tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында “Пар канатлар” дип аталучы Гаилә бәйрәме узды
Казан кооператив институтында “Пар канатлар” дип аталучы Гаилә бәйрәме узды

Казан кооператив институтында “Пар канатлар” дип аталучы Гаилә бәйрәме узды

Казан кооператив институтында “Пар канатлар” дип аталучы Гаилә бәйрәме, Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2023-2027 елларга)» дәүләт программасы кысасында  узды. Чувашия республикасыннан, Ульяновскидан, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Алексеевск, Кайбыч, Югары Ослан, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Түбән Кама, Азнакай, Аксубай, Балтач, Апас, Чистай районнарыннан һәм Казанда яшәүче үрнәк гаиләләр бер мәйданга җыелган иде.

Чараны Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм үрнәк гаилә башлыгы Данис Шакиров ачты һәм үрнәк гаиләләрне сәламләде. Үз чыгышында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде. Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллинага әһәмиятле чара өчен зур рәхмәтен әйтте. Ул “Яңа елга бер адым калгач җыелдык, очрашуның темасы — гаилә. Бүген монда үрнәк гаиләләр килгән, алар гаилә турында дөрес күрсәтмәләр бирәләр», — диде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. «Без Татарстанда зур һәм тату гаиләләр белән горурланабыз. Барчагызга да сәламәтлек, бәхет һәм җан тынычлыгы телим», – диде. Һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имзалаган рәхмәт хатларын Миләүшә Гайфуллинага һәм Флюра Абдуллинага тапшырды.

Чарада Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды рәисләре булган Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллинның фикерләре дә яңгырады. “Татар гаиләсе” фондының Башкарма директоры булып беренче көненнән башлап эшләүче Миләүшә Гайфуллина үз чиратында барлык катнашучыларга гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Алда әле сызган юлның дәвамлы булуын җиткерде.

Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин, Татарстан Республикасы мәгърифәтче-остазларының бөтенроссия җәмгыятенең төбәк җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, педагогия фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасарлары, күп балалы әти, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының идарә әгъзасы Ирек Шәрипов, Разил Зиннәтуллин,”Белем.ру” компаниясе (belem.ru), директоры, “Татнетны үстерү фонды” (tat-i.net), башкаручы директоры,#әдәбимарафон проектын гамәлгә куючы Раил Гатауллин, Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан буенча рәис урынбасары, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының идарә әгъзасы Гүзәлия Минкина үз чыгышларында гаилә кыйммәтләренең асылын саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген искәртте.

Үрнәк гаиләләрдән Бөтендөнья Татар конгрессның Аксакалар Шурасы рәисе, Милләт йортының хуҗасы Гөлфия Рәүф Хәсәновлар, Түбән Камадан 35 елдан артык бергә яшәүче Нурзия, Газизҗан Мирхазовлар. Нурзия Рәшит кызы “Мин бәхетле гаиләм белән” дигән методик әсбап, проект язучы Татарстанның атказанган укытучысы. Ул әле ”Бәхет орлыгы” һәм күп кенә гаилә темасын яктырткан китаплар авторы да. Ульяновскидан 35 ел бергә гомер итүче Рамилә Рәмис Сафиннар, шулай ук Нурлаттан 35 ел бер-берсенә терәк булып яшәүче Әлфия Тәлгать Галәүтдиновлар, Чистайдан Наилә Рәмис Исләмовлар, Канаш шәһәреннән “Иң яхшы гаилә” дигән исемгә лаек булган Гөлфисә Фәнил Насыйровлар, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Бәдретдин улы һәм хатыны “Семена” сәүдә йорты директоры Гөлчәчәк Камалиевлар, 25 ел бергә яшәүче, биш бала тәрбияләүче Россиянең “Ата – Ана” даны ордены медаленә лаек булган Фирая Булат Зиятдиновлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Ульяновск өлкәсенең Елшанка авылыннан заманында дүрт буынлы гаиләгә килен булып төшкән Гөлфирә Алиякбәрова гаилә музейларын төзеп җибәрүләре турында сөйләде.Татарстанның Балык Бистәсе районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, өч бала анасы Айгөл Вафина чыгышы да һәркемне җәлеп итәрлек булды.

Татарстанның Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Данияр, Ихтыяр, Бәхтияр исемле уллар тәрбияләүче Ләйләгөл Муксинова, гомер буе кайнана белән яшәүче Аксубай районыннан Әлфия Нурхәмитованың гаилә кыйссасы да тәҗрибә алырлык булды. Татарстанның Югары Ослан районыннан Нәзилә Биктаһирова, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Җамалиевлар гаиләсеннән Гөлия Нәбиулла кызы әдәби әйдаман, “Гаилә” клубын ачып җибәрүләре белән таныштырды. Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында мәдәният йортында бергәләп хезмәт итүче Әлфәт һәм Ландыш Моталлаповлар сүзләрен җыр телендә җиткерде. Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шентала авылында яшәүче Земфира Вәлиева, Азнакайдан Ата-аналар мәктәбен алып баручы, Загс бүлеге мөдире Айгөл Хәсәнова гаилә серләре белән уртаклашты. Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә уңышка ирешкән үрнәк гаиләләргә бүләкләр тапшырылды. Татар гаиләсе бәйрәме чәйле табын янында җылы, истәлекле, тарихка кереп кала торган мизгелләр белән баетылды.

Татарстанның атказанган артисты, “Татар гаиләсе” фондының идарә әгъзасы Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты.

Сценарий авторы һәм алып баручы Казан кооператив институтының Дәрдәмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, “Татар гаиләсе” фондының идарә әгъзасы Флюра Абдуллина булды.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, Пар канатлар проекты, Россия кооперация университеты оештырды.

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*