tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда совет заманында сөннәтче бабайларның хезмәтенә зур бәя бирүгә багышланган “түгәрәк өстәл” узды
Казанда совет заманында сөннәтче бабайларның хезмәтенә зур бәя бирүгә багышланган “түгәрәк өстәл” узды

Казанда совет заманында сөннәтче бабайларның хезмәтенә зур бәя бирүгә багышланган “түгәрәк өстәл” узды

Рабигыль-әүвәл аеның 22нче көнендә (25нче сентябрьдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе бинасында “Сөннәтче, бабачы – гореф-гадәтләрне, динебездә чисталыкны саклаучы” фәнни-гамәли конференция узды. Чара түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылды һәм дин әһелләрен, тарихчыларны, табиблар, шәкертләрне җыйды. Җыелыш мәдрәсә тарафыннан Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде.

Конференциянең пленар өлешендә күренекле дин белгечләре һәм җитәкчеләр чыгыш ясады, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башкалар бар иде.

Утырышта катнашучыларга һәм кунакларга иң беренче булып сәламләү сүзләрен Мөфти Камил хәзрәт ирештерде. Ул очрашу темасының мөһим булуын билгеләп, сөннәтче һөнәренең бүген югалуын, сөннәтне бүген табиблар башкаруын билгеләп узды. Шул ук вакытта сөннәтче дигәндә киңрәк мәгънәне күз алдында тотарга кирәклеген әйтте: “Бүген мин сөннәтче дип динебезне, Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен саклаучы аксакалларны атар идем. Сөннәтче сүзенә шундый мәгънәви төсмер өстәр идем”. Моннан тыш, Камил хәзрәт фәнни җыенда катнашучыларга татар әдибе Гаяз Исхакыйның танылган “Сөннәтче бабай” әсәрен искә төшереп, биредә автор укучыларга җиткерергә теләгән төп фикергә тукталды: бабайның пәкесе татар-мөселман йоласын символлаштыра. Ул гади инструмент кына түгел, дин сакчысы, шуңа ул өй түрендә, чиста килеш сакланып тора. “Йоланы бабай һәм аның пәкесе дәвам иттерә. Бабай үлде, пәке пычранды – йола да бетте. Ә йола беткәч, милләт тә бетә”, – дип җиткерде хәзрәт. Камил хәзрәт аңлатып узганча, асылыбызга, төп рухи нигезләребезгә кайту һәм саклану өчен бүгенге көндә милләтебезгә сөннәтче бабайлар кирәк; Рәсүлебезнең ﷺ нәсыйхәтләрен тулы рәвештә яшь кеше аңлап җиткермәскә мөмкин. Ә аксакал, динебезне һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен яратучы бабай зирәклеге белән аерылып тора.

Традицияләр дәвамчанлыгы, дин һәм милләт яшәешендә күркәм гореф-гадәтләрнең аерылгысыз булуы хакында үз чыгышларында күренекле шәхесләр – Марат Әхмәтов, Камил Ногаев, Ркаил Зәйдулла һ.б. сөйләп узды. Алар нәкъ менә совет чорында үскән кешеләр буларак, әлеге йоланың ни рәвешле үтәлүен, нинди авырлыклар вакытында да милләтнең битараф булмавын, саклавын билгеләп, кайбер хатирә, истәлекләре белән бүлештеләр. Данис Шакиров үз чыгышында Кытайда яшәүче татарларда бүгенге көндә дә баланы сөннәткә утырту гамәле үтәлгәч зурлап мәҗлес үткәрү гадәте сакланып калуын искә төшереп узды.

Түгәрәк өстәл утырышында фикер алышуда балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән бабаларыбызны искә алу, исемнәрен халык хәтерендә саклау белән бәйле сораулар да күтәрелде. Очрашуда катнашучылар билгеләп узганча, совет чорында нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте сәбәпле үсеп килүче буында үзеңне татар-мөселман итеп тою үзаңы формалашкан, бу исә киләчәктә мөселман һәм татар халкы үзенчәлекләрен сизеп алу, аңлау һәм саклауны формалаштыруга ярдәм иткән.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Бикбаев Ислам динендә сөннәткә утыртуның мөһимлегенә тукталды (гарәп телендә әлеге гадәт “хитан” дип йөртелә). Ул ассызыклаганча, бу сөннәт гамәлгә без битарафлык күрсәтмәскә, динебез кушканча башкарырга тиешбез, чөнки ул безне чисталыкка чакыра.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәшит Байбиков сөннәткә утырту гамәленең тарихына, хәзерге медицина шартларында ни рәвешле башкарылуына, шул исәптән лазер методына тукталып узды.

Ә менә тарихчы Альфрид Бустанов татар халкында сөннәткә утыртуның никадәр киң таралуын исбатлаган тарихи чыганакларны күрсәтеп чыгыш ясады.

“Түгәрәк өстәл” янына күренекле сөннәтче бабайларның нәсел дәвамчылары да чакырылган иде: шуларның берсе – Кайбыч мөхтәсибәте Олы Урсак авылы мәчетендә имамлык итүче Илфар хәзрәт Сафиуллин бабасының эш тәҗрибәсе хакында сөйләп, аның файдаланган әсбапларын күрсәтте, кайбер истәлекләре белән бүлеште.

Бүгенге утырышта катнашучылар рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызуга, гаиләне һәм нәселне саклау, үсеп килүче буында тарихи үзаңны ныгытуга зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне өйрәнү буенча киләчәктә дә эшне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*