tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык артисты Габдулла Шамуков истәлегенә
Халык артисты Габдулла Шамуков истәлегенә

Халык артисты Габдулла Шамуков истәлегенә

Чардаклы районы Татар Колмаеры авылы урта мәктәбендә СССРның халык артисты Габдулла Шамуковның 115 еллык юбилеена багышланган Татар теле һәм мәдәнияте көне узды.

Без дәверләр, чорлар кисешкән, мең елга бер генә була торган заманга туры килдек. Әлегә үзен дөнья тоткасы итеп санаган Америка идарә дилбегәсен җир шары өстендә үзе теләгәнчә шартлата алмаячагына, Евросоюзның ишелеп төшүенә, дөнья векторының Азия, мөселман дөньясына йөз тотуына шаһитбыз. Болар барысы бергә чишелмәс төен кебек төйнәлеп, җир шарының төрле почмакларында сугышлар китереп чыгарды. Океан артында урнашкан Америка дигән дәүләт кыйтгаларны, илләрне, халыкларны маңгайга-маңгай чәкештереп, үзенең хәрби коралын сатып, сугышлар оештырып, әлегә кадәр дөньяны савып, талап яшәде. Илләр, халыклар хәзер бер көн белән яши, үлчәүнең бер ягында – кешелек дөньясының киләчәге, икенче ягында – фәннең, техниканың иң соңгы казанышлары нигезендә ясалган хәрби корал һәм атом бомбасы, шулар булмаса, сине басып алалар. Әгәр Советлар Союзы булса, боларның берсе дә булмас иде. Бу йөгәнсезлеккә җавап итеп оештырылган БРИКС илләренең 16 нчы саммиты 22-24 октябрьдә Казанда узды. Бу чара, әлбәттә, Татарстанны халыкара дәрәҗәгә күтәрде.

Безнең татар милләте тарих тәгәрмәчендә чарланып, зур югалтулар белән булса да, бүгенге көнгә килеп җитте. Хәзер Татарстан, Башкортстан, Ульяновск, Самара, Саратов һәм Чуашстанда, шулай ук кайбер башка җирләрдә милли элита бер йодрык булып тупланды. Татарстан, Казан бу юнәлештә зур тырышлык куя, рухи этәргеч булып тора. Моңа дәлил итеп якташыбыз, бик күп мактаулы исемнәр, бүләкләр иясе Габдулла Шамуковның 115 еллыгы уңаеннан Татар Колмаеры авылы мәктәбендә узган мәртәбәле чара турында язып үтәм. Габдулла абый Колмаер урта мәктәбендә укыган. Казаннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Габдулла абый белән бер сәхнәдә уйнаган Дания Нуруллина, артист Олег Фазылҗанов, Татарстан Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Данил Салиховның килүе кичәнең дәрәҗәсен күтәрде һәм милләтнең көчен, егәрлеген күрсәтте. Шундый тынгысыз, авыр, сугыш барган заманда ике якның кушылып югары кимәлдә мәдәни чара үткәрүенә сокланырга һәм башка төбәкләргә үрнәк итеп куярга кирәк.

Рәсми затлардан район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров, Ульяновск өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, Чардаклы районы татар автономиясе җитәкчесе Җәүдәт Мубинов һәм башка күп җитәкчеләр, төрле өлкәләрдә мактаулы исемнәр алган хезмәт ветераннары, сәнгать коллективлары, укытучылар, җыеп әйткәндә, район татарларының алдынгы өлеше җыелган иде.

Өч катлы мәктәпкә килеп кергәч үк кунакларны китап күргәзмәсе каршылады. Спорт залында яшүсмерләр татар көрәше алымнарын күрсәттеләр. Икенче һәм өченче катта мәктәп коридорының ике ягына тезелеп киткән төрледән-төрле күргәзмәләр: чигү үрнәкләре, өйдәге станокта тукылган 100-120 еллык кызыл башлы Сабантуй сөлгеләре, өй эшләрендә һәм кешелеккә киелә торган киемнәр, аяк киемнәре, читекләр, күп санлы кул эшләре, Габдулла Шамуков иҗатына багышланган китаплар, берсеннән-берсе тәмле итеп әзерләнгән татар халык ашлары өстәлләре игътибарны җәлеп итте. Боларны колмаерлылар үзләре дә, районның башка авыллар активистлары да әзерләгәннәр. Хәзер татар авылы музейлары мәктәп бинасында урнашкан, шулар арасында иң зурысы һәм иң бае – Колмаер авылы музейханәсе. Музейның беренче директоры – Александр Соколов. Экспонатларны укытучылар коллективы бөтен авыл белән бергә җыйган. Музейны әйберләр белән баетып, замана таләпләренә туры китереп төзүче –  Гөлсәмәр Ибраһим кызы Кәримова. Ул менә 17 ел инде шушы музейда эшли. Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар, сугыш һәм тыл ветераннары турында тирән эчтәлекле материаллар туплауга ирешкән. Районның татар авыллары турында “Чардаклы татарлары” китабына иң күп күләмле материаллар Колмаер авылыннан керде. Аларның төп – авыл, мәктәп тарихын яктырткан өлешен, Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары турындагы материалларны Гөлсәмәр ханым безгә музейдан алып бирде. Зур хезмәте өчен газета аша аңа тагын бер тапкыр чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Хәзер музейда реконструкция бара, җитәкчелеккә яшь кеше – Минҗиан Салих кызы Шакунова килгән. Уртача бер залны безнең көннәрдә бара торган СВОда катнашучыларга багышлаганнар. Экспонатлар күп, бөтенесе дә сугыштан кайткан. Хәзерге заманның хәрби коралларын караганда, йөрәкләр жу итеп китә, күз алдына ирексездән сугыш кыры килеп баса. Тизрәк бетсә иде, дигән фикер баш миен бораулап үтә. Бу зал белән Абдулләхан Гирей улы Аббазов җитәкчелек итә. Үзенең дә ике улы сугышта. Ата-анага түземлек бирсен, балалары исән-сау кайтсыннар, диясе генә кала.

Чараның Габдулла Шамуков һәм татар теленә багышланган өлеше актлар залында узды. Казан кунакларының чыгышы районның үзешчән сәнгать осталары концерты белән бергә үрелеп барды. Һәр милли бәйрәмдә татар теленең чиктән тыш авыр хәле, яшьләрнең ана телен бөтенләй диярлек белмәүләре турында күп сөйләнелә, бу юлы да әлеге тема читтә калмады.

Габдулла Шамуковның тормыш һәм иҗат юлы турында күңелен мүк басмаганнар беләдер дип саныйм. “Өмет” газетасы бу темага шактый күп язды, аннары, 2019 елда Ульяновск өлкә татар автономиясе “Үзе. Һәм үзе турында” исемле саллы гына китап чыгарды. Китапка Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов белән театр музее мөдире Луара Шакирҗанованың материаллары да кергән.

Габдулла Шамуковның 115 еллыгы уңаеннан Чардаклы район китапханәсе җитәкчесе Венера Залалетдинова бәйрәмдә әле яңа гына табадан төшкән “Он наш земляк. Он мастер слова” исемле китабын таратты. Венера ханым соңгы берничә елда безнең арага бик актив кушылып китеп, күзгә күренерлек гамәлләр башкарып килә, иң мөһиме – башкарган эшләре ихластан. Тәмам урыслашып беткән район үзәгендә тагын шундый 4-5 милләт җанлы кеше булсачы…

Венера Рифкать кызы Габдулла абыйның туганнарын эзләп табып, китапка яңа  материаллар керткән. Якташыбызның туганнары җыелышып әдәби кичәгә дә килделәр. Казан кунакларының чыгышын театр ветераны Дания Нурлы башлап җибәрде. Ул Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектакленнән үзе башкарган Мөхлисә Бубый монологын укыды, эчтәлеген дә, күңелгә тәэсирен дә сүз белән генә аңлатып биреп булмый. Ул сүзләрне үз колагың белән ишетергә, үз күзең белән күрергә, гомумән, спектакльне үзен карарга кирәк.

Икенче булып чыккан Данил Салиховның иҗат юлын академия театрында башлавы минем өчен яңалык булды. Без аның башкаруында “Олы юлның тузаны” җырын аһ итеп тыңладык.

Характерлы рольләр уйнап, күпләрнең күңеленә кергән Олег Фазылҗанов та югары башкару осталыгы белән “Кара урман” җырын ярып салды. Менә сиңа драма театры артисты! Татар җырына милләт коды (яшьләр аны грегр дип атый) салынган, татар моңы матриксыбызга кергән, ул бик күп киртәләрне урап узарга, ике каршы якны дуслаштырырга сәләтле. Татар дәүләт академия театры репертуарында “Телсез күке” спектакле бар. Баш рольне – Зарифны мәшһүр артист Әзһәр Шакиров уйный. Спектакль 1939 елгы фин сугышы турында бара. Шунда бер-берсенә мылтык терәп капма-каршы якта сугышучы ике татар кешесе очраша, икесе дә бер-берсенә тартыла, тел бер – татар телендә сөйләшәләр, әмма ышаныч юк, бер-берсенә дошман, икесендә ике идеология. Алар сүз ярдәмендә аңлаша, килешә алмыйлар. Язмыш, тәкъдир кушуы буенча төрле илләргә сибелеп яшәргә мәҗбүр булган ике татар татар җыры, татар моңы аша уртак тел табып аңлашалар. Ана теле, татар  җыры менә нинди көчкә ия! Милләт – татарлар шул бөеклекне аңласыннар иде.

Язмамда телгә алынган ике спектакльне дә Казанда, академия театрында карадым. Беренчесен ирем Җәмил Әхмәтсафа улы белән бергә карадык. Аеруча да көчле спектакльләр, күпме вакыт үтте, спектакльләрнең кечкенә генә детальләрен дә ачык хәтерлим.

Бәйрәмнең соңгы өлешендә безне милли традиция буенча мул итеп әзерләнгән табын артына чакырдылар. Күргәзмәдәге аш-су өстәлендә тутырган тавыкны  (соңгы 10-15 елда өстәлләрдә күренми диярлек, кибет тавыклары бу блюдага бармый, тегеп булмый, ертыла) Чардаклы татар автономиясе рәисе Җәүдәт Абдулла улы Мубинов үзе әзерләгән диделәр, ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Сабантуйда да тутырган тавык бар иде бит. Табында мине аның каршысына утырттылар, форсаттан файдаланып, үзеннән сорарга булдым. Технологияне бөтен нечкәлекләренә кадәр сөйләп бирде, тавыкны да үзе үстергән булып чыкты. Өстәлдәге кабак бәлешен дә ул пешергән икән бит әле!

Бәйрәмебез зурдан кубып, матур, оешкан төстә узды. Бу турыда Папау авылыннан Рөстәм Бихузин бик матур, төгәл итеп әйтте. Бәйрәмгә Россиянең атказанган укытучысы, Хезмәт ветераны Лениза Зиннәт кызы Юсупова да килгән иде. Лениза апа белән очраша алуыбызга Җәмил абый белән бик тә шатландык, аралашудан өчебез дә канәгать калдык.

Колмаер авыл администрациясенә (Рифгат Ихсан улы Камалов), мәктәп коллективына (директоры – Рузалия Галимҗан кызы Садыйкова), сәнгать коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә, спонсорларга, аш-су осталарына, бу бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертүчеләргә – һәммәсенә дә бәйрәмдә катнашкан барча халык исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу тынгысыз, сугыш барган көннәрдә районның төрле авылларыннан килгән татар активистлары, таныш-белешләр белән исәнлектә очраша алуыбызга шатландык. Бөтенебездә дә бер теләк: тизрәк дөньялар тынычлансын да, тормыш үз җаена төшсен иде.

Наилә Потеева-Фатыхова-Яуширмәле,

Чардаклы бистәсе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*