tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче якташыбыз
Гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче якташыбыз

Гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче якташыбыз

Олы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз булган гаиләбезне, әти-әниебезне, әби-бабаларыбызны, гаиләбез традицияләрен сагынып искә алабыз. Туган телен, гореф-гадәтләребезне белгән, гаилә кыйммәтләрен саклап, туганнары белән җылы мөнәсәбәттә яшәгән Роза Волкова үз гаиләсе турында хатирәләре белән уртаклашты.

Безнең гаиләдә күп еллар мирас итеп калдырган дини китаплар сакланды. Аларны әбиебез укыган, гарәп телендә үзе язган язмаларын да калдырган. Әбием тумышы белән Сабанак авылыннан була. Ул узган гасыр башында күп балалы, динле, хезмәт сөючән, тырыш гаиләдә туа. Балалар кече яшьләреннән эшләп, әти-әниләренә ярдәм итеп үсәләр. Үсеп җиткән кыз гаилә корып, үз тормышлары белән яши башлый. Шатлык өстенә шатлык өстәп әбием Сәлия белән бабаем Мөхәммәдинең гаиләсендә алты бала туа. Минем әнием иң кечеләре була. Колхозларда эш, тормыш кайнаган чор. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш минем әбием гаиләсен читләтеп үтми. Безнең бабабыз һәм әниемнең абыйсы да сугышка китә. Кызганычка каршы, алар сугыштан туган йортларына әйләнеп кайтмыйлар. Биш бала белән калган әбиебезгә җиңел булмагандыр. Ул елларны йорт эшләрен, колхозда, басу-кырларда хезмәтне хатын-кызлар башкара. Нинди авыр еллар булса да, ул догаларын калдырмый. Сугыштан соңгы авыр елларны да сынмаган, дин юлында булган әбием гарәп телендә Коръән укыганы әле хәтеремдә. Китапны ачып, бармагы белән уң яктан сул якка күрсәтеп укыган мизгелләре минем күз алдымда. Аның гарәп телендә язган язмаларын тәрҗемәчеләр татар теленә тәрҗәмә иткәннәр. Әбиебез өлкән балалары турында язган, ә кече яшьтәгеләре турында язып өлгермәгән. Язмалар арасында 1928-1929 нчы елларны төшерелгән фоторәсем бар. Анда рус, татар кешеләре. Бу фоторәсем турында да мәгълүмат булыр дип уйлыйм. Дини китаплар турында әбиемнән күбрәк мәгълүмат алып калмаганыбызга хәзер үкенәм. Әбиемнең мирас итеп безгә калдырган дини китапларын икедән туган абыем, Марат бабабызның улы Равил Әбдрәшитов һәм аның тормыш иптәше Надия белән киңәшләшеп, Тубыл шәһәренең фәнни музеена тапшырырга карар кылдык. Бу китапларның, язмаларның күчермәләрен безнең музейдагы фәнни хезмәткәрләр Казанга җибәргәннәр. Китапларны Казанга тапшырырга да сораганнар иде. Тубыл татарлары да күрсеннәр, белсеннәр өчен без үзебезнең музейда калдырдык.

Әбием 80 яшенә кадәр яши. Аның ике катлы йорты була. Ул йортны авылга килгән укытучыга бирәләр. Әбиебез улының гаиләсендә яши, оныкларына ярдәм итә, аларга үрнәк булып гомер кичерә. Мин гаилә тарихын саклап яшәгән үземнең әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар икесе дә төзүчеләр иде. Әнием Паврия Мөхәммәди кызы, әтием Әптрахман Мохтар улы лаеклы ялга чыкканчы ГОРЕМ-38 оешмасында эшләделәр. Алар да инде мәрхүмнәр. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Нәкъ алар буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә, белемгә омтылучан булырга, көндәлек тормышта туганнар белән үзара мөнәсәбәтләрне саклап, бер-береңне хөрмәт итеп көн күрергә өйрәттеләр, үрнәк булдылар, – дип сөйләде.

Гаилә кыйммәтләрен саклап яшәгән, милли, мәдәни чараларда катнашкан, сөяктән сыннар кисеп эшләүче оста Роза ханым Волкова төньяк тематикасына композицияләр эшләргә ярата. Аның иҗади эшләре кешеләрнең тормышына багышланган.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*