Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Оренбург шәһәренә килде. Биредә ул Х.М. Ямашев исемендәге китапханәдә яңа үзгәрешләр белән танышты.
Бүген китапханәдә татар тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең чираттагы утырышы уза иде. Милли Шура рәисе дә фикер алышуларда катнашты.
Соңгы елларда төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан шактый күп китаплар нәшер ителгән. Васил Шәйхразыев алар белән танышканнан соң әлеге хезмәтләрне Казанда тәкъдир итү чарасын үткәрү фикерен җиткерде. Китапларның авторлары бу тәкъдимне сөенеп кабул итте.
Китапханә 1906 елдан бирле эшли. Оешканнан бирле китапханә эшенең төп юнәлешләре шәһәрнең күпмилләтле халкынның белемен арттыру. Китапханә тарихы дәвамында күренекле мәгърифәтчеләр, язучылар һәм меценатларның тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйләнеш күзәтелә. Документаль фонд өч телдә саклана: рус, татар, башкорт телләрендә. Документаль фондның гомуми күләме – 50 000 данәдән артык.
Х. Ямашев исемендәге китапханә – Оренбург халыкларының милли мәдәниятен, әдәбиятын һәм гореф-гадәтләрен саклау үзәге. Китапханәнең Татарстан Республикасы һәм Башкортстан белән төбәкара элемтәләре үсә һәм ныгый. Китапханәнең горурлыгы – XIX гасырдан башлап басмалар һәм китапханәгә килгән авторларның автографлары белән заманча китаплар тупланган сирәк китаплар бүлеге. Шулай ук итапханә каршында мини-музей булдырылган һәм эшли.