Кемгә дә сер түгел, башка милләтләр белән чагыштырганда, татар егетләре һәрьяклап җитез, бөтен эшкә дә уңган, башкаларга үрнәк булып тора. Шундыйларның берсе – Сергачта туып-үскән, тамырлары белән Кочко-Пожар авылыннан булган Алмаз ҖӘФӘРОВ та (фотода). Мәктәпне алтын медальгә, югары уку йортларын Кызыл дипломнарга тәмамлаган. Чынбарлыкта, асылташ алмазга тиң егет белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык.
– Алмаз, укуга көчле мәхәббәт каян һәм кайчан барлыкка килде?
– Бу, беренчедән, әти-әниемнең өлеше, чөнки алар кече яшьтән мине: “Укырга кирәк, укыган кеше югалмас”, – дип тәрбияләде, шуңа да газизләремә рәхмәтләремнең иң олысы. Икенчедән, укытучы абый-апаларыма да укуга кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт. Кече яшьтән физика, математика фәннәре күңелемә якын иде, дәресләрдән тыш, бу юнәлештә бихисап өстәмә материал үзләштердем. Тырышлыгым юкка булмады, физика буенча бердәм дәүләт имтиханын 93 баллга тапшырдым. Нәтиҗәдә, 2018 елда мин шәһәрнең бишенче номерлы мәктәбен алтын медальгә тәмамладым.
– Югары пробалы медаль вуз сайлау, укырга керүдә булыштымы?
– Дөресен әйткәндә, әле мәктәптә укыган чакта миңа атом-төш энергетикасы күбрәк ошый иде. Тик, бераз уйлагач, электр энергиясе һәм электротехника юнәлешендә тукталдым. Ник дисәгез, беренчесе – тар белгечлек, ул атом электр станцияләрендә хезмәт итүне күзаллый, ә бу – туган яклардан шактый еракларга китеп эшләү дигән сүз. Мәктәпне тәмамлап, Түбән Новгород дәүләт техник университетына укырга кердем. Балларым югары булганга, шуның өскә алтын медаль 10 балл өстәде, укуым бушлай иде. Ә укудагы уңышларым өчен югары дәүләт академия стипендиясенә лаек идем. Тырыш укуым нәтиҗәсе – Кызыл диплом.
– Белгәнебезчә, шуның белән генә чикләнеп калмадың…
– Юк. 2022 елда бакалавр дипломы алып, магистратурага укырга кердем. Шул арада үзем өчен бихисап күп яңалыклар ачтым, фәнни журналларда уннан артык тематик язмаларым дөнья күрде, уйлап табуга өч патент рәсмиләштердем. Дөреслек хакында әйтсәк, аларның һәркайсы чынбарлыктан ераграк һәм якын 6-10 елда тормышка ашырылмас, чөнки аларда кулланылачак җиһазлар бик кыйммәтле, димәк бер генә алдынгы компания дә мондый чыгымнарны әлегә үзенә рөхсәт итә алмый.
– Һәм кабат, тырыш хезмәт нәтиҗәсе – Кызыл диплом…
– Әйе! Мәктәптә бишлегә генә укып алтын медаль алгач, университетны Кызыл дипломга тәмамлагач, алга һәм бары тик алга, яхшыдан яхшыга омтыласы килде. Һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкаргач, нәтиҗәләр дә куанырлык.
– Тулаем алганда, студент еллары нәрсә белән истә калды?
– Тулай торакта чын студент тормышы белән яшәгән һәр көн үзенә күрә истәлекле иде. Курсташлар белән төннәр буе дәресләргә, зачет-имтиханнарга әзерләнеп, курс эшләре, рефератлар язып, схема-проектлар сызып, бер ашны җыен кешегә бүлеп яшәү, кайчакта ачлы-туклы йокларга яту, буш вакытларда спорт залына йөрү, волейбол, теннис уйнау – болар барысы да күңелдә мәңге онытылмаслык тирән эз калдырды.
– Укуыңны аспирантурада дәвам итәргә теләк юкмы?
– Аспирантура – шәп нәрсә! Бу – фән, алга омтылыш, студентлар укыту мөмкинлеге. Моннан ярты ел элек, магистратураны тәмамлап, укуны дәвам итү турында хыялланып йөрдем. Әмма ләкин бераз тирәнтен уйлагач һәм якыннарым белән киңәшләшкәч, башта моңа кадәр алган белемне практикада кулланырга, бу өлкәдә тәҗрибә тупларга кирәк дигән карарга килдем.
– Бүгенге көнкүрешең белән дә уртаклашсаң иде.
– Аллаһыга шөкер, ничә еллар дәвамында алган белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Өлкә үзәгенең “Таврида Электрик” компаниясендә инженер-проектлаучы булып эшлим. Бу оешма 6-10 кВт вакуумлы сүндергечләр ясау буенча дөньякүләм җитештерүчеләр өчлегенә керә. Эштән буш вакытларда дуслар белән очрашып аралашырга, спорт һәм тренажер залларга, бассейнга йөрергә тырышам, гитарада уйныйм.
– Киләчәккә планнарың нинди?
– Һәрбер ирешкәннәр, шул исәптә алтын медаль, Кызыл дипломнар, перспективалы эш – үз-үзеңә ышанычны арттыра. Бу – син күп беләсең дигән сүз түгел, ә син киләчәктә күпне булдыра алырсың дию бит. Моның өчен тагын да күбрәк тырышасы, үзең өчен яңалыклар ачасы килә.
– Якын арада солдат формасы кияргә теләк юкмы?
– Мин хезмәт итүче компания IT аккредитацияләнгән оешма булганга, биредә эшләүче ир-атларга хәрби хезмәткә отсрочка бирелә. Ничек кенә булса да, иртәме-соңмы, Ватан каршында бурычны үтәргә барыбер кирәк булачак. Мин аңа үземне әзер дип саныйм. Физик халәтем нык, начар гадәтләрем юк – ГТО нормаларын үтәү нәтиҗәләре буенча алтын билгегә ия булуым – моңа бер дигән дәлил.
– Бүген белем юлында булган, яисә киләчәге белән билгеләнмәгән яшьләргә нәрсә теләр идең?
– Иң мөһиме – курыкмаска, ялкауланмаска. Булачак һөнәрегезне җаныгызга яткан фәннәргә таянып сайлагыз, ә анда кадәр, мөмкинлекләрегезне бәяләгез. Әлбәттә, билгесезлек алдында торганда бу бик авыр, тик янәшәгездә әти- әниләрегез, остазларыгыз булуын исегездән чыгармагыз, алар сезгә дөрес адым ясарга ярдәм итәчәк.
Румия ХАМЗИНА сөйләште