tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мактанырлык, сокланырлык Тилимбаевлар
Мактанырлык, сокланырлык Тилимбаевлар

Мактанырлык, сокланырлык Тилимбаевлар

Гаилә елын тәмамлау уңаеннан Индрәй поселогы клубында иң күп санлы токым – Тилимбаевлар очраштылар. Аларны хакимият башлыгы Альберт Алтынгузин котлады, токымның иң олы кешесе – Сайра апага бүләк тапшырды.

Аннары токымның сәләтле яшьләре бию, гармунда, гитарада татар көйләрен бүләк иттеләр.

Токым вәкиле Сөембикә Вәлишина гаилә шәҗәрәсенең Бикмөхәммәт-Бәдигылҗамалдан башлануын белдереп, алга таба җирле музейда сакланган мәгълуматларга таянып әзерләгән чыгышын дәвам итте. Ә сәхндә зур экранда нәсел агачы бирелеп барды. Бикмөхәммәт-Бәдигылҗамалдан Телембай-Мөгълибә, алардан Рәчәп, Кәлимулла-Бибисәйдә, Мадъяр туганын күрсәтте.

Хәзерге Тилимбаевлар токымы Кәлимулладан дәвам иткән. Балалары – Якуб, Айнулла, Нурикамал, Зәйнулла, Гомәр. Сөембикә Юныс кызы, Якубның оныгы, шул биш гаиләгә тулырак тукталды. Һәрберсенең балаларына әти-әниләре турында сөйләргә мөмкинлек бирде. Һәркайсы әти-әниләре турында җылы сүзләр әйтеп үттеләр.

Якуб улы Газиз әтисе-әнисенең тормышы, эшләре турында зур горурлык белән хатирәләрен яңартты:

– Дөрестән дә, Индрәй поселогында Тилимбаевлар – иң зур нәсел, индрәйлеләр – борынгы ямбайлылар. Әткәм – Гражданнар сугышында катнашкан кызылармияче. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны барлык кеше белән бергә сугышка алып киткәннәр. Ул нык авырган. Кире кайтарып, авылда колхоз җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. 1960 елларга кадәр “Красный рыбак” колхозын җитәкләгән. Мин укырга киттем. Отпускага килгәндә, әткәм пенсиягә чыгуын, тик, стажың җитми, дигән сәбәп белән пенсия түләмәүләрен сөйләде. Мин шунда Мәскәүгә министрлыкка хат яздым. Аннары өлкәдән комиссия килеп, карап, сорашып, әткәмә шәхси (персональная) пенсия билгеләделәр. 90 сум иде ул. Ул эшләгәндә колхоз гел 1 урыннар алган, алар тоткан балык госпитальләргә, сугышка җибәрелгән. Төмән районында беренче булып ГАЗ-51 машинасын сатып алганнар.

Инәкәм 11 бала тудырып, 9ын карап үстергән (2се мәрхүм булганнар). Хәзер без икебез генә исән-саулар. Тилимбаевлардан иң олысы мин хәзер, 83нче яшь. Бергә булыйк, бердәм булып, ярдәм итешеп яшик, – дип сүзен тәмамлады Газиз абый Тилимбаев.

1994 елның 1 декабрендә музей җитәкчесе Галия апа Сагитуллина токымнарны җыеп, очрашу кичәләре үткәрә башлады һәм беренче булып Тилимбаевлар бер-берләре турында күп кенә яңалыклар ишеттеләр. Шул бәйрәмнән фоторәсемнәр күрсәтелде. Анда да җыр, бию белән үткән, гармунчылар да булган. 30 ел элек төшкән сабыйларның хәзер балалары шулай үскәннәр.

Аннары башка токымнар очрашып таныштылар.

Тилимбаевлар әле тагын да 2017 елда да бергә җыелганнар. 6 январьдагы бәйрәмнән фоторәсемнәр, видеоязмаларны карау бик тә күңелләренә хуш килде. Аларны оештыручы Галия апа Сагитуллинага рәхмәт сүзләре белән Сөембикә Вәлишина хөрмәткә лаеклы ветеран укытучы башкарган биюнең видеоязмасын куйды.

Их, сиздерми үткән гомерләр… Яшьләр үсә, залда да, сәхнәдә дә яңа буын вәкилләре. Укымышлы, һәркайсы лаеклы һөнәр иясе, нәселнең дәвамчысы. Мактанырлык, сокланырлык, үрнәк алырлык токым ул – Тилимбаевлар!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*