tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Усман авылында «Уйнагыз, гармуннар» кичәсе узды
Иске Усман авылында «Уйнагыз, гармуннар» кичәсе узды

Иске Усман авылында «Уйнагыз, гармуннар» кичәсе узды

Иске Усман авылының социаль тернәкләнү бүлегендә «Уйнагыз, гармуннар» кичәсе узды. Бу чараның максаты — онытылып барган гармун тавышын кайтару иде.

Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,
Сөйләсәң, син сөйли аласың.
Көмеш телләреңә милләттемнең
Тарихын син язып барасың.

Татарлар арасында тальян гармуны киң таралган. 1860нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы, дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.

Тальян моңнары … Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары — элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.

Хәзер гармун көйләрен без күбрәк сәхнәләрдә генә ишетәбез. Ә элегрәк күрше-күлән, туган-тумача җыелса, өстәл артында рәхәтләнеп җырлашып утыру мәҗлес күрке булган. Мондый очрашуларда яше-карты сагышын тараткан, күңел ачкан, яңа хезмәт көненә дәрт-дәрман алып рухланган.

Оста гармунчылар гомер-гомергә авылның йөзек кашы булдылар. Безнең авылда да утыз еллар элек иллеләп гармунчы бар иде.

Иске Усман авылының социаль тернәкләнү бүлегендә узган «Уйнагыз, гармуннар» кичәсенең максаты — онытылып барган гармун тавышын кайтару иде. Мондый чаралар халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыра, милли музыканың аһәңен тоярга өйрәтә һәм, әлбәттә, гармунда уйный белүнең егет кеше өчен никадәр абруйлы икәнлеген күрсәтә!..

Кичәбездә без гармунның тарихын, гармуннарның төрләрен барлап үттек. Безнең авылда гармунчылар, гармунны үз итүчеләр бар. Авылыбызның алтын куллы шәхесен -тальян ясаучы оста Шакиров Җаниәхмәт агайны искә алдык. Күренекле Гали Гәрәев тә бит, 12 яшьлек малай килеш, Җаниәхмәт агайга килеп, аңарда торып гармуннар ясарга өйрәнгән. Авылыбызның барлык гармунчыларында да ул ясаган тальян гармуннар булган. Җаниәхмәт агай үз гомерендә меңләгән гармун ясаган һәм һәркайсының үз йөзе, үз моңы булган.

Шундый осталарның эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар халкының гореф-гадәтләре саклана да инде. Оста юк инде арабызда, ә тальяннары һаман яши һәм Камышлы районының гына түгел, бөтен татар халкының мәдәни мирасы булып санала.

Сүзне ихтирамлы кунакларыбызга бирдек. Алар гармун белән бәйле истәлекле хәтирәләре белән уртаклаштылар: гармунда уйнарга өйрәнүләре, гармунлы булулары, авылдагы кичәләр, табыннар, туйлар төшерү турында…

Ярларында шаулый каеннар,
Шул каеннар арасында
Мәтеби дигән авыл бар.
Шунда үтте минем балачагым,
Шунда туды тәүге җырларым.
Әле дә истә таңнар белән торган
Алсу йөзле чибәр кызларың…

Гармунчыларыбыз шушы авылда туып-үсеп, тормыш иткәннәр, гаилә корып, балалар үстергәннәр. Гомер буе колхозда хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булсалар да, авыл тормышында актив катнашалар.  Туган якларын, туган авылларын чын кунелдән яратып, гомер итүчеләр алар.

Нурутдинов Мөкәтдәс абый, Мифтахов Фәрзетдин абый, Нурутдинов Әсфир абый — 2012 елда Камышлыда беренче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестиваленда катнашкан лаеклы гармунчылар. Абыйлар өздереп гармун күрекләрен тартулары булды, авылны гармун моңына күмделәр.

Гармунчыларыбыз татар халык көйләренә тезмәләр башкарды, аерым көйләр, бию көйләре дә уйналды. Моңнарны аралаштырып гармун турында шигырьләр сөйләнде.

Өзгәләнә гармуннары илнең…
Халык җаны, димәк, буш түгел,
Әйтер сүзен ул бит гомер буе
Гармуннарга, җырга кушты гел…

Биедек тә, җырладык та, матур көйләр көйләдек. Онытыла башлаган җырлар да искә төште. Җыр — халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың бит, милли биюләрен күрсәң — аерылам димә. Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булып үз артыннан ияртә, тальян моңы булып күңел кылларына кагыла.

Гармунга багышланган кичәбез бик матур, күңелле, эчтәлекле булды!

Бармаклардан моң коела
Дигәннәре шул икән.
Мөкәтдәс, Әсфир,
Фәрзетдин абый, рәхмәт сезгә,
Әйтәбез чын күңелдән! 

Исәнлек-иминлектә очрашулар насыйп булсын!

Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Теләгебез — яшәсен гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!

Иске Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре 

Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*