tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылыбызның нуры ул – мәчет
Авылыбызның нуры ул – мәчет

Авылыбызның нуры ул – мәчет

Иске Төгәлбуга авылы Ульяновск өлкәсенең төньяк-көнчыгышында – Яңа Малыклы районында урнашкан. Авылыбызның тарихы бик үзенчәлекле.

Күп гасырлар элек авылның уртасыннан елга агып торган. Аның суы тирән һәм чиста була. Риваятьләр буенча, бу якларга үзләренең гаиләләре, терлек-туарлары белән күченүчеләр елга янына килеп туктыйлар. Алар су аша берничек тә чыга алмагач, аны өч җирдән бүлеп куялар. Елганы кичеп чыккач, нигезләр корып, яши башлыйлар. Иске Төгәлбуга менә шул рәвешле барлыкка килә. Авыл тиз арада зураеп һәм киңәеп китә. Халык элегрәк килеп төпләнгән очны – Иске авыл, ә яңа йортлар салып күченә башлаган өлешен Яңа авыл дип йөртәләр.

Иске Төгәлбуга кыска гына вакыт эчендә зур авылга әйләнә һәм тирә-як авыллар арасында иң зур авылларның берсе булып санала. Ата-бабаларыбыз динле булып, 5 мәчет һәм мәдрәсә салып куялар. Авыл халкы терлекләр асрап, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнеп көн күрә.

1918-1922 еллардагы гражданнар сугышының ачы җилләре безнең авылга да кагылып уза. Себер якларыннан Самарага баручы ак чехлар Иске Төгәлбугада вакытлыча тукталалар. Алар бер ай чамасы авыл халкын, аеруча да буй җиткән кызларны куркытып яшәгәннәр. Вәлимә әбием сөйләвенчә, ак чехлар авылдагы һәр йортка кереп ашарга-эчәргә сорап йөргәннәр, яшь кызларга да күз салганнар. Буй җиткән кызларны идән астына яшерә идек тә, өстенә палас җәеп, әбиләр урындыкта йон эрләп утыра иделәр, дип сөйләгән иде Вәлимә әбием. Кызыл Армия солдатлары аларны куа килеп, авыл кырыенда, урман читендә юк итәләр. Шушы сугышта күп кеше үлә, аларны барысын да туганнар каберлегенә күмеп калдыралар. Озак еллар узганнан соң, әлеге каберлек өстенә чыршы агачлары утыртканнар.

Колхозлашу чорында авыл халкы бердәм булып колхозга керә. Күрше чуваш авылы Карга Куак белән бергә күмәк хуҗалык төзиләр. Ике авыл халкы да тырыш, уңган һәм хезмәт сөючән була. “Правда” колхозы үзенең яшелчә һәм алма бакчасын, радио узелын булдыра. Хуҗалык умартачылары урман эчендә умарта үрчетәләр. Шулай ук мәдәният йорты, китапханә һәм медпункт сафка бастырыла. Иске Төгәлбуга һәм Карга Куак халкы үзара дус-тату яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Хәзерге вакытта да ут күршеләребез белән аңлашып, уртак тел табып яшибез.

Җитмешенче елларда “Правда” колхозы миллионер хуҗалыкка әверелә. Бу – авыл халкының тырыш, намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Күп кенә алдынгы сыер-савучылар, бозау караучылар, шоферлар, трактористлар, комбайнчылар орден-медальләр белән бүләкләнә. Нурия апа Галиева, Дания апа Галиева, әнә, шундыйлардан.

Тирә-якта дан тоткан “Правда” колхозы ярдәме белән авылда яңа мәдәният йорты, сельсовет һәм мәктәп биналары төзелә. 1970 елда сигезьеллык мәктәпкә урта мәктәп статусы бирелә. Укучылар күп булуы сәбәпле, мәктәптә параллель класслар ачалар. Советлар заманында Иске Төгәлбуга менә шундый зур авыл иде.

Вәлимә әбием сөйләвенчә, революциягә кадәрге чорда авылда 5 мәчет эшләп килгән. Авылның имамы Курай урамында яшәгән. Гаиләсе ишле булуы сәбәпле, ул ялчылар тоткан, өй эшләрен авыл хатын-кызлары килеп башкарганнар. Алар кер юганнар, аннары тукмак белән тукмаклап, матур гына таслап өеп куйганнар. Ә керләрне салкын су белән чайкарга Чирмешән елгасына йөргәннәр. Ул чакта Чирмешәннең үзәне урман кырыеннан үтә торган булган, хәзер инде ул үзгәргән – урман эченнән уза.

Авылыбызда элеккеге мәчет урыннары койма белән матур итеп тотып алынган. Өлкәннәр дә, яшьләр һәм балалар да бу урыннарны изге урын итеп саный.

Иске Төгәлбуга авылы татар сәнгатенә һәм әдәбиятына күп шәхесләр биргән. Без оста гармунчы Фәйзулла Туишев һәм язучы, тарих һәм әдәбият белгече, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллин белән чиксез горурланабыз, алар авылыбыз данын еракларга тараттылар.

Болганчык елларда – атеизм заманында дингә каршы көрәш башлана. Авыл картлары мәчетсез кала. Алар йорттан-йортка йөреп җәмәгать намазларын укырга мәҗбүр булалар. Җомга, гает намазларын бер тапкыр да укымыйча калдырмадылар, дип әйтә иде Вәлимә әбием.

Кыйбла тарафыннан җылы җилләр исеп, заманалар үзгәргәч, 1991 елда авыл картлары мәчет төзүдә ярдәм сорап колхоз рәисе янына баралар. Ул берсүзсез ризалаша. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Сибатулла улы Бакусев тиз арада төзелеш материаллары, төзүчеләр бригадасы таба һәм оста куллар кыска гына вакыт эчендә мәчетне өлгертәләр. Кызыл кирпечтән салынган мәчеткә зур манара бастырып куялар. Көз көне инде бабайлар мәчеткә намазларга йөри башлый. Игелекле гамәлләре өчен Мансур Сибатулла улына Аллаһының рәхмәтләре яусын.

Аннары мәчеткә газ һәм ут кертелде, бүлмәләре матур итеп җиһазландырылды. Авылның нәкъ уртасында урнашкан биек манаралы мәчетебез тирә-юньгә иман нуры сибеп тора. Ә нарат агачлары кабатланмас ямь өсти.

Мәчетне һәм зиратларны төзекләндерүгә күп өлеш керткән Гайфулла бабай Калимуллинны да искә алып үтик әле. Мәрхүмнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Күп еллар авылда мулла хезмәтен башкарган Хәйдәр бабай Шамсутдиновка да рәхмәтләребез әйтеп бетергесез. Ә Дамир бабай Уразаев белән Әсхать бабай Камаловның рухлары шат, караңгы гүрләре якты булсын. Аларның изге эшләрен хәзер яшьләр дәвам итә.

Соңгы елларда безнең авылда да дин көчәеп китте. Бу – халыкка, балаларга дини, рухи-әхлакый тәрбия бирүнең нәтиҗәсе. Авыл халкының күбесе намазга басты. Ир-атлар мәчеткә намазга йөриләр. Җомга көнне намазга килүчеләр саны егермедән артык була. Алдагы көннәрдә мәчет сукмагына басучылар тагын да күбрәк булып, мәчетебез нур сибеп торсын иде.

Соңгы вакытта мәчетебез яңартылды һәм төзекләндерелде, яңадан диярлек җиһазландырылды. Мәсәлән, пластик тәрәзәләр куйдылар. Бу эшне башкарырга Миннәхмәт Фатыйх улы Хаметов бик актив булышты.

2023 елда мәчетебезгә су кертелде. Олы йөрәкле авылдашыбыз Рифкат Хабулла улы Сатдаров, миннән мәчеткә сәдака булсын, дип артезиан коесын казытты. Күңеле киң, кулы алтын булгангадыр инде, коедан алган су бик тә йомшак. Хәзер авыл халкының күбесе шуннан су ала. Чишмә суы кебек тәмле, диләр. Рифкатебезгә Аллаһының рәхмәте яусын, исәнлек-саулык, озын гомер насыйп итсен.

Әлһәмдүлилләһи шөкер, мәчетебездә җылы тәһарәтханә һәм хатын-кызларга намаз уку өчен аерым бүлмә булдырылды.

Мәчетебездә биш вакыт намаз уку, дини белем алу өчен бөтен шартлар, мөмкинлекләр тудырылган. Исәнлеге булган хатын-кызларыбыз кыш көне мәчеткә укырга йөриләр. Шәкертләребезнең интернет челтәрендә үз сайтлары да бар.

2019 елда башланып киткән дин дәресләре пандемия вакытында тукталып торды. Хәзер утыздан артык шәкерт дин нигезләрен өйрәнә. Берничә ел дәвамында белем алган шәкертләребез бүген инде Коръән китабын кулларына алып укыйлар, догаларны беләләр. Филюра Шаяхметова, Нурия Гизятуллина, Рәисә Галиева, Сания Әхмәтова, Фәния Минибаева, әнә, шундыйлардан.

Эмиль Нурулла улы Шаяхметов, Тәлгать Нурулла улы Галиев, Марат Вәгыйз улы Алиуллов халыкны динисламга, мәчеткә тарту буенча зур эшләр башкаралар. Ә Исламия Нәкетдин кызы Бадыгина – хатын-кызларны гарәп теленә, Коръән укырга өйрәтүче мөгаллимә. Ул күп еллар мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшләде. Аны шәкертләр яраталар, апа безгә шундый яхшы, сеңдереп аңлата, диләр.

Авылыбызда имам хезмәтен – Тәлгать хәзрәт Нурулла улы Галиев, ә мөәзин вазыйфасын Эмиль Нурулла улы Шаяхметов башкара. Ә мәчетебезне Сатдаровлар гаиләсе карый, аларга да Аллаһының рәхмәтләре яусын, әҗер-саваплар насыйп әйләсен.

Биек манаралы мәчетебез озак еллар халыкны үзенә тартып, тирә-якка иман нуры сибеп торсын иде. Барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә насыйп итсен.

Зәлифә ӘХМӘТОВА,

Иске Төгәлбуга авылы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*