республикасы хөкүмәте дә, өлкә хөкүмәте дә ярдәм ышандырды, әмма сметасыз аларга мөрәҗәгать итеп булмый. Инде смета булгач, якын арада ике як вәкилләрен дә очраштырып, финанс ярдәм күләме хәл ителер дип уйлыйм.

Ә эш эшләнә – актив милләттәшләр, меценатлар ярдәме белән бина тулаем чүп-чардан арытылды, элек биредә прокуратура булган һәм кабинетлар күп иде, алар сүтелде, безгә бит иркен, зур бүлмәләр уңайрак. Бу эшләр белән минем урынбасарым, билгеле җәмәгать эшлеклесе, бик күп регалияләре булган Валерий Камальдинов җитәкчелек итә. Ул үзе дә зур ярдәм күрсәтә, хәлле милләттәшләрне дә җәлеп итә. Хәзер беренче чиратта бинаның түбәсен тулаем яңарту кирәк, аннары инде җылылык җибәреп була, ә җылылык булгач эчке эшләрне кышын да эшләргә мөмкин. Бу барлык эшләр әлегә битараф булмаган кешеләрнең финанс ярдәме белән башкарыла.

Сүз уңаеннан, хәзер дә автономия офисы Валерий Павловичның шәһәр үзәгендәге бинасында урнашкан, бер тиен дә аренда түләмибез, рәхмәт үзенә.

Ә инде якын киләчәктә 558 кв.м. тәшкил иткән өч катлы Татар үзәге ишекләрен ачар дип ышанам.

– Мирзәхләм Гаярович, автономия эшчәнлегенең нинди төп юнәлешләрен билгеләр идегез?

– Әлбәттә, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерү. Ел әйләнәсендә шушы юнәлешләрдә йөзләгән чара уздырыла – очрашулар, конкурс-фестивальләр, хәйрия эшчәнлеге, шәһәр, өлкә күләмендәге чараларда катнашу, төрле проектлар, дини, юбилейлы чаралар – алар бихисап, әйтеп бетергесез. Бу өлкәдә “Ак калфак” оешмасы бик нәтиҗәле эшли, хатын-кызларыбыз булдыра, бу хакта оешма җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина үзенең интервьюсында сөйләр. Менә якын арада гына ике зур чара уздыру планлаштырылган – регионара спартакиада һәм билгеле якташыбыз, бөек җырчы Хайдәр Бигичевның 75 еллыгына багышланган “Милли көй” фестивале.

– СВОга гуманитар ярдәм оештыру көн кадагындагы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла?

– Әлбәттә, без бу мәсьәләне күз уңында тотабыз һәм даими рәвештә ярдәм оештыра киләбез. Мәсәлән, күптән түгел генә Халыклар бердәмлеге йорты аша ярдәм юлладык, округлардан, авыллардан оештырылган ярдәмгә дә кушылабыз. Мулинодагы госпитальдә дәваланучыларга күрсәтелгән ярдәмне инде әйткән дә юк, моның белән күбрәк Зилә ханым шөгыльләнә.

Автономия исәбенә ремонтланган УАЗ машинасын шәхсән үзем егетләребезгә илтеп тапшырган идем, ә янымда барган танышым бу вакыйгадан соң доброволец буларак илебез бәйсезлеген якларга китте. Димәк, безнең кылганнар бүтәннәргә үрнәк булып та тора.

Мирзәхләм Гаярович, 2023 елда Түбән Новгородта беренче Идел буе сабан туе узды. Сезнеңчә, аның тагы булуы мөмкинме, юкмы?

Төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки ул Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең үзара уртак килешү нигезендә оештырылды, ә бу инициатива белән безнең губернатор Глеб Никитин чыккан иде. Әмма ләкин шуны ассызыклап үтәсе килә, көне буе коеп яуган яңгырга карамастан, сабан туе зур оешканлык белән һәм масштаблы булып узды, 41 регион катнашты, губернатор аңа югары бәя биреп, бик канәгать калды.

Сабантуйлар темасын дәвам итсәк, быел Түбән Новгород шәһәр сабан туе яңа урында һәм яңа форматта узды. Ул РНКАТНОның 20 еллыгы уңаеннан шулай дәрәҗәле итеп оештырылган иде яисә аны өлкә дәрәҗәсенә күтәрү юлында беренче адыммы бу?

Шәһәр яки өлкә сабан туе арасында аерма юк дип беләм, ул һәрчак өлкә дәрәҗәсендә уздырыла. Урынына килгәндә, Автозавод паркы бар яктан бик уңай, урын зур, район администрациясе, шәхсән башлык белән дә без дустанә мөнәсәбәттә, хәтта ике ел рәттән инде үзеннән кучкар да бирде. Шулай да 1 Май исемендәге паркта ремонт эшләре тәмамлангач, бәлки кире анда кайтырбыз, чөнки ул гомердән-гомер татарларның җыелу, очрашу урыны булып тора.

Киләчәктә өлкәдә Бөтенроссия авыл сабан туен уздыру теләге дә бар, әмма бу җиңел эш түгел. Беренчедән, чират, 2030 елга кадәр инде билгеләнгән. Икенчедән, оештыру, кунакларны урнаштыру кебек җитди сораулар туа. Шулай да тырышырбыз, аны уздыру өчен регионыбыздагы ике авылда уңай шартлар бар, әмма Кочко-Пожар болыны кулайрак булыр дип беләм.

Күргәнебезчә, автономия оештырган чараларда катнашучы яшьләр саны арта бара, аларны иҗтимагый эшкә җәлеп итү өчен нәрсә эшләнә һәм шәхси вакытлары белән санашмаган шушы яшьләрнең иң активларын билгеләп үтсәгез иде.

Әйе, яшьләр арта һәм бу бик күңелле күренеш. Автономия тормышы социаль челтәрләрдә киң яктыртыла һәм яшьләрдә кызыксыну тудыра дип беләм. Бу эшне башкарма директор, яшь, энергиясе ташып торган Тимур Шәрәфетдинов җанландырды. Информацион портал булдыруны да планлаштырабыз, моның өчен кадрларыбыз бар. Аннары бит берсе килгәч, ул дусларын, туганнарын китерә. Этикет курсалары уңышлы эшли, анда йөргән балалар татар теле курсаларында да шөгыльләнә һәм, әлбәттә, автономия эшчәнлегендә дә киләчәктә катнашырлар. Кызыксынуны, милли тәрбияне шулай бала чактан тәрбияләгәндә генә уңыш бирә, безгә алмаш үсә. Ә активларны билгеләргә дигәннән, алар барысы да бик актив, чын күңелдән катнашалар һәм ярдәм итәләр, аерым кемне дә әйтеп булмый.

Мирзәхләм Гаярович, автономиянең киләчәген нинди итеп күрәсез?

Әлбәттә, актив эшләүче, авторитетлы, дәрәҗәле оешма итеп, бүгенге команда белән без моңа ирешербез дип беләм. Тарихи яктан да үсеш бара – нижгар татарлары генеалогиясе моңа дәлил, аны яшьләр булдырды, ә яшьләр булган җирдә тормыш кайный.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә.

Рәхмәт.

                                                                                                             Наилә ЖИҺАНШИНА.

                                                                        Фотолар редакция архивыннан кулланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*