tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар баскан эзләр буйлап (тарихи кичә)
Татар баскан эзләр буйлап (тарихи кичә)

Татар баскан эзләр буйлап (тарихи кичә)

Агымдагы елның 10 нчы декабренда безнең мәктәпнең «Рбишча мирасы» түгәрәге әгъзалары «Татар баскан эзләр буйлап» дип аталган тарихи кичә үткәрделәр. Кичәнең төп максаты халкыбызның гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, ул чорның матурлыгын күрсәтү; туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт, игьтибарлылык, ихтирамлык тәрбияләү булды.

Татарлар бит ул дәүләт тоткан халык. Борынгы Болгар иле, Алтын Урда – болар барысы да безнең дәүләтләр. ә инде Казан, Себер, Әстерхан, Касыйм, Кырым, Ногай Урдалары – шушы Алтын Урдадан бүленеп чыкканнар. Ә Сөембикәнең туган җире – Ногай Ордасының башкаласы Сарайчик. Анда безнең як татарларының килгән җире – Касыйм ханлыгының патшасы Касыйм хан үзе дә туган. Археологик мәгълүмәтләр буенча, борынгы шәһәр XIII – XIV гасырларда Җаек елгасының уң ярында төзелә. Ундүртенче гасырда инде биредә йөз мең кеше яши (сынар өчен Парижда шушы вакытта 58 мең кеше яшәгән). Биредә унөч мәчет, көнбатыш мунчалары, сәүдә базарлары булган. Шәһәрдән ерак булмаган сусаклагычтан бирегә суүткәргеч торбаларыннан су агып торган. Биредән Крымга, Кавказга, Каракорымга һәм Кытайга Бөек ефәк юлы – иң озын сәүдә юлларының берсе сузылып үткән була.

Батый хан карары белән чүл эчендә салынган шәһәр нык узенчәлекле булган – биредә яшеллек күп, ак диварлы искиткеч матур биналар, хәтта ясалмалы күлләрдә аккошлар йөзеп йөрүе белән сәяхәтчеләрне сокландырып торган.

Алтын Урда чорында Сарачык берничә тапкыр җимерелүгә дә дучар була. 1395 нче елда Тамерлан (Тимур) гаскәрләре аны җир белән тигезлиләр, ләкин горур шәһәр яңадан торгызыла, ул икенче сулыш ала. Ә XV гасырның икенче яртысыннан Нугай Урдасының башкаласы һәм бердәнбер ышанычлы шәһәр була. Биредә дәүләтнең хакимияты һәм казахларның Касыйм ханының ставкасы урнашкан була. Сарайчык сәүдә үзәге генә түгел, сәяси үзәк тә булган. Монда тәхеткә Алтын Урданың берничә ханы утырган, Сарайчык аларның җәйге ставкасы булган. Биредә берничә көчле Нугай һәм Казах ханнары җирләнгән.

Нәкъ менә шушы урыннарда XVI гасыр башларында Казан ханлыгының булачак патшабикәсе Сөембикә туган. Ул – Нугай биясе Йосыфның кызы, Нугай Урдасының ханнарының токымына нигез салучы Идегәйнең оныкчыгы була. Сарайчыкта Сөембикәнең балачак һәм яшьлек еллары үтә. Татар тарихында Сөембикә берничә ханлыкны гына түгел, ә берничә халыкны да берләштерә. Ул – аларның милләтләрен генә түгел, мәдәниятларын да тоташтырган бер күпер булып тора. Безнең барыбызның хәтерендә Сөембикә кебек шәһесләр иң көчле тарихи символларның берсе булып сакланаячак.

Ә бөек шәһәрнең якты тарихы фаҗига белән тәмамлана: 1580 елда Сарайчык Дон казаклар тарафыннан җимерелә һәм яндырыла.

Кичәгә Мәскәүдән «Генеалогия нижегородских татар» оешмасының җитәкчесе Руслан Акметдинов безнең як татарларының Алтын Урда чорының тарихына багышланган видеотапшыру җибәрде. мәктәп укучылары аны зур кызыксыну белән тыңладылар.

Очрашуда тарихи фәннәре кандидаты Ринат/Вадим Рудаков та катнашты. Ул тумышы белән Зур Рбишча авылыннан – безнең якташыбыз. Алтын Урда тарихы буенча белгеч. Укучыларга кыскача аның тарихы турында сөйләде.

Тарихын оныткан халык юкка чыга. Шуңа күрә без дә милләтебезнең тарихын белергә тиеш. Безнең нәселебез корымаган, ул һаман яши, чәчәк ата. Ә нәрсә ул тарих?

Ул туган илебезнең, халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышы. Үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап булмый. Бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул. Тарихын оныткан халык юкка чыга. Шуңа күрә без дә милләтебезнең тарихын белергә тиеш.

Тарихи кичәгә без нык әзерләндек. Видео форматында презентацияләр эшләдек, татар тарихын барлаган китаплар белән таныштык, «Сарайчык» харәбәләрендә» дип аталган фото һәм археологик экспонатлардан торган күргәзмә төзедек. Кичәбез викторина белән тәмамланды.

Чыганак: Рыбушкинская старина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*