tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс берләштерү өчен оешкан оешма
Конгресс берләштерү өчен оешкан оешма

Конгресс берләштерү өчен оешкан оешма

Хөрмәтле укучыларыбыз, төбәгебездәге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге, аларның җитәкчеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара АБДУЛЛИНА. Ул бу оешмада дистә елга якын инде, ә ярты ел элек конгрессның отчет-сайлау конференциясендә аның рәисе итеп сайланды.

– Гөлнара Рафековна, иң баштан үзегез, төп хезмәтегез белән таныштырып китсәгез иде.

– Мин Кече Рбишча авылында туып-үстем, җирле мәктәпне тәмамлагач, Арзамас кооператив техникумында махсус урта бе­лем алдым, соңрак югары уку йортын, ә берничә ел элек маги­стратураны да тәмамладым. Гаиләмә килгәндә, мин Пашат килене, тормыш иптәшем Ринат белән ике бала үстердек, белем биреп, олы тормышка озаттык. Аллаһыга шөкер, балаларыбыз акыллы, тәүфыйклы, белемгә омтылучан. Семочки тугыз еллык мәктәбен бишлегә тәмамлап, урта белемне икесе дә Түбән Новгородтагы сәләтле балалар үзәгендә алды, аннары улыбыз Илнур медици­на академиясендә, ә кызыбыз Лилия Лобачевский исемендәге университетның юридик факультетында югары белем алдылар. Хәзер икесе дә өлкә үзәгендә эшли, Илнурыбыз әлегә үз тиңен тап­кан юк, ә Лилиябезнең август аенда никах туе булды.

Төп эшемә килгәндә, ике дистә елга якын инде Кызыл Октябрь округы администрациясендә исәп-хисап бүлеге җитәкчесенең урынбасары булып эшлим. Җәмәгать эшем төп хезмәтемә бер дә комачауламый, чөнки барысын да яратып, күңел куеп башкарам, ә яратып эшләгән эш ялыктырмый.

Юридик адресы буенча Кызыл Октябрь округында теркәлгән Нижгар татарла­ры конгрессы кайсы елдан эшчәнлеген җәелдерә башлады һәм аны нинди максат белән кемнәр гамәлгә куйды?

– Конгрессны булдыру идеясе белән “Туган як” газетасының ул чактагы редакторы Рауф абый Абдуллин чыккан, аның бу фике­рен Ваһапов фонды җитәкчесе, якташыбыз Рифат Фаттахов һәм бер төркем җәмәгатьчелек хуплаган. Ә кәгазь эшен мәдәнәле Гаяр ага Хәсәнов йөрткән һәм конгресс юридик рәвештә 2013 елның 11 февралендә теркәлгән, шул ук елның апрель аенда узган беренче конференциядә Гаяр Абдрахманович Нижгар татар­лары конгрессының рәисе итеп сайлана һәм 11 ел бу вазифаны үти. Инде максатына килгәндә, ул төбәгебездәге татар авылла­рын берләштерү өчен оешкан.

– Гөлнара ханым, шәхсән үзегез бу оешмада кайсы елдан кайныйсыз?

– 2015 елдан бирле. Гаяр абый һәм ул чактагы район адми­нистрациясе башлыгы Халит Сөләйманов миңа оешманың бухгалтериясен алып барыр­га тәкъдим иттеләр, аннары аның эшчәнлегенә дә кереп киттем. 2018 елда конгресс рәисе урынбасары итеп сай­ландым, ә агымдагы елның май аенда булып узган отчет-сайлау конференциясендә Гаяр Абдрахманович үзенең яше бару сәбәпле китүен бел­дереп, рәис вазифасына мине тәкъдим иткәч, конференция делегатлары бертавыштан сай­лады. Әлбәттә, зур җаваплылык, әмма таныш эш булгач, алай ук куркытмый. Аннары, мин иҗтимагый эштә кайнарга бик яратам, зур теләк белән баш­карам аны. Әле мәктәптә укы­ган чакта актив идем, комсо­мол оешмасы секретаре булып тордым. Безнең Кече Рбишча мәктәбендә Хафиз Фаттахетди­нов исемен йөрткән Интернаци­ональ дуслык клубы (КИД) бик көчле иде, аның да президенты булдым. Без бик күп шәһәрләр, хәтта республикаларга йөрдек, бүтән КИДлар белән тыгыз элемтәдә тордык. Шуңа да мин иҗтимагый эшемне зур теләк белән башкарам. Гаиләм, тор­мыш иптәшем ягыннан да гел хуплау табам, Ринат каршы бул­са, кыен булыр иде. Әлдә бит Россия халыклары ассамблеясы һәм өлкә губернаторы каршын­дагы милләтара Совет әгъзасы да буларак, еш кына өлкә үзәгенә киңәшмәләргә йөрергә туры килә, бар җиргә берсүзсез җибәрә. Төп эшемдә дә бернин­ди киртәләр юк, җитәкчеләргә моның өчен зур рәхмәт. Шулай ук май конференциясендә урын­басарым итеп сайланган Алсу Садекованы билгеләп үтәсем килә, рәсми рәвештә булмаса да, ул минем кебек 2015 елдан бирле конгресс эшчәнлегендә актив катнаша. Әлбәттә, ак­тив хатын-кызларга да олы рәхмәтемне белдерәм.

– Төбәк конгрессы булдырган һәм ел саен үткәрелеп килгән иң отышлы проектларыгыз һәм аларның максатлары ту­рында сөйләп үтсәгез иде.

– Нәкъ менә конгресс гамәлгә куйган проектлар берничә, кай­сындыр аерып әйтүе кыен. Кече сабантуй, Дуслык дә-ресләре, милли ашлар конкурсы, “Дуслык күпере” фестивале, “Теләкләр чыршысы” – барысы да үз урыны­на отышлы һәм мөһим. Максат­ларына килгәндә, әлбәттә, та­тар телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерү, милләтара дуслыкны ныгыту.

Шулай ук округ администрациясе, мәдәният, мәгариф бүлекләре оештырган төрле чараларда актив катнашабыз, бүләкләр, Рәхмәт хатлары тап­шырабыз. Үткән елда беренче тапкыр Пашат мәдәният йор­ты белән бергәләп округара “Әбекәем – матуркаем” конкур­сын уздырдык, быел да ул пла­ныбызда, урыны белән әлегә билгеләнгәнебез юк.

Конгресс бит ул иҗтимагый оешма, керемебез юк, ә чыгым байтак – төрле чараларны оеш­тыру, бүләкләр кайгырту.

Кагыйдә буларак, өлкә хөкүмәтенең социаль сәясәт минис­трлыгы грантлары, спонсор­лар күрсәткән ярдәм исәбенә яшибез. Грант оту җиңел түгел, шулай да тырышабыз. Спон­сорларга зур рәхмәт, алар, Аллаһыга шөкер, күп, күбесе исем-фамилияләрен дә әйтергә кушмый.

Округ администрациясе дә бер дә якта калмый, әлбәттә, шулай бергәләп тырышабыз инде.

– Безнең төбәктә өлкә татар­лары конгрессыннан гайре та­гын ун иҗтимагый татар оеш­масы эшли, шуның өстенә әле өлкә Диния нәзарәте дә бар. Аларның кайсы белән тыгыз хезмәттәшлектә торасыз?

– Барысы белән дә, ә иң тыгыз өлкә татар автономиясе, аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы һәм Ваһапов фон­ды, шәхсән Рифат Ахметович белән хезмәттәшлек итәбез. Автономия, “Ак калфак” оеш­тырган барлык чараларда ак­тив катнашабыз, бигрәк тә өлкә татар хатын-кызлар сходына, “Нижгарбикә”, “Нижгарсылу”, “Татар малае. Татар кызчыгы” кебек конкурсларга кагыла бу. Сход һәм “Нижгарбикә” даими Кочко-Пожар мәдәният йор­тында уздырыла, “Нижгарсылу” җиңү яулаган кызның авылында була, димәк, киләсе елга аның өченчесе Уразавылда булыр. Конгресс тарафыннан оешты­рылган чараларда өлкә автоно­миясе шулай ук һәрвакыт катна­ша, ярдәм итә. Ә инде тулаем алганда, ун оешма арасында бердәмлек юк, кызганычка, моның сәбәбен дә әйтә алмыйм. Талашмыйбыз да, әмма бер сүзгә дә килә алмыйбыз кайчак.

– Гөлнара Рафековна, округ хакимияте белән берлектә СВОда катнашучы хәрбиләргә ярдәм итеп килгәнегезне беләбез. Аларның гаиләләре дә сезнең игътибардамы?

– Әйе, хәлебездән килгәнчә игътибардан өзмибез. Мәсәлән, 8 Март бәйрәме уңаеннан әниләрен, тормыш иптәшләрен бәйрәм табыны артында котлап, бүләкләр тапшырдык. “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларын­да да махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары язган хатлар буенча велосипед, ноутбук, Кыш бабайдан сора­ган бүтән әйберләр тапшырдык. Барлык шундый гаиләләрне без округ хакимияте белән бергәләп күз уңында тотабыз.

Тулаем алганда, СВОда кат­нашучыларга безнең тараф­тан зур ярдәм күрсәтелә – ике айга бер Мулино госпиталендә дәваланучы хәрбиләр янына йөрибез, аларга милли аш­лар, төрле кирәк-ярак әйберләр илтүдән гайре, госпитальгә дә булышабыз. Гуманитар ярдәм күп җыела, халык үз авылларын­да оештырылган ярдәм чарала­рыннан гайре, безгә дә бирә. Менә үткән айда бер апа тулаем бер айлык пенсиясен – 24 мең сум, бу айда 5 мең сум китереп бирде.

“СВОга бәйлибез” акция­се буенча да инде 300 пар оек, бүтән әйберләр җыелды. Якташ-милләттәшләргә зур рәхмәт, бергәләп җиңүгә үз өлешебезне кертәбез.

– Гуманитар ярдәм кылган ке­бек, иҗтимагый, рухи-мәдәни һәм милли спорт чарала­ры оештырганда да җирле түрәләр белән бергәлек бар­мы?

– Әйе, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, без һәрчак, һәр эштә бер фикергә килеп, аңлашып эш итәбез, түрәләр алышынса да, конгресска мөнәсәбәт бер, мак­сатларыбыз уртак.

– Җирле җәмәгатьчелек уз­ган һәм агымдагы елны Түбән Новгород өлкәсе бу­енча күренекле якташлары­быз, бөек җырчылар Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Биги­чев еллары дип игълан иткән иде. Киләчәк елны кемгә яки нинди датага багышлау ту­рында уйлаганыгыз юкмы?

– Әлегә аны уйлаганыбыз юк. Хайдәр абый елын декабрьдә Ваһапов фестивале белән ябарга планлаштырылды, анда чаклы уйлаштырып, шушы чарада игълан итәрбез дип беләм. Әлбәттә, Ваһапов фон­ды җитәкчесе Рифат Фаттахов, бүтән иҗтимагый оешмалар белән бергәләп бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булыр.

– “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе”, “Ел ха­тын-кызы” исемнәре турында да Сезнең фикерне ишетәсе иде.

– Бик матур һәм кирәкле гамәл. Иҗтимагый эш бит, рус­ча әйткәндә, “неблагодарный”, хезмәт хакы түләнми, эшләгән эшең өчен сүзле булмасаң, бик әйбәт. Ә бу исемнәр бирелү – ул эшне бертөрле югары бәяләү, халыкка күрсәтү. Минем үземә дә “Ел хатын-кызы – 2022” исе­ме бирелгән иде, көтмәгәндә- уйламаганда бик күңелле бүләк булды, “Туган як” редакцияcенә рәхмәт. Аннары ул исемнәр бүтәннәргә үрнәк, күбрәк матур гамәлләр кылырга, җәмгыять өчен тырышырга стимул дип уй­лыйм.

– Гөлнара Рафековна, конгрессның киләчәк планнары нидән гыйбарәт, һәм, гомумән, Нижгар татарларының иҗтимагый тормышын киләсе биш елда ничек тагы да яхшы­рак якка үзгәртергә мөмкин, чөнки хәзер өлкә автономия­се җитәкчелеге дә, конгресс рәисе белән совет та нәкъ шул вакытка сайланды?

– Әйе, башта бу вазифаларга җитәкчеләр 2 елга гына сайлана иде, әмма бу бик аз вакыт, доку­ментацияне, уставны үзгәртүгә генә дә берничә ай китә.

Планнарга килгәндә, алар күп. Әлбәттә, гамәлдәге барлык про­ектлар дәвам ителер. Күбрәк яшьләрне җәлеп итү буенча ныграк эшләргә кирәк. Балалар өчен төрле юнәлешләрдә мастер-класслар оештыру да күздә тотыла. Менә шулай, округ ад­министрациясе белән бергәләшеп алда да эшчәнлегебезне уңышлы дәвам итәрбез дип ышанам.

– Гөлнара Рафековна, әңгәмәгез өчен рәхмәт, иҗтимагый эшчәнлегегездә дә, дәүләт эшендә дә уңышлар Сезгә.

– Һәрчак зур информацион ярдәм күрсәткән өчен “Туган як” газетасына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Гомумән, безгә, иҗтимагый оешмаларга, иң баштан, үзара дуслыкны бул­дырырга кирәк, чөнки бергә бул­ганда гына көчлебез.

Наилә ЖИҺАНШИНА сөйләште.

Фото редакция архивыннан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*