Мәктәпкә гомерләрен биргәннәр мәңгегә укытучы булып кала, диләр. Бүген Кочкурово районында бердән-бер татар авылы булган Татар Умызында туып үскән олы стажлы укытучы, искиткеч хатын – кыз Алия Исмаиловна Умярова турында сүзебез.
…Умяровлар гаиләсендә 6 бала үсә. Авыр вакытлар, барлык балалар да исән калмаган. Әтисе – Исмаил Хөсәен улы тимер юлда эшләгән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт батырлыгы өчен» медале бар. Әнисе хуҗалык белән шөгыльләнгән. Исмаил кызы Алия туган авылы мәктәбенә укырга бара һәм тырыш укучыларның берсе була. Шуңа күрә 7-еллык мәктәпне тәмамлагач, Ичалки педучилищесына юллама белән җиңел генә укырга керә.
– Миңа бәхет елмайды дип уйлыйм, – дип башлады сүзен Алия Исмаиловна. – Минем мәктәптә бик яхшы укытучыларым бар иде. Болар – биология укытучысы Рәшидә Хәсән кызы Старкова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Адилә Абдулла кызы Ямбаева. Аларга карап, минем дә балаларны укытасым килде: Ичалки педучилищесына укырга керергә киттем. Имтиханнарны уңышлы тапшырдым. Тырыштым, яхшы укыдым. Анда методиканы ныклап бирделәр.
Практикада үз мәктәбемдә булдым. Мине үз укытучыларым кабул итте һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Шунда укытучылык эше минем һөнәрем икәнен аңладым. Әти-әнием дә минем өчен шатландылар.
Училищедан соң Татар Умызы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә килә язма героебыз, ә М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтын соңрак читтән торып тәмамлый. Башлангыч сыйныфлар белән Алия Исмаиловна озак эшләми: мәктәпкә тел белгече кирәк булгач, өлкән буынга рус теле һәм рус әдәбиятын укыта. Балачактан ук туган теленә тартылган педагог туган татар теле белән татар әдәбияты предметлары буенча да белемне якташлары балаларына бирә башлый.
Шәхси тормышына килгәндә, авылдашы Фатих егет Биктяковка кияүгә чыга. Өч кыз һәм бер уллары туа. Тырмыш матур гына чәчәк атканда, Алия Исмаил кызына кырык яшь тә тулмаган чагында, ире бакыйлыкка күчә. Балалар белән ялгыз кала. Гаиләне туендырырга, мәктәптә эшләүне дәвам итәргә кирәк иде. Аңа күп нәрсәне җиңәргә һәм кичерергә туры килә, әмма дуслары, хезмәттәшләре һәм танышлары аны беркайчан да өметсез, сынык язмыш кичергәнен сизмәгәннәр. Өйдә – балалар, хуҗалык, терлек. Болар барысы да Алия Исмаил кызының нәфис җилкәсендә була. Ләкин мәктәп бусагасын атлап кергәч, гәүдәсен турайтып, ишек артында мәшәкатьләрен калдыра ул һәм укучыларын рус һәм туган татар телләренең матурлыгын аңларга, әдәбиятны белергә өйрәтә. Шулай мәктәптә 30 ел эшли! Тупланган педагогик тәҗрибә, методиканы дөрес куллану (ул юкка гына укытучы-методист түгел) укытучыга дәресләрне югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирә. Аның дәресләре мәктәп укучылары өчен һәрвакыт мавыктыргыч, кызыклы булган. Ул балаларны яхшыны яманнан, затлыны түбәннән аерырга, тормышның бәхете һәм мәгънәсе нәрсәдә икәнен аңларга, мөстәкыйль булырга, үз-үзеңә ышанырга өйрәтә. Аның ничә укучысы барлыгын санап та карамаган. Алар бүген барлык тармакларда эшлиләр, дип шаярта укытучы. Хәтерлиләр, котлыйлар, кунакка киләләр…
Халидә Мортаза кызы Манюрова беренче мөгаллимәсе турында болай ди: «Блаларга булган мәхәббәте, намуслылыгы, принципиальлеге, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзерлеге кебек күркәм рухи сыйфатлары аерып тора Алия Исмаил кызын. Ул безгә җылылык һәм яктылык бүләк итте, әйләнә-тирә дөньяның кабатланмаслыгын ачты. Үз предметлары буенча белем генә түгел, мәхәббәт һәм игелек, кызыксынучанлык, гаделлелек, үз-үзеңә ышаныч дәресләре дә бирде. Без аны бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз».
Миңа калса, укытучының даны – укучыларында, укучыларының танылуы – теләсә кайсы укытучы өчен төп бүләк.
Хезмәт ветераны, укытучы-методист Алия Исмаил кызы Умярованың бүләкләре байтак: РСФСР Мәгариф министрлыгының ике грамотасы, РМ башлыгы Рәхмәте, Кочкурово районының, РОНОсының Мактау грамоталары…
Педагог буларак уңышларга ирешкән Алия Исмаил кызының балалары да лаеклы кешеләр булып үскәннәр. Бүген җиде оныгы, өч оныкчыгы аны шатландырып торалар. Кызы Румия әнисе эшен кабатлаган: М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтын тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әниләре белән әбиләрен онытмыйлар, даими шалтыраталар, кунакка киләләр.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде