tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европа белән Азия очрашкан урында
Европа белән Азия очрашкан урында

Европа белән Азия очрашкан урында

Комлы ярым чүл белән иксез-чиксез дала чиратлашып барган җирләр… Саксаул белән дөя чәнечкесе, кылган үсеп торган дала киң сахра офыкка борып тоташа. Шул сахрада ара-тирә атлар, сарыклар, ике өркәчле дөяләр кәрваны очрый. Күк йөзендә бер генә болыт әсәре дә юк, шул зәңгәрлектә колач җәеп дала бөркетләре оча, әйтерсең лә, күк гөмбәзенә алар хуҗа. Иксез-чиксез далада алтын көзнең патшалык иткән чоры, хәтта, үзен күрсәтергә тырышып, дөя чәнечкесе дә урыны-урыны белән чәчәк атып утыра.

Табигатьнең шундый матур чагында без, Х Евразия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы делегатлары, ханнар ставкасы булып торган Сөембикә-ханбикәнең туган җиренә аяк бастык.

Тирә-якта казах авыллары, шундый ук исем йөрткән авыл да урнашкан. Сарайчикны казахлар “Сарайшык” дип йөртә.

Кайчандыр гөрләп торган, базарлар, кәрван сарайлары белән дан тоткан Сарайчик хәзерге көндә торгызыла. 1999 елда “Ханнар ставкасы – Сарайшык” – тарихи-мемориал комплексы төзелә башлый – мәчет, 17 метрлы мавзолей, музей эшләнә һәм 2023 елның маенда ул тантаналы рәвештә ачыла.

Сарайчик XIII-XVI гасырларда Европа белән Кытайны бәйләп торган Бөек Ефәк юлындагы шәһәр, ул Җаек елгасы ярына урнашкан, Европа белән Азиянең кушылган урынында дисәм дә, ялгыш булмас.

Менә шундый тарихи урында басып тору – үзе бер могҗиза! Шушы туфракта Идегәйнең оныкчыгының оныкчыгы, ногай бие Йосыфның кызы Сөембикә шу-шы чал Җаек буенда, сахрадалада йөгереп йөргән, буй җиткән. Ирексездән “Сөембикә” бәете хәтеремә килә.

“Тәкъдирдән бәндә узмый,

бер Хода түзгәнгә –

Әҗрен Хода бирүче

казага түзгәнгә.

Мең биш йөз унбиштә

бу дөньяга килгәнмен,

Ата-ана дәүләтен

китмәс диеп белгәнмен.

Ата-ана кулында

бер кайгы да күрмәдем,

Бу кайгылар күрермен дип

исәпләп тә йөрмәдем.

Сөембикә атым, нугай затым,

Кайда минем яшь дәүләтем,

Сабый чагым, нурлы йөзем,

Морза кызы булган вакытым”.

Әйе, бу комлы туфракта ниндидер сихри көч бар икәне сизелә, бу көч җанга дәрт, нечкә күңелгә моң өсти. Аллаһының бөек бер кодрәте белән меңләгән чакрымнар үтеп, шул изге туфракка миңа да аяк басарга язган, Сөембикә-ханбикәнең эзләре буйлап бөек тарихны үз күзем белән күрергә, җаным белән тоярга, каләмем белән язарга язган! Ханнар ставкасының музее т-рында әйтеп үтим.

Мәһабәт бина әллә кайдан кү-ренеп тора. Аның алгы өлешенә зур итеп “Сарайшык” дип язып куелган. Бу – музей. Анда әлеге җирлектә табылган экспонатлар куелган, алар турында мәгълү-матны интерактив формада да карарга була. Залда зур итеп Алтын Урда һәм Ногай Урдасының ханнары басып тора. Аларның кыяфәтләре дә кайчандыр идарә иткәннәрен күрсәтә хәтта.

Музей хезмәткәрләре: “Сарайчикны Батый хан төзегән”, – диләр. Алар урта гасыр тарихчысы Абу-әл-Гази язмаларына таяналар. XIV гасыр – Сарайчикның чәчәк аткан чоры. Шул заманнарда ук биредә суүткәргечләр, керамик торбалардан уза торган канализация, җылы идән, мунчалар була. Европа илләрендәге шәһәрләр бу уңайлы шартлар турында әле хыяллана да алмаган, ә Алтын Урда шәһәрендә цивилизация шартларын рәхәтләнеп кулланганнар инде!

Шәһәр бик матур итеп төзелгән: ике катлы һәм бер катлы йортлар берничә бүлмәдән торган, мәчетләр, сәүдәгәрләр һәм сәяхәтчеләр өчен кәрван-сарайлар-кунакханәләр… Сарайчик янындагы курортларга ял итү һәм дәвалану өчен дәүләтнең төрле почмакларыннан байлар килгән.

Шәһәрдә һөнәрчелек бик алга киткән була. Кешеләр балчыктан савыт-саба ясый, тимерчелек белән шөгыльләнә, акча суга, сөяктән һәм күннән төрле әйбер ясый.

Кытай, һинд, төрек, гарәп илләре белән сату итәләр. Шуңа күрә Сарайчикта җир шарының төрле илләреннән килгән сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр очраша, шәһәр урамнарында төрле телләр яңгырый.

Гарәп сәяхәтчесе, географ Ибн Баттута 1334 елда болай яза: “Суүткәргеч системасы мине гаҗәпләндерде. Сарайшыкта су үзе һәр өйгә килеп керә… Мин бөтен җир шарын йөреп чыктым. Сарайшык, Багдадтан кала, шәһәрнең иң зурысы икән. Биредә хан ставкасы урнашкан, дүрт мәчет һәм күпләп кәрван-сарайлар матурлыклары белән ялтырап тора”.

Әйе, Алтын һәм Ногай урда ханнарының җәйге ставкасы булган Сарайчикта берничә хан тәхеткә менгән. Шул җирдә алар мәңгелек йокыга да талган. Биредә җиде хан күмелгән дип фаразлана: Алтын Урда ханнары Сартак, Бәркә, Токтакия, Җәнибәк һәм казах ханнары Касыйм, Измаил, Ураз. 17 метрлы мавзолей шул ханнар хөрмәтенә төзелгән.

Музейда интерактив форматта эшләнгән “Алтын көймә” һәм “Сөембикә” фильмнарын да карадык. Өлкән буында да кызыксыну уяткан бу фильмнар балаларга бик тә ошый инде, әлбәттә. Телефоннарга ябышып яткан яшь буын мондый информацияне тиз кабул итә, тарих фәненә аларда кызыксыну уяна. Без дә музейдан үзебез өчен яңа мәгълүмат туплап чыктык, борынгы Сарайчик шә-һәренең язмышы сөендерде дә, көендерде дә. Шәһәрнең язмышы археологлар, тарихчылар тарафыннан ачыла бара, шуңа сөендем.

Менә шундый матур шәһәр 1395 елда Тимерлан гаскәрләре тарафыннан җимерелә. Ничек инде тарихта булган мондый хәлләргә көенмисең?! Яндырылган, җимерелгән Сарайчик яңадан аякка баса, ләкин инде ул көньяк-көнчыгышрак күчерелә. XV гасырның икенче яртысында Сарайчик белән казах ханы Касыйм идарә итә. Шәһәр Ногай ханлыгының башкаласы булып исәпләнә. 1580 елда шәһәр өстенә яңадан яу килә, бу юлы Богдан Барбоши җитәкчелендәге Дон казаклары аны басып ала һәм җимерә. Шәһәрдән ике километр ераклыкта күченеп килгән руслар Сарайчик кирмәне – төрмә төзиләр. Тарихта нинди генә хәлләр булмаган да, кемнәр килеп, кемнәр китмәгән?!

Сарайчик яңадан торгызыла, борынгы тарихи нигезенә басып, тарихи-мемориал комплекс төзелә. Быелгысы елны аңа табигать һөҗүм ясый – комплекс Җаек елгасы ярына урнашкан, ә бу елга язгы ташкыннарда үзенең холкын күрсәтә ала. Быел Җаек шул холыкны күрсәтте дә инде! Ул археологлар тарафыннан ачылган йорт урыннарын үзенең шаулап аккан суы белән Каспий диңгезенә юып төшерә, гәрчә ярларны ныгыткан булсалар да. Җаек елгасының ярлары тагын да ныгытыла, чөнки бүгенге көндә дә археологик казылма эшләре алып барыла. Без дә археологларның эшләгән вакытларына туры килдек. Эзләнүләр дәвам итә, чөнки Сарайчик Казахстан дәүләте тарафыннан тарихи һәм сәнгать һәйкәле дип игълан ителгән һәм дәүләт тарафыннан саклана. Бүгенге көндә шәһәр капкасы төзелеп беткән, мәчет төзү эшләре дәвам итә. Биредә эшләнәсе эшләр бик күп әле. Сарайчикка килгән туристларның саны артканнан-арта бара, шәһәр кунакларны каршы ала һәм озатып кала.

Ә без юлыбызны дәвам итеп, Габдулла Тукайны шагыйрь буларак таныткан җиргә – Уральск шәһәренә юл алабыз.

Артка борылып карыйм, анда ап-ак таштан салынган “Сарайшык”, ак күлмәген кигән Сөембикәдәй, озатып кала. Ирексездән Рәзил Вәлиевнең шигъри юлларына язылган җыр искә төшә:

“Сагышларны сүтә-сүтә

Айлар үтә, еллар үтә.

Безнең язмыш синең белән

Мәңге бергә, Сөембикә.

Ай моңлана зәңгәр күктә,

Казан һаман сине көтә.

Язмышыңа хуҗа булып

Кайтчы, зинһар, Сөембикә!”

Хуш, Сөембикә-ханбикә! Синең эзең буйлап Җаекка килгән бөек шагыйребезнең юлын барлыйк, Тукаебызның торган җирләре көтә безне!

Сәрия АЙМАЛЕТДИНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*