tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Хөснелгатин: «Ут минем һөнәремә әверелде…»
Рөстәм Хөснелгатин: «Ут минем һөнәремә әверелде…»

Рөстәм Хөснелгатин: «Ут минем һөнәремә әверелде…»

Бертуган Рөстәм һәм Рәис Хөснелгатиннар гаиләләрендә бишәр бала туар дип һич кенә дә уйламаганнар, әлбәттә. Гаилә елы һәм Әтиләр көне уңаеннан Рөстәм, аның хатыны Резеда һәм беренче кызлары Нурия белән очрашып, күп балалы гаиләдә тормыш-көнкүреш ничегрәк булуы турында сөйләштек.

Рөстәм гади гаиләдә туып-үскән. Тумышы буенча Иске Ибрай авылыннан булган әтисе башта йөк машинасында эшләгән, аннан телевизорлар ремонтлаучылыкка укыган. Әле дә аварияләр хезмәтендә слесарь булып эшли.

Әнисе Тупли авылыннан. Башта — Куйбышевның 2 санлы икмәк заводында, аннан тегүче булып эшләгән. Бигрәк тә Рөстәм алар белән бер йортта яшәгән әбисен җылы сүзләр белән искә ала. Хәтимә әбиләре аларны эшкә дә, дингә дә, шәхси йорт эшләренә дә өйрәткән.

– Безнең иске генә йортыбызда газ юк иде бит. Мич якканда, мин утка карап утырырга ярата идем. Үскәч, ут минем һөнәремә әверелде, — дип искә ала Рөстәм. – Ә әтиебез өйдә телевизорлар һәм магнитофоннар ремонтлый башлагач, өй тулы төрле тимер-томыр аунап ята башлады. Шуларны әти белән бергәләшеп җыйганда, ремонтлаганда ул һәр детальнең ни өчен кирәк булуы, ничек эшләве турында энем белән миңа аңлата иде. Кара төнгә кадәр аның эшен карап утыра идек. Паяльник, платалар белән эшләргә өйрәндем. Болар барысы да киләчәк һөнәремдә кирәк булып чыкты.

– Профессиягез буенча кем буласыз инде?

— Сәнәгать оешмаларында газ горелкаларын көйләү белән шөгыльләнәм. Ягъни эшемдә ачык ут та, электромонтаж өлеше дә бар.

– Гаиләгездә тәрбия эше ничек куелган иде?

— Әни безгә укуда күп ярдәм итте. Дәресләр караганда, китапханәгә барганда, ул һәрвакыт яныбызда иде. Бигрәк тә инша, реферат язганда ярдәме күп тиде. Ә әти төгәл фәннәр буенча ярдәм итә иде. Ләкин мисалны беркайчан да чишеп бирми иде, башта охшаган үрнәк мисал чишеп күрсәтә, аннан соң биремне үзебез эшлибез. Хата килеп чыкканда да төртеп күрсәтми, ничә хата җибәрүебез турында гына хәбәр итә. Аларны үзебез табарга тиеш идек. Мин әти-әниемә безнең тормышка игътибарлы булулары өчен бик рәхмәтлемен. Алар безне туксанынчы еллардагы урам тормышыннан саклап калдылар.

Әйтергә кирәк, әти ягыннан туганнарыбыз – Хәтимә әбиебез, аның бертуганнары бик тә төпле, акыллы һәм эшчән кешеләр иде. Әтиебез яңа йорт сала башлагач, икетуган бабасы Хәйдәр ел саен җәен, Казаннан ала килеп, безнең өйне салырга булыша иде. Ул мәзәк сөюче, күптөрле эшләр белүче бик яхшы кеше иде.

– Ә Резеда ханымның балачагы ничегрәк үткән?

— Әти-әниемнең тамырлары Иске Ибрайдан. Ә мин Новокуйбышевскида туганмын. Тик без анда озак тормадык, бик нык газланган шәһәр иде ул. Миңа 6 яшь чагында Нурлатка күчеп киттек. Безнең алты балалы гаилә тормышы бик авыр иде: әти — янгын сүндерү машинасында, әни балалар бакчасында эшләде. Ә безгә йорт эшләрен алып барырга, бакчада күп эшләргә туры килә иде. Ә бишенче каттан безгә дүрт бүлмәле фатир биргәч, башта шатландык, аннары күңелсез булып китте – йорттагы бакчабыз калмады, шулхәтле күп бала белән дачага да йөреп бетереп булмый. Тормышыбыз ничектер тәртәсеннән чыкты кебек. Мин, олы кызлары, Димитровград сөт сәнәгате колледжын кызыл диплом белән тәмамлагач, туганнарым күп булган Самарага килеп эшкә урнаштым, намаз укыган саен Аллаһыдан үземә ышанычлы һәм акыллы ир сорый башладым. Зур булмаса да, үз йорты булсын иде, дип тә теләдем. Догаларым Аллаһы Тәгаләгә барып иреште, мин аңа бик рәхмәтлемен.

– Ә ничек очраштыгыз?

Рөстәм: “Без яшәгән татар бистәсендә барыбыз да бер-беребезне белә идек. Күрше хатыны, безгә кереп, Рамил абыйларга бик итагатьле кыз кайтуы турында сөйләгәнен ишетеп калдым. Бераздан аларның телефонын күршеләрдән сорап алдым һәм, бар кыюлыгымны җыеп, шалтыраттым. Резеда белән бу кичне бераз йөреп кенә килдем бит инде. Ләкин шундук аңладым – яратам. Ләкин кызның йөрәген яулар өчен бик үҗәтле булырга туры килде. Бер елдан өйләнештек”.

– Баштан ук зур гаилә планлаштырган идегезме?

Рөстәм: “Юк, әлбәттә. Ләкин миңа Резедаларның ишле гаиләсе бик ошый иде. Баланы кешегә Аллаһы Тәгалә бирә. Безнең тормыш юлыбыз алдан ук билгеле һәм без бу юлны лаеклы үтәргә тиешбез”.

– Рөстәм әфәнде, Сез һәм хатыныгыз бик кырыс шартларда үскәнсез. Нуриядән дә сорыйк әле, әти-әнисе кырыс кешеләрме?

– Әлбәттә, әти-әни игътибарыннан чыгып булмый. Бозарга ярамаган катгый кануннар бар гаиләдә. Мин аларны аңлыйм һәм әти-әнигә каршы сүз әйтмим.

Рөстәм:

— Ата-ана контроле — максат түгел. Нарасыеңны хаталардан аерымлау теләге — теге яки бу хәлдә үзен ничек тотарга кирәклеген аңлату гына.

Резеда:

— Балаларга мөмкин кадәр ирек бирергә дә, шул ук вакытта нинди ният белән нишләп йөрүләрен күзәтергә дә кирәк. Хәзерге заман яшьләре бик җитез, заман артыннан чабалар. Ә мин аларга аңлатам: без – мөселманнар, һәм безнең тормыш башкачарак корылырга тиеш.
Гаиләдә биш бала – Нуриягә – 17, Сабирга – 14, Мансурга – 6, Сәйдәгә – 3 һәм Әминәгә – 1 яшь. Һәрберсенә тиешенчә игътибар һәм ата-ана назы бирергә тырышабыз.

– Үскән балаларыгызга һөнәр сайлауда ирек бирәсезме?

Нурия:

— Мин үз теләгем буенча сәүдә-икътисад колледжына (СТЭК) кердем, икмәк салучы булачакмын

Рөстәм:

— Әлбәттә, үз планнарыбыз да бар. Мин, мәсәлән, бер баламның табиб булуын телим. Ләкин үз теләге дә булырга тиеш, ирексезләмәячәкмен. Ни булса да, алар яклы булачакмын.

– Гаиләдә милли гореф-гадәтләр сакланамы?

Рөстәм:

— Без, татарлар буларак, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшибез. Үзебез дә, балаларыбыз да ана телен беләләр, өйдә гел татарча сөйләшергә тырышабыз, кечкенәләргә татар телендә әкиятләр укыйбыз, татар концертларына, бәйрәмнәргә йөрибез.

Резеда:

— Сабирыбыз “Яктылык” татар мәктәбендә укый. Ә Нуриябез биш яшенә кадәр рус телен белмәде. Шәхси балалар бакчасына биреп, рус теленә өйрәтергә туры килде. Ике ай эчендә русчаны үзләштерде. Ләкин балалар ана телен онытмасыннар өчен, өйдә татарча сөйләшәбез.

Рөстәм:

— Без, мөселман бәндәләре буларак, балаларыбызны намазга өйрәтәбез. Кечкенәләр әле догаларны белмәсәләр дә, артыбыздан хәрәкәтләрне кабатлап баралар. Әкренләп өйрәнәләр. Олыраклары инде ихлас күңелдән Аллаһыга ышаналар, барысын да үзләре белеп эшлиләр. Бу Резеда казанышы, дип саныйм.

Резеда:

— Иң мөһиме – ата-ана күңелендә иман булу, ислам дине кануннарыннан тайпылмыйча яшәү. Ата-ана йөрәгендә Аллаһыга чын ышану булса, ул балага да күчәчәк.

Рөстәм:

— Җомга көнне улларым белән мәчеткә барырга тырышабыз. Аннан кайткач, барыбыз бергә төшке ашны ашыйбыз, яисә әби-бабайларыбызга барып, әниебезнең искиткеч җәймәләре белән чәй эчәбез. Бабалары гармунда уйнап җибәрә, балалар җырлап-биеп күңел ачалар.

– Ягъни, баштагы яратмаган эшегезне ташлап, күңелегезгә ятышлы эш тапкансыз һәм зур өй салып кергәнсез?

Рөстәм:

— Әйе, әтинең бер танышы аша мин дә, энем дә Урта Идел газ компаниясенә эшкә урнаштык.

Резеда:

— Ул эшен бик ярата. Күзгә күренеп үсә – яңадан-яңа сәләтләре ачыла тора. Бер-бер уңышка ирешә алса, күзләре яна, кәефе күтәрелеп китә.

– Ә сезнең сөт заводындагы карьерагыз ничек?

— Ирем, эшләмәсәң яхшы булыр иде, дип әйтте, һәм мин риза булдым. Хәзер безнең гаиләдә яңа традицияләр туа – туган көннәргә зур бәлеш салам. Язын бакчада бергәләшеп агач утыртабыз.

Рөстәм:

— Күптән түгел Яңа ел каникулларын әти-әниләребезнең төп йортында зур гаиләләребез белән уздыру традициясе хасил булды. Анда инде балалар бакчасы килеп чыга, чөнки энемнең биш баласы, безнекеләр бишәү һәм үзебез… Әлхәмдүлиллаһи шөкер. Мондый очрашулар бик күңелле уза.

Резеда:

— Җәйге каникулларга кайтканда, Рөстәм балаларны зиратка алып бара, балаларга кайда кемнең күмелгәнен күрсәтә, кабер өсләрен бергәләшеп чистарталар, чәчәкләр утырталар, буйыйлар, догалар укыйлар. Балалар тамырларының кайдан булуын белергә тиешләр.

– Барыгыз да ураза тотасызмы?

Рөстәм:

— Олылары тоталар, кечкенәләрен көчләмибез, әкренләп әзерлибез, башта дин нигезләрен өйрәтәбез. Кинәт кенә уразага кертергә ярамый баланы. Үз теләкләре туарга тиеш.

Резеда:

— Атнасына бер мәртәбә бергәләшеп зур өстәлебез тирәсендә җыелабыз, проблемаларны һәм казанышларыбызны уртага салып фикер уртаклашабыз, киңәш тотабыз. Кечкенә генә уңышларыбызга да шатланып, уңышсызлыкларыбызга көенеп, аннан чыгу юлларын эзлибез. Бөтен яхшылыклар өчен дә Аллаһыга рәхмәт укыйбыз. Бу гаиләбез бердәмлеген ныгыта, бер-беребез өчен җаваплылык тудыра. Балалар үз эчләренә бикләнмәсеннәр, комплекслары тумасын, кайгыда да, шатлыкта да бергә булу теләге белән шулай эшлибез. Балалар да ата-аналарының эчкерсезлеген күреп, яхшы яклары белән ачылалар.

Һәр бала туган саен яңа тәҗрибә туплыйбыз, беркая да ашыкмыйча, ата-ана бәхетеннән ләззәт табып яшибез. Минем өчен ирем иң алгы планда. Ә балалар безгә, тормыш бизәге булып, Аллаһы рәхмәте белән килеп ирешәләр. Без алар өчен Аллаһы каршында бурычлы — тиешле тәрбия, белем биреп, зур тормышка чыгаручылар. Бәхетле, тәртипле, җәмгыять өчен файдалы, Аллаһыга сөекле кешеләр булып җитешсеннәр иде.

Сәгыйть ТАТАРЕНКОВ

Чыганак: «Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*