Похвистнево районының Гали авылында яшәүче кешеләрдән:
“Әле 38 яшендә генә булса да, Әлфия – тирән белемле мөгаллимә, авылыбызда Коръәнне иң матур мәкам белән, дөрес укучы. Вәгазьләрне дә үтемле итеп сөйли, теләкләрне дә белеп тели. Ул — безнең өчен зур байлык”, — дигән сүзләрне ишеткәч, кызыксынып, яшь остаз — Илмир кызы Әлфия Хәйруллина белән әңгәмә корырга булдым.
Ул бик ягымлы, аралашучан, юмор хисле булып чыкты. Аның эчке дөньясының байлыгы да сокландырды — милли җанлы, акыллы, зыялы, укымышлы. Аңардан ишетелгән төпле фикерләр күңелгә май булып ятты.
– Әлфия, дингә ничек кереп киттең? – дигән сораудан башладым мин әңгәмәне.
– Бабам Сабир, әбием Кәүсәр — бик дини, укымышлы кешеләр. Әнием эштә булгач, мин күбрәк алар тәрбиясендә үстем. Бабам авылыбызда мөәзин булып хезмәт итте, ул бүген якты дөньяда юк инде. Әбием, Аллаһыга шөкер, исән-сау, 81 яшендә.
Дини мохиттә тәрбияләнгәнгә, исламга мәхәббәт кечкенәдән җаныма сеңгән, күңелемә кереп калган. Балачакта мәдрәсәгә йөрдем, гарәп хәрефләрен, дин нигезләрен үзләштердем. Биш вакыт булмаса да, намаз да укый идем.
25 яшьләремдә миңа озын итәк, яулык ошый башлады. Күңелем тагын да ныграк дингә тартылды. Ул вакытта бер балам бар иде. Ә икенче малаем тугач, мин дингә ныклап кереп киттем. Рамазан аена кереп, биш вакыт намаз укый, ураза тота башлыйм, дип ниятләдем. Һәм, әлхәмдүлилләһ, шул вакыттан алып, шәригать кануннарын үтәп яшәргә тырышам, мөселманча киенеп йөрим.
– Дин юлына баскан кешенең тормышында нинди үзгәрешләр барлыкка килә?
– Иң беренчедән, күңел тынычлана. Икенчедән, күп сорауларга җавап, аңлатма табыла. Нигә алай, нигә болай икән, дип уйланып йөрмисең инде, барысы да Аллаһы Тәгаләнең теләге, кодрәте белән булуын беләсең. Ул билгеләгәнне, насыйп иткәнне хикмәт һәм буйсынучанлык белән кабул итәсең.
Раббыбыз кушканча, күбрәк савап эшләп, күркәм холыклы булып, хәләл белән хәрамне аерып, туганлык җепләрен саклап яшәргә тырышасың.
Гомумән, ислам тормышның төрле тармакларында безгә дөрес юл күрсәтә – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш, балаларны ничек итеп дөрес тәрбияләргә кирәк, башка кешеләр белән үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен һәм башка бик күп нәрсәләрне төшендерә. “Аллаһы сезләргә Дөнья һәм Ахирәт өчен кирәкле һәрнәрсәне өйрәтә”, диелә “Әл-Бәкара” сүрәсендә. Коръәндә теләсә нинди сорауга җавап, аңлатма, дөрес итеп яшәү өчен күрсәтмәләр бар. Динебез — бетмәс-төкәнмәс гыйлем чыганагы ул.
– Син – Гали авылы мәдрәсәсе мөгаллимәсе. Дини белемне кайда алдың?
– Әйткәнемчә, дин нигезләрен кечкенә чагымда ук үзләштерә башладым. Ә инде дингә ныклап кереп киткәч, Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыдым. Ә Уфада М. Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университетын тәмамлап, укытучы булып эшләү хокукын алдым.
Казан шәһәрендә урнашкан “Апанай” мәдрәсәсендә онлайн рәвештә Коръәнне бөтен кагыйдәләре белән, дөрес итеп укырга да өйрәндем. Хәзер мәдрәсәдә, балалардан башка, хатын-кызлардан торган төркем җыйдым. Аларны Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтәм.
– Балаларга белем бирүе авырракмы әллә өлкәннәргәме?
– Олыларга авыррак (елмая). Аларның холкы, физик һәм рухи мөмкинлекләре төпләп формалашкан инде. Өлкәннәргә үзенә бер аерым кулай якынаю юлы табарга кирәк. Ә балалар сыгылмалы аңлы, бик күп нәрсәне кабул итәргә әзер, ышанып, авыз ачып тыңлап утыралар, күңелләренә сеңдерәләр.
– Кечкенә укучыларың ислам нигезләрен яратып үзләштерәләрме соң?
– Моның өчен аларны ныклап кызыксындырырга кирәк. Дәрес коры мәгълүматтан гына торырга тиеш түгел, аны гадәти булмаган формада, кызыклы рәвештә үткәрү мөһим. Шул вакытта балалар яратып укыйлар.
Шуны да әйтеп үтәсем килә, мәдрәсәдә белем алып чыккан укучыларның гаиләләрендә дә дини тәрбия бирелсә, бу икеләтә яхшы. Чөнки өендә дини яктан үрнәк булмаса, уку йортында үзләштергән белемнәр кабатланып, камилләштерелеп тормаса, алар югалырга, онытылырга да мөмкин бит. Мондый очракларда барысын да яңадан торгызырга кирәк булачак.
– Әниең Санияне дә авылыгызның хөрмәтле мөгаллимәсе дип беләм?
– Әйе, әлхәмдүлилләһ, остазлык эшчәнлеген бергәләп алып барабыз. Без аның белән башта дини китаплардан үзлектән өйрәнә башладык, аннары авылыбыз мәдрәсәсендә һәм “Апанай” мәдрәсәсендә дә бергә укыдык. Бәхетебезгә, безгә көчле мөгаллимнәр гыйлем бирде.
Бүгенге көндә әни инде дин нигезләрен үзләштергән хатын-кызларны дөрес итеп Коръән укырга өйрәтә.
– Әниеңнең нинди сыйфатларына сокланасың?
– Ул бик юмарт һәм шулкадәр ярдәмчел кеше ки, исләрең китәр! Үзен, вакытын кызганмыйча, башкаларга булыша. Һәм моны чын күңеленнән, риясыз башкара. Үзе юмор хисле, җитез, уңган, әлхәмдүлилләһ.
– Укыту эшендә аның белән киңәшләшәсезме?
– Әйе, без аның белән дин турында сәгатьләп сөйләшә алабыз. Дини китаплар күп укыйбыз, аннары алар буенча фикер алышабыз.
Укыту процессында нинди ысул яхшырак булыр, мәгълүматларны ничегрәк аңлаешлы итеп җиткерергә икән, дип киңәшләшәбез.
Мин әниемә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен.
– Ирең Ринат дини хезмәтеңне хуплыймы?
– Хуплый да, ярдәм дә итә. Озын итәк киюемә, яулык бәйләвемә дә, укыту эшенә дә беркайчан каршы килмәде. Ирем яхшы минем, Аллаһыга шөкер, бик тыйнак, гади, тәрбияле, артык иркәләнеп үсмәгән, тәртипле гаиләдән, үз авылыбыз кешесе. Үзе белән 18 ел бергә гомер итәбез инде.
– Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш, дип саныйсың?
– Иң беренче чиратта, шуны истә тотарга кирәк – Аллаһы Тәгалә ир-ат белән хатын-кызны төрле итеп яралткан. Шуңа күрә без бер-беребезне ничек бар, шулай кабул итә белергә тиеш. Аларның асылы — бер, безнеке икенче төрле. Үтә дә югары таләпләр куймыйча, артык битәрләмичә, бер-береңнең холкын аңлап яшәү мөһим.
Аннары, хәзер мөстәкыйль, көчле рухлы хатын-кызлар күп бит. Әмма хәләл җефетең белән тыйнак, йомшак, нәзакәтле булырга, аны уздырмаска, аның баш, көчле булуын үзенә сиздереп яшәргә кирәк. Ир-ат – ул булдыручы, табучы. Ә хатын-кыз, өйне җыештырып, тәмле ризыклар пешереп, матур киенеп, ачык йөз күрсәтеп, ирен эштән каршы алырга тиеш.
Әлбәттә инде, динне нигез итеп алсаң, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне Аллаһы Тәгалә кушканча төзесәң, гаиләдә бәхет, бәрәкәт, иминлек, тынычлык хөкем сөрәчәк.
– Хәләл җефетең белән биш бала үстерәсез. Аларны тәрбияләүдә ниләргә өстенлек бирәсез?
– Иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләне зурларга, Ул биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә өйрәтәбез, дин нигезләрен төшендерергә тырышабыз.
“Сез — бер-берегезгә иң якын кешеләр, үзара тату булып, гомер буена туганлык җепләрен саклап яшәгез”, — дип әйтеп киләбез. Мин үзем — гаиләдә бердәнбер бала. Бертуганнар булмагач, авыр шул ул. Шуңа күрә бәләкәй чакта ук: “Кияүгә чыккач, минем балаларым күп булачак”, — дия идем (елмая). Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылам, хыялым чынга ашты, биш балабыз булуына сөенеп туя алмыйбыз.
Олы улыбыз Илназга 17 яшь инде, Самарда төзелеш көллиятендә (колледж) белем ала. Балачагында авылыбыз мәдрәсәсендә гарәп графикасын, дин нигезләрен үзләштерде ул, мәҗлесләрдә матур итеп аять-сүрәләр укый.
Малаебыз Илнур җиденче сыйныфка күчте. Ул да күп аятьләр, сүрәләрне яттан белә. Мәчеткә барып, икенде һәм ахшам намазлары алдыннан азан әйтә. Дини бәйгеләрдә даими катнашып, беренче урыннар яулап килә.
Ислам улыбыз быел икенче класста укыячак. Ул абыйсы Илнур белән бергә мәчеткә йөрергә тырыша, шулай ук дини бәйрәмнәрне калдырмый.
Алты яшьлек Ясминәбез балалар бакчасына йөри. Мөмкинлек булганда, бәләкәйдән күңеленә сеңсен дип, мин аны үзем белән мәҗлесләргә, дини чараларга алып барам.
Иң кечкенәбез Илсафка әле 5 ай гына.
Балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, дип саныйм мин. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, — дигәннәр акыл ияләре булган әби-бабайларыбыз. Бигрәк тә хак сүзләр бит бу! Шуңа күрә, иң беренче чиратта, үзең күркәм холыклы, гыйбадәтле, тәртипле булырга тиешсең.
– Әлфия, синеңчә, бүгенге хатын-кызларга нинди сыйфатлар җитеп бетми?
– Оялчанлык, тыйнаклык. Киенү, бизәнү рәвешендә дә, үз-үзеңне тотышта да.
– Эшең дә күп, биш бала да тәрбиялисең, шулай да, яраткан шөгыльләрең дә бар, оста тегүче дә икән соң әле үзең.
– Әйе, әле тегә белми идем, әмма тегү машинасын алып куйган идем инде (көлә). Бу эш мине күптәннән кызыксындыра башлады. Интернеттан карап, үзлегемнән тегәргә өйрәндем. Балаларыбызга әйбер сатып алмыйбыз диярлек, курткаларга кадәр үзем тегәм.
Хатын-кызлар дини күлмәкләргә заказ биргәлиләр.
Күптән түгел шамаилләр дә ясый башладым әле. Болай, үзем өчен генә, бүләккә дә бик яхшы булыр.
– Әлфия, син бәхетлеме һәм аны нидән күрәсең?
– Әйе, Аллаһыга мең шөкер! Раббыбыз миңа дин юлыннан атларга насыйп итте. Кешеләргә дини гыйлем бирә алуым белән дә бик бәхетле мин. Моңардан күңелемдә чәчәкләр ата.
Гаиләм тулы. Балаларыбыз, әтием-әнием, дип, ата-ана назын, мәхәббәтен тоеп үсәләр. Хәләл җефетем белән уртак тел табып яшибез. Бәгырьләрем – әнием белән әбием, әлхәмдүлилләһ, исән-саулар.
Газиз туган җиреңдә гомер итү дә — олуг бәхет ул.
– Хаҗ кылу – күпләрнең хыялы. Мондый теләк синдә дә бардыр, әйме? Аллаһы Тәгалә сиңа шундый бәхет бирсә, анда Аңардан ниләр сорар идең?
– Әлегә хаҗга бармасам да, изге җирләр күз алдымда тора сыман. Ниятем бар, әлбәттә, Раббыбыз насыйп итсен.
Ахирәт тормышы өчен сорар идем. Бу дөньяда Аллаһы нәрсә биргән, шуңа канәгать мин. Гөнаһларыбызны кичереп, җиңел үлемнәр бир, кабер газапларыннан сакла, гаиләм, балаларым белән җәннәтләрдә күрешергә насыйп ит, дип үтенер идем.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 3 (44), 2024 ел.