9-11 октябрь көннәрендә мәркәзебез Казанда Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр агентлыгы оештыруында VII Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Бу мөһим чарада Россиянең 18 төбәгеннән 48 мөхәррир һәм журналист, радио һәм телевидение вәкилләре, шул исәптә без дә катнаштык.
Түгәрәк өстәл
Форумны БТКның мәгълүмат хезмәте һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ачып җибәрде һәм тәбрикләү өчен сүзне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка тапшырды. Ул делегатларны Татарстан Рес- публикасы Премьер-министры урынбасары, БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. “Әлеге җыенның төп максаты – конгресс канаты астында эшләп килүче масса-күләм мәгълүмат чараларын туплау. Сез – шуларның вәкилләре, әгъзалары, һәрдаим андагы татар тормышын яктыртучылар. Без сезнең турында “таяныч һәм терәк” дип әйтәбез”. Сезнең белән эшне алып бара торган, Татарстан белән бәйле булган аерым рәсми оешмалар да биредә”, – дип мөрәҗәгать итте форум кунакларына Данис Фәнисович.
Форумның эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та катнашты һәм үз чыгышында әлеге очрашуның кирәкле булуын билгеләп үтте. «8 октябрьдә “ТНВ” телерадиокомпаниясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миң- неханов белән очрашу булды, ул виртуаль студия ачылышында катнашты. Аннан тыш та сөйләшү булды. “Дөньялар тиз, сез акрын үзгәрәсез, сез дә үзгәрергә тиеш”, – диде ул. Татар журналистикасының киләчәге турында да сүз булды. Рөстәм Нургалиевич яңа таләп буенча эшли торган медиаүзәкнең концепциясен булдырырга йөкләде”, – дигән хәбәрне җиткерде Илшат Юнусович төбәк журналистларына.
Түгәрәк өстәл форматында үткән чара барышында регионнардан килгән делегатлар үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, борчыган проблемалары, почта хезмәтенең үз вазифаларын төгәл үтәмәү, татар телендә укый-яза белүче өлкән буынның бакыйлыкка күчә баруы сәбәпле тираж туплауның кыенлашуы турында сөйләделәр, аны хәл итү юллары, альтернатив язылу хакында фикер алыштылар.
Россия төбәкләрендә татар масса-күләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов чит төбәкләрдә чыгып килүче газета-журналларга анализ ясады. Рәсми котлаулар, Татарстан Рәисе булган регионнардагы чараларны, Татарстан белән бәйле башкаларын яктырту, татар конгрессы атна саен юллаган хәбәрләрне бастырып барудан чыгып билгеләнгән соңгы өч квартал нәтиҗәләре буенча “Туган як”ыбызның эшчәнлеген, гомумән, конгресс белән актив хезмәттәшлеген иң югары 15 балл белән бәяләү – безнең өчен зур горурлык булды.
Каләм ияләре җыенының беренче көне татар телен, мәдәниятен саклауга һәм матбугатны үстерүгә зур өлеш керткән кайбер татар журналистларын бүләкләү белән тәмамланды. Аның кысаларында безнең хезмәттәшебез Наилә Жиһаншина да Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Казан арты – Әтнә төбәге
Программада каралганча, фо- румның икенче көнендә Татарстан Республикасының Әтнә районына юл тоттык. Әлеге эшлекле сәфәр БТК тарафыннан игълан ителгән “Шәхесләр елы” кысаларында оештырылды.
Кунакларны район чигендә милли киемнәрдән гармун моңнары һәм чәкчәк белән җылы каршы алгач, Әтнә төбәге белән танышу бөек мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылы Ябынчыдан башланды. Бүгенге көндә биредә ул яшәгән нигезне чама белән билгеләп, фундамент салганнар, аны тимер киртә белән уратканнар, күренекле шәхес- нең исемен мәңгеләштереп таш куйганнар. Бу нигездән ерак түгел “Муллалар коесы” торгызылган. Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа авылы урта мәктәбендә эшләп килгән галимнең музеенда булдык. Монда үзенчәлекле экспозицияләр саклана, хәз- рәтнең туган ягындагы тормышын, Бохарада укыган чорын чагылдырган әйберләрне күрергә мөмкин.
Алга таба сәяхәтебезне дәвам итеп, Күлле Киме авылындагы төп мәктәп бинасында урнашкан танылган татар шагыйре Сибгат Хәким музее белән дә таныштык. Артык зур булмаган, әмма экспонатларга бай музей буенча экскурсияне аның җитәкче- се шагыйрьнең әсәрләреннән шигъри өзекләр укып бик матур итеп алып барды.
Әтнә җирлегенең Түбән Бә- рәскә авылында иң борынгы таш мәчет сакланган, архитектурасы буенча ул Казандагы әл-Мәрҗани мәчетен хәтерләтә. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән беренче таш мәчет ул. Әлеге ике катлы, зур, мәһабәт таш мәчетне шушы авылның атак- лы сәүдәгәре Ибраһим Борнаев, Әби патшадан рөхсәт алып, 1769 елда үз хисабына салдырган булган. Кызганычка каршы, 1930 елда мәчет ябылган һәм 2010 елга хәтле клуб булып хезмәт иткән. Берничә ел төзекләндерелгәннән соң, 2020 елда яңадан ачылган. Искиткеч җылылык, яктылык бөркелеп торган шушы иман йортында булып, аның беренче катында урнашкан музей белән танышып, халкыбызның чал тарихына кагылдык.
Тарихи сәхифәләргә бай, та- бигатьнең гаҗәеп гүзәл төбәгенә урнашкан, милләтебезнең олуг шәхесләре тирән эз калдырган Әтнә ягына сәфәребез район үзәге Олы Әтнә мәдәният йортында матур концерт программасы белән тәмамланды.
Без – җиңүчеләр сафында
Өченче көнгә туры килгән форумның йомгаклау утыры- шы “Татмедиа” Республика матбугат һәм масса-күләм ком- муникацияләр агентлыгының конференцияләр залында узды. Форумның ябылу тантанасында Данис Шакиров, Илшат Әминов белән беррәттән, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты һәм яңалыгы белән уртаклашты. “Безнең онлайн медиамәктәп эшли. Без анда “Татмедиа” хезмәткәрләрен онлайн рәвештә укытабыз. Иң заманча платформада өйрәтәбез. Киләсе елга сезгә дә бу платформада уку мөмкинлеген ачарбыз. Текстлар язу, интернетта, социаль челтәрдә эшләү буенча укулар, танылган журналистлар Рәмис Латыйпов, Радик Сабировның курслары булачак. Сезгә үз җирлегегездә була торып, онлайн уку өчен махсус мөмкинлекләр булачак. Журналистиканың төп нигезе – белем”, – дип белдерде Шәмил Мөхәммәтович.
Татарның бөек шәхесләрен барлау максатыннан үткәрелгән форумның соңгы көнендә кайбер журналистлар үз төбәкләреннән чыккан күренекле кешеләр турында чыгышлар да тәкъдим итте. Ахырда Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидениеләр өчен оештырылган II “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы нәти- җәләре игълан ителде. 9 регионнан килгән 30га якын эш катнашкан бәйгедә безнең “Туган як” газетасы редакциясе “Үрнәк гаилә” номинациясендә җиңү яулап, Дипломга лаек булды.
Өч көнгә сузылган форумнан илһам алып, файдалы мәгъ- лүмат туплап, тәҗрибә уртак- лашып кайттык. Әлеге җылы, эшлекле очрашуны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Исән-имин булып, киләсе елларда да күрешергә насыйп булсын иде.
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.
Илнар Садеков фотолары.