tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» хатын-кызлары булдыра!
«Ак калфак» хатын-кызлары булдыра!

«Ак калфак» хатын-кызлары булдыра!

Өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына багыш­ланган интервьюларны дәвам итеп, аның каршында эшләп килүче өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина белән әңгәмә кордык.

Зилә ханым чыгышы белән Татарстан Республикасы Азнакай районыннан, Түбән Новгородка килеп төпләнүенә өч дистә елга якын инде һәм шуннан бирле җәмгыять эшендә кайный. Автономия оешкач, беренче көннән башлап аның эшчәнлегенә дә башы белән чума, берничә ел башкарма директоры да булып торды, ә “Ак калфак” белән шушы оешма булдырылганнан бирле җитәкчелек итә.

Зилә ханым, “Ак калфак” оешмасы автономиянең иң уңышлы проекты дип санала, аның эшчәнлеге киң җәелгән, булдырылу вакытын төгәлрәк әйтә аласызмы?

– Автономия оешкан вакыттан дип санарга була, чөнки ул чак­та мин оештырган “Шатлык” клу­бы актив эшчәнлеген башлап җибәргән иде инде. Без төрле очрашулар, экскурсияләр, бүтән чаралар оештыра идек, танышу клубы уңышлы гына эшләде. Иң беренче кичә якташыбыз, бөек җырчы Хайдәр ага Бигичевка ба­гышланган иде. Ә аннары инде Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче регио­наль “Ак калфак” оешмасы ре­гионнарда, хәтта чит илләрдә дә эшчәнлеген җәелдерә башлагач, без дә шул исем астында эшли башладык.

– “Ак калфак”ның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

– Бу сорауга җавапны бер сүз белән генә биреп тә бул­мый. Тулаем алганда, ул укы­тучылар, тәрбиячеләр, китап- ханәчеләр, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең, кыскасы, те- лебезгә, мәдәниятебезгә, гореф- гадәтләребезгә битараф булма­ган төрле өлкәдә хезмәт итүче ханымнарның көндәлек эшеннән тора. “Ак калфак” исеме астын­да эшли башлагач, татарлар компакт яшәгән районнарда, та­тар авылларында эш җанлана төште, күбрәк кеше җәлеп ител­де, хәзер инде һәр татар авы­лында диярлек бүлекчәләребез бар, алар белән оешманың районара кураторы, өлкә “Туган як” газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина һәрчак турыдан-ту­ры элемтәдә. Оешмада күбесе бик актив, ут чәчеп торган ха­нымнар, төрле чаралар оешты­ру, хәйрия ярдәме кылу, округ, регионара чараларда катнашу дисеңме – һәрчак беренче саф­талар. Алар вакытлары белән дә, төп эш урыннарында вазифала­ры күп булу белән дә санашып тормый. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм кы­лырга атлыгып торалар, рәхмәт барчасына. Ә бит бу иҗтимагый эш өчен аларга беркем берни түләми, әле рәхмәт әйтүчеләр булса бик әйбәт. Дөрес, без үз ягыбыздан төрле чараларда иң активларны бүләклибез, Татар­стан Республикасында оешты­рылган съездларга, форумнарга, күчмә утырышларга да иң-иңнәрен юллыйбыз, бу шулай ук үзенә карата бүләк.

– Нәкъ оешма тарафыннан нинди чаралар оештырыла?

– Аллаһыга шөкер, алар бик күп. Иң мөһиме – елга бер тап­кыр уздырылып килүче өлкә та­тар хатын-кызлары җыены. Ул, кагыйдә буларак, Кочко-Пожар мәдәният йортында апрель аен­да уздырыла, анда йөзгә якын иң актив ханымнар катнаша. Шу­лай ук Татарстаннан да билгеле шәхесләр, артистларны чакыра­быз. Бу көннең беренче ярты­сында аккалфаклылар киңәш- табыш корса, икенче яртысында “Нижгарбикә” конкурсы гөрләп уза. Анда дистәгә якын урта яшьтәге ханымнар бар яктан да уңган-булганлыкларын күрсәтә. Быел бу чаралар җиденче тап­кыр инде узды. «Нижгарбикә» конкурсы тиз арада популярлык яулады, берсе узып өлгерүгә киләсе елда булачагына инде заявкалар килә башлый. Соңгы елларны без аны Кочко-Пожар мәдәният йортында художе­ство җитәкчесе булып эшләгән, шушы конкурсның исемен уйлап тапкан, кызганычка, бик иртә ва­фат булган Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлап узды­рабыз.

15-18 яшьлек кызлар арасын­да уздырылучы “Нижгарсылу” конкурсы, 5-7 яшьлек балалар арасында оештырылучы “Татар малае. Татар кызы” конкурсы да популярлык яулый килә. Олы­рак яшьтәге ханымнар дәгъва белдерә башлагач, үткән елда Нижгар татарлары конгрессы рәисе, Кызыл Октябрь округын­да “Ак калфак”ны җитәкләүче Гөлнара Абдуллина оештырган “Әбекәем, матуркаем” конкурсы да гөрләп узды һәм шулай ук бу проект та дәвамлы булыр дип уйлыйм.

Өлкә татар автономиясе оеш­тырган чараларда, бәйге-фес- тивальләрдә дә актив катна­ша аккалфаклы ханымнар, иң мөһиме – барлык чараларга да балалар, яшьләр җәлеп ителә.

Шулай ук экскурсияләр дә оеш­тырабыз – Казанга, Изге Бол­гарга, өлкә татар авылларына, Түбән Новгородның истәлекле, тарихи урыннары буйлап оеш­тырылалар. Кагыйдә буларак, бик күп кеше теләк белдерә ба­рырга, Болгарга хәтта икешәр автобус җыела. Димәк, халык тарихыбыз белән кызыксына дигән сүз.

– Ә эшчәнлегегезгә ниндидер нәтиҗә ясаламы?

– Әлбәттә, ясала – ел башында, январь аенда активларны, кон­курслар җиңүчеләрен, юбиляр­ларны бүләкләү максатыннан чыгып, берничә дистә хатын-кыз белән йомгаклау утырышы уз­дырыла, бик күңелле аралашу була. Шунда ук яңа планнар да корыла. Шулай ук күчмә уты­рышлар да оештырыла, аларны Кочко-Пожар, Сафаҗай бала­лар бакчалары, Уразавыл, өлкә “Туган як” редакциясе кабул иткән бар. Редакция белән без бик тә нык хезмәттәшлек итәбез, ул гамәлгә куйган “Ел хатын- кызы” исеме дә, кагыйдә була­рак, актив аккалфаклы ханыма бирелә.

– Зилә Ардинатовна, мак­сус хәрби операциядәге ир- егетләребезгә ярдәм оешты­рыламы?

– Әлбәттә, бу мәсьәлә һәрвакыт безнең көн кадагында. Өлкә үзәгендә, Дзержинск шәһәрендә яшәүче аккалфаклыларыбыз бу эшнең уртасында кайный. Авыл­ларда да СВОга озату өчен гу­манитар ярдәм җыю, ятьмәләр үрү дисеңме – безнең кызлар беренче сафта. Мулинодагы госпитальдә дәваланучыларга азык-төлек, милли камыр ашла­ры, төрле кирәкле әйберләр туп- лап илтүне инде әйткән дә юк, рәхмәт кызларга. Госпитальдән даими төрле заявкалар килеп тора. Я дару, я берәр инстру­мент, я диван, мәсәлән. Андый чакта халык дәррәү кушыла да, тиз арада хәл итеп ташлыйбыз һәм кызларыбыз беркайчан да бу изге эшләрдән читтә калмый, Аллаһыга шөкер.

– Иң актив эшләүче ханымнар­ны билгеләп үтсәгез иде.

– Бу бик катлаулы эш, чөнки иҗтимагый эштә мәҗбүриләп кемне дә эшләтеп булмый, ак­тивлар, битараф булмаганнар гына хезмәт куя, ә алар безнең бик күп, кемнедер аерып әйтүе авыр. Сафаҗай, Кочко-Пожар балалар бакчалары, Яндавишча, Татар Моклокасы, Кочко-Пожар мәдәният йортлары, Түбән Нов­город, Дзержинск бүлекчәләре – артык дәвам итеп тә тормыйм, һәр авылда андый кызларыбыз дистәләгән һәм олы рәхмәттән гайре сүз юк үзләренә.

– Бүтән иҗтимагый оешма­лар белән хезмәттәшлек итә- сезме?

– Әйе, әлбәттә. Нижгар татар­лары конгрессы, Пильна та- тарларының “Нур” оешмасы, өлкә үзәге, Дзержинск шәһәренең җирле автономияләре – барысы белән дә тыгыз элемтәдә торып, хезмәттәшлек итәбез. Безнең көч бит бергәлектә, бергәлек эш кенә берәгәйле була.

– Киләчәккә нинди планнары­гыз бар?

– Барлык юнәлешләрдә дә эшчәнлекне дәвам итү, чөнки безнең бөтен уздырылып килүче чаралар, бәйге-фес- тивальләр – барысы да теле­безне, мәдәниятебезне, го- реф-гадәтләребезне саклап үстерүгә юнәлтелгән, бу – эш- чәнлегебезнең төп максаты. Шулай ук СВОга гуманитар ярдәм күрсәтү беренче чират­та кала. “Нижгарбикә”дә җиңү яулаган җиде ханым катнашын­да ул конкурсны уздырасы иде, тырышып карарбыз. Әлбәттә, күзгә күренми торган көндәлек эшләр.

– Татарстан, бүтән регионнар белән элемтәләр бармы?

– Бар, ничек инде булмасын. Форумнарда, күчмә утырыш­ларда катнашучы кызлар ул элемтәләрне арттыра, ныгы­та тора, социаль челтәрләр бу өлкәдә зур ярдәм, гел аралашып, тәҗрибә уртаклашып торабыз.

Менә шулай, эшләгән эшлә- ребез күп, эшлиселәре аннан да күп. Хатын-кыз бит көчле рух­лы, нык холыклы, нигә тотынса, шуны булдыра, аның кулыннан килмәгән эш юк. Иң мөһиме – бердәм булыйк, илебездә ты­нычлык урнашсын иде.

– Зилә ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә.

– Рәхмәт.

Наилә Әминова сөйләште.

Фотолар редакция архивыннан кулланылды.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*