Музейлар – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар – укучыларны, гомумән, балаларны тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да.
Бүгенге көндә компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.
Музейны оештыруда башлап йөрүче, үзеннән тәкъдим кертүче җитәкче булырга тиеш. Гимназия директоры Вахитова Илхания Абзалетдин кызы – нәкъ шундыйлардан. Ул тәрбия учагы оештыру фикере белән янып яши. Татар гимназиясендә ул музыка, җыр белән бәйләнгән булырга тиеш дигән фикердә тора. Балаларга моң аша тәрбия бирүне иң эффектив ысулларның берсе, ди ул. Үзе дә иҗади кеше булганга, татар гимназисендә музыка өлкәсенә кагылган музей ачып җибәрә.
Үзенең фикерен 2002 нче елдан башлап гимназиянең фәнни җитәкчесе булган, бүгенге көндә профессор, педагогия фәннәре докторы, Казан федераль университетының кафедра мөдире вазифасын башкаручы Илгизәр Тимергали улы Гайсинга әйтә. Илгизәр Тимергали улы исә, үз чиратында, Сара Садыйкованың кызы, балет сәхнәсе ветераны Әлфия Айдарская белән таныштыра. Шул рәвешле, күп елларга сузылган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче хезмәттәшлеккә нигез салына. Әлфия Айдарскаяның ярдәме һәм Илхания Абзаловнаның тырышлыгы белән музей ачу өчен күп материал туплана. Илхания Абзаловна: “Сара Садыйкованың кемдә нинди шәхси әйбере бар, Әлфия апа шуларны әйтә торды, без шул кешеләрне табып, алар белән элемтәгә кереп, кайсын сатып, кайсын сорап алып кайта тордык”, – дип сөйли, шаяртып…
Шул рәвешле, 2004 нче елда Казан шәһәре Киров районының “4 нче татар гимназиясе” бинасында Сара Садыйкова исемендәге музей үзенең эшен башлап җибәрә.
Үз вакытында популяр драма артисткасы, 20 – 30 елларның мәшһүр җырчысы, татар опера театрының күренекле солисткасы һәм, ниһаять, татар халкын берсеннән берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкова турында һәркем беләдер.
Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе, ССРБ композиторлар берлеге, КПСС әгъзасы Бибисара Гариф кызы Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә приказчик гаиләсендә дөньяга килә. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясендә – Фатиха Аитова мәктәбендә – белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. 1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара. 1922 елда Сара Садыйкова П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный, шунда булачак ире Газиз Айдарский белән таныша.
Утызынчы елларда Сара Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевнең бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра.
1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Үзенең иҗат гомерендә ул 543 җыр, 20дән артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә.
Гимназиядә Сара Садыйкова музее 2004 нче елдан бирле эшләп килә. Экспонатлар арасында Сара Садыйкованың шәхси әйберләре, концертларда кигән күлмәк-костюмнары аксессуарлар, пианиносы, уен кораллары саклана. Сара Садыйкова музее зур бер бүлмәне тәшкил итә, монда Сара Садыйкованың стендлары, көнкүреш җиһазлары урнаштырылган витриналар, афишалары урын алган.
Иң түрдә, музейның күрке булып, Сара Садыйкованың шәхси пианиносы тора. Пианино янында бөек композиторыбызның шәхси өстәле, зур вазасы урнашкан.
Музейда бөек композиторның сәхнә күлмәкләрен дә күрергә мөмкин. Сара апа кечкенәдән үк көзге каршында төзәтенергә, алкалар, мәрҗәннәр тагарга, брошкалар кадарга, матур киенергә яраткан. Аның бу гадәте гомер буена юлдаш булып калган. Энҗе тезелгән калфагын башына кыңгыр салмыйча, матур күлмәкләрен кимичә, театрга, концертка бармый, халык алдына сәхнәгә чыкмый торган булган Сара апа.
Мәгълүм булганча, Сара Садыйкова аралашучан кеше була, матур итеп фотога төшәргә яраткан. Музейда Сара Садыйкованың иҗатташ дуслары, замандашлары белән төшкән фотолары бихисап. Шулай ук Сара Садыйкованың туганнары белән төшкән фотосурәтләре дә саклана. Әлеге фотоларны Сара Садыйкованың кызы – балет сәхнәсе ветераны Әлфия Газиз кызы Айдарская – гаилә альбомыннан музейга бүләк итеп бирде.
Бөек композиторыбызның иҗади мирасын барлап, аларны халыкка чыгаруда Сара Садыйкованың бердәнбер кызы, балет сәхнәсе ветераны, көр күңелле, энергияле, тырышып эшләүчән шәхес – Әлфия Айдарскаяның – өлеше, һичшиксез, зур.
Әлфия Айдарская – татар халкының югары белемгә ия беренче татар режиссёры, актёр, Мәскәү татар театрына нигез салучы, беренче татар операсы «Сания»не сәхнәгә куючы олы шәхес Газиз Айдарский һәм татар опера йолдызыбыз җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың бердәнбер, шулай ук талантлы кызы, балет биючесе, татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Без аны яратып, якын итеп “үзебезнең Әлфия апабыз” дип дәшәбез. Әлеге кечкенә генә буйлы, әмма исеме, даны еракларга таралган, тирән ихтирамга лаек булган бөек шәхеснең киләсе ел – юбилей елы. Май аенда Әлфия апабызга 100 яшь тулачак.
Шуңа да карамастан, сыгылмалы гәүдәле, җилдән җитез Әлфия апа йөгереп кенә түгел, биеп йөри, бүгенге көндә дә чаралар, концертлар оештыра. Гимназиядә үткәрелгән чараларның берсе дә Әлфия Айдарскаядан башка узмый.
2004 нче елдан башлап 4 нче гимназия коллективы Сара Садыйкова исемендәге яшь башкаручыларның төбәкара фестиваль-конкурсын үткәрә башлый. Инде 2007 нче елда фестиваль республика статусын ала һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы карамагында үткәрелә башлый. Бүгенге көндә Республикабызда Сара Садыйкованың “Казан кичләре” җырын башкармаган мәктәп, яисә сәнгать мәктәбе юк дип әйтергә була.
Фирая Рәшитова
Мәкалә 4 нче гимназиянең архивыннан материалларга нигезләнәп язылган.
Фотолар архивтан алынган.
Чыганак: piter.tatar