Бүгенге язмам герое – 49 ел мәдәният өлкәсендә тугры хезмәт итүче, иҗади һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән өлкәгә танылган, һәр вазифасын зур җаваплылык белән башкарган, шул ук вакытта киң күңеллелеге, олысы-кечесенә карата ихлас җанлы булуы белән аерылып торган шәхес – Төмән өлкәсенең мактаулы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәре, оста баянчы, аккомпаниатор, композитор Тимергали Мирасов. Өлкәдә татар мәдәниятен торгызу, саклау һәм үстерүгә бөтен көчен куйган, сабыр холыклы, йомшак күңелле, йөзеннән беркайчан да елмаю китмәгән якташыбызны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Лаеклы ялда булуга карамастан, ул әле дә сафта һәм якташлары иҗатын халыкка таныту юнәлешендә тормыш иптәше, моңлы җырчы-композиторыбыз, «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәге педагогы Җәмилә Мирасова белән тырыш хезмәт алып баралар. Тимергали Сәлим улының Резидә Вәлиева сүзләренә язылган «Умырзая» җырын данлыклы «Дуслык» (җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров), «Чишмә» (Җәмилә Мирасова) җыр ансамбльләре бик яратып башкаралар. Ә соңгы вакытта якташы, сәләтле шагыйрь Фәрит Ермышевның «Ләчегем – назлы гөл», «Балачак урамы», «Әни йорты» шигырьләренә язган җырларны Җәмилә Әбделхәй кызы тамашачыларга тәкъдим итеп, хәзер укучыларына да өйрәтә.
Өлкәбездә татар мәдәниятен үстерү буенча хезмәт юлын Тимергали Сәлим улы 1998 нче елда Төмән шәһәренең «Нефтяник» мәдәният йортында урнашкан төрки халыклары мәдәниятләре бүлегенең өлкә координацион-методик үзәге директоры буларак башлап җибәрә. Аннары 2003 елда ул «Төзүче» милләтләр мәдәнияте йортында татар бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 2000 нче елда аңа өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры вазифасын ышанып тапшыралар. Шул елларда Тимергали Сәлим улы Төмән шәһәренең Салаир трактында урнашкан «Ахирәт» муниципаль үзидарә махсуслаштырылган оешмасын да җитәкли. Җиң сызганып эшләгән елларда Тимергали Сәлим улы өлкә автономиясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Җәмилә Мирасова, «Фольклор» өлкә бәйгесе авторы Вәлимә Ташкалова белән «Таң йолдызы» балалар иҗаты, «Халык сәнгате» өлкә бәйгеләрен уздырып, күпме талант ияләрен халыкка таныттылар, күпләргә мәдәният һәм сәнгать юнәлеше буенча белем алырга ярдәм иттеләр. Нәрсәсен яшерергә, ул чакта дәрәҗәле урыннар яулар өчен сәләт ияләренә ел дәверендә әзерләнергә, тырышырга кирәк булды, сайлап алу турлары чын ярыш мәйданына, ә гала-концерт зур бәйрәмгә әйләнә иде…
Тимергали Сәлим улы үзенең тормыш юлы белән таныштырып:
-Мин Тубыл районындагы сазлыклар арасына кереп урнашкан, бай табигатьле Ләчек авылында тудым. Әти белән әниемнең яшүсмер чаклары сугыш елларына туры килеп, бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә татыган кешеләр иде. Әтием – Сәлим Алим улы гомер буе балыкчы булып эшләде, әнием – тыл ветераны Сәмиха Ихсан кызы балалар тәрбияләде, дәүләтебез салган йөкләмәне дә вакытлы башкарды. Мин 8 балалы зур гаиләдә беренче бала булып туганмын. Безне әбием Камилә Сөләйман кызы тәрбияләде. Әбиемнең беренче оныгы булгангамы, ул мине аеруча яратты. Авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 8 нче сыйныфка хәтле күршедәге Күкрәнде авылы мәктәбендә, интернатта яшәп, укыдым. Өйгә бик сагынганыма, әбием минем белән 15 чакрым җирне җәяүләп бергә йөрде.
Зурайгач та, клубка үзе киендереп чыгарып җибәрә, кайтканымны чәй кайнатып көтеп ала иде. Яшьләр хәтта үчеклиләр дә иде. 9-10 нчы сыйныфларны Байкалово урта мәктәбендә укыдым. Армия сафыннан кайткач, Тубыл педагогия институтының физика һәм математика факультетына укырга кердем, шул ук вакытта кичке музыка мәктәбендә белем алдым.
Чөнки балачактан гармунда уйнарга өйрәнәсем килде. Авыл гармунчыларыбыз Харис, Рафаил, Кәрим абыйларым Сәетовлар, Раил абый Риханов уйнаганда, яннарына басып, бармак хәрәкәтләрен күзәтә идем. 7 нче сыйныфта укыганда әтием Тубыл шәһәреннән гармун алып кайтты. Аллаһы Тәгаләдән килгән берникадәр сәләтем булгандыр, шул көннән башлап үземнән-үзем уйный башладым. Өйрәтүчем, әлбәттә, моңлы тавышлы, оста аранжировкалаучы, ялгыш басылып киткән нотаны әле генә ишетеп алган әбием булды… Кулыма диплом алгач, шәһәрнең 11 нче һөнәри училищесына укытырга билгеләндем, ләкин озакламый “Тоболжилстрой” оешмасында куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшли башладым. Музыка сәләтемне, белемем дә барын белгәч, партия комитеты мине Заводоуковск районындагы Колесниково авылы мәдәният йортына директор итеп билгеләде, ә соңыннан Упорово районы мәдәният йортына җитәкче итеп күчерелдем. Аннары чакыру буенча, Төмәнгә эшләргә кайттым, – дип сөйләде.
Тимергали Сәлим улына гомерендә күптөрле гармун, баян, аккордеоннарда уйнарга туры килә, ләкин күңеле бүген дә әтисе бүләк иткән беренче дустын сагына. «Эх, шул гармунны куенга кысып, дуслар белән тагын бер кабат Ләчек урамнарын айкап чыгасы иде», – дип куя ул кайчакта, авылына сагынып. Сагынмаслык түгел шул аның туган ягы, бигрәк тә аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен. Авыл әйләнәсендәге күлләрне, урманнарны кызыгучы ятларга бирмичә, саклап кала алуда, үзгәртеп кору чорында Ләчек авылында энесе Алим Сәлим улы белән «Искер» колхозын оештырып, авылдашларын эш белән тәэмин итүдә, 1995 нче елда авылга электр уты кертелүдә аның ярдәме, сүзе, абруе мөһим роль уйнады. Авылдашлары бик рәхмәтле аңа.
Тимергали Сәлим улы Җәмилә Әбделхәй кызы белән Төмән шәһәренең Кырынкүл авылында яшиләр. Алар бергә ауга, балык тотарга, гөмбә җыярга йөрергә яраталар. Бакчада бергәләп эшләп, җиләк-җимешләрдән төрле ризыклар ясыйлар. Ял вакытта гаилә башлыгы үзенең баянын сузып җибәрсә, тормыш иптәше матур итеп җыр суза. Җыр-моңга гашыйк гаиләдә балалары да сәләтле, максатчан, уңышлы булып үсеп-җитеп, әби белән бабайга 6 онык бүләк иткәннәр. Хәзер оныклары да музыка коралларында уйнарга, җырларга-биергә өйрәнәләр.
Бу көннәрдә Тимергали Сәлим улы үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Без аңа корычтан нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер һәм туганнары теләгән бар теләкләрнең дөньяга ашуын телибез.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән