tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирфан Шаипов “Ел кешесе-2024” исеменә лаек
Ирфан Шаипов “Ел кешесе-2024” исеменә лаек

Ирфан Шаипов “Ел кешесе-2024” исеменә лаек

Узган елда ул үзенең 45 яшьлеген билгеләп үтте һәм шуңа туры китереп, Сергач округы алдындагы халыкчан казанышлары, карамагында булган авылларның (К.-Пожар, Шөбиле, Печә), гомумән, муниципалитетның социаль-икътисади тотрыклылыгын ныгытуга, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга, СВОдагы ил сакчыларына ярдәм күрсәтүгә куйган эчкерсез хезмәте өчен Сергач округы депутатлары карары нигезендә округ башлыгы Олег Радаев һәм шушы җирлекнең депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев Ирфан Таһир улына “Сергач округының хөрмәтле гражданины” исемен бирде.

Ә моңа кадәр Казанда узган Бөтероссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ул Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге – «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булды, II Сергач округы сабан туенда өлкә губернаторы Глеб Никитинның Хөрмәт грамотасы һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлекле медале, өлкә спорт министры һәм Кызыл Октябрь округы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Өлкә “Туган як” газетасы күптән гамәлгә куйган һәм үзенең туган көнендә (7 декабрь) игълан итеп килгән “Ел кешесе” исеме дә Ирфан Таһир улына туган авылында тантаналы рәвештә тапшырылды. Редакциягә автомобиль кайгыртканы өчен дип берүк уйлый күрмәгез, гомумән, узган ел нәтиҗәләре буенча ул бу исемгә лаек дип табылды.

Шуңа күрә иҗтимагый оешмаларыбыз җитәкчеләре белән оештырылып килгән әңгәмәләр сериясенең чираттагы чыгарылышын аның белән дәвам иттерергә булдык.

– Ирфан Таһир улы, югарыда язып үткәнебезчә, Сезнең казанышлар “копилка”сына узган елда гына да шактый бүләкләр җыелган. Ә боларына кадәр мөһим булганнары турында әйтеп уза аласызмы?

– Берничә ел рәттән “Районның уңышлы эшмәкәре” номинациясендә I дәрәҗәле Дипломнар белән бүләкләнеп килдем. Аннары туган авылым Кочко-Пожар мәчетенең беренче катын кулланышка кертүдәге ролемне югары бәяләп, Россия мөселманнары Диния нәзарәте медаль белән бүләкләде. Ә социаль-иҗтимагый тормыштагы эшчәнлегем “Сергач районы каршындагы казанышлар өчен” дигән мактаулы исем белән бәяләнде. Мактау грамоталарым, Рәхмәт хатларым бихисап, барысын да истә тоту мөмкин түгел, шул исәптә хәзер СВОның алгы сызыгыннан килгәннәре дә бар.

Әмма ләкин иң зур казанышым дип, гади халыкның иҗтимагый эшчәнлегемә биргән югары бәяләмәсен әйтер идем. Димәк, үзалдыма приоритетлы юнәлеш итеп алган максатымны – газиз халкым ихтыяҗына хезмәт итүемне салмак кына тормышка ашыра алуыма чиксез шатмын.

Һәм бу өлкәдә беренче ярдәмчеләрем һәм теләктәшләрем булып торган гаиләмә, дусларыма һәм “Туган як” газетасы редакциясенә зур рәхмәтләремне белдерәм.

– СВО дигәннән, Россия мәнфәгатен алгы сызыкта яклаучы бер хәрби бригадага күптән түгел генә электр энергиясен җайлаучы көчле трансформатор юлладыгыз. Андагы Ватан сакчыларына 200дән артык гуманитар ярдәм илтеп тапшырган һәм бүген үзе анда утлы корал тотып сугышучы Таһир Гумконвой белән дә тыгыз элемтәдә торугызны беләбез. Россия президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә кертелгән “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясен хуплап, узган елларда Суыксу һәм Кочко-Пожар авылларындагы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, башка авыллардан СВОдагы Ватан сакчылары балаларының Яңа ел теләкләрен тормышка ашырганыгыз да мәгълүм. Быел нинди сабыйларны, нинди бүләкләр белән сөендерергә җыенасыз?

– Сергачта яшәүче һәм әтисе СВОда булган бер балага планшет, икенче бер авыру балага кәрәзле телефон бүләк иттем. Юл уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, „Бердәм Россия” партиясе әгъзасы буларак, Янау мәктәбенә быел 1 класска килүчеләргә стра-ховка полислары һәм бүләкләр тапшырдым. Ә өлкә көрәш федерациясе президенты буларак, Рафаэль Арифуллин кул астында Сергачта безнең милли көрәш белән шөгыльләнүче балаларга булышам, секцияләрен ФСК базасына күчерү турында сөйләшүләр алып барам.

Узган ел федерациябез ике елга аккредитация узды, димәк, алга таба да рәсми рәвештә төрле ярышларга чыгачакбыз, спорт исемнәре бирәчәкбез. Сорау булса, сабантуй көрәшләрен уздыруда да булыша алабыз, чөнки тәҗрибәле һәм квалификацияле судьяларыбыз, стандартка туры килгән көрәш келәмебез бар.

– “Туган як”ның туган көненә дусларыгыз белән бүләк иткән концертта Сездән чыккан

“12 июльдә үтәчәк III Сергач округы сабан туе “Туган як”ның 35 еллык юбилеена ба-гышланачак” дигән яңалык газетабызның социаль челтәрләрендә дөнья күргәч, шушы пост астына “ул сабан туеның алфавит тәртибендә Сергач округының татар авыллары буйлап “йөрүе” дөрес булыр”, дигән комментарийларын урнаштыручылар һәм шушы фикерне хупларга чакыручы-лар табылды. Бу хакта ни әйтерсез?

– Беренчедән, бу карарны бары округ башлыгы гына хәл итәргә хаклы. Ә мин бары тик шуны гына киңәш итәр идем: алар минем мисалымда иң баштан үз авылларында, үз акчаларына һәм үз көчләре белән сабантуй оештырсыннар, аны округ башлыгына тәкъдим итсеннәр. Гасырлардан килгән милли бәйрәмебезне Кочко-Пожарда булып үткәннәреннән яхшырак һәм отышлырак оештыра алалар икән, бәлки, округ хакимияте бу мәсьәләдә аларның фикеренә колак салыр да. Шулай була калса да, Кочко-Пожарда сабан туе ел саен колач җәячәк һәм моны ышандырып әйтә алам! Ә бу егетләрнең әлеге фикерләре – Сергач татарлары арасына коткы салуга тиң.“Сергач сабан туе авыллар буйлап атламаса да, ул “нейтраль» территориядә узарга тиеш”, – дигән шул ук пост астындагы сүзләрдә кочкопожарлыларга карата ап-ачык көнләшү сизелә. Әмма ләкин Сергач сабан туеның Пьяна аша уза торган зур автомобиль күпере янында үткән сабантуйлар тарихына карасак, алары да Кочко-Пожар колхозының “Авангард” болы-нында мәйдан җыйды һәм аның оештыру эшләре өчен һәрвакыт безнең колхоз белән клуб хезмәткәрләре җаваплы иде. Сабантуйлар темасын дәвам иткән очракта, тагын шуны ассы зыклап үтәсе килә: төбәгебездә узачак сабантуйларның бер көнгә берничәсе туры килмәсен өчен, ике-өч ел инде “көрәшәбез”. Узган ел азагында гына шул хакта кызыксынучылар белән утырып фикер алыштык, әмма бу йөк, “Туган як” газетасыннан күргәнебезчә, һаман урынында кала бирә, чөнки 2025 елның 19 июлендә Рбишчада, Дзержинскта, Камкада сабантуйлар булачак һәм Рбишча көненә бәреп керүчеләрнең бу очракта берсе дә отмаячак, бәйрәмнәре халык файдасына уйнамаячак.

Сабантуй темасына мин сәгатьләп сөйли алам, чөнки бу тема миңа бик якын һәм шул өлкәдә тәҗрибә туплау, уңышлы алымнар алу өчен узган елда гына да Әстерхан, Сочи һәм Йошкар-Олада узган зур сабантуйларда булдым, үзебезнекеләрне дә калдырмаска тырышам.

– Сез бит әле концертлар оештыру темасына да уңышлы гына кереп барасыз. Аларның нигезендә нинди максат ята?

– Сабантуй кебек үк – татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклау, халкыбызның культурасын үстерү, аның өчен бәйрәм оештыру һәм үзебезнең күренекле шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү. Мәсәлән, узган елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан иткән иде һәм шул кысаларда Сергачның үзәк мәдәният йортында якташыбыз Рәшит Ваһапов фестиваленең 20 еллыгына багышланган гала-концертын уздырдык. Аннары шул ук Сергач шәһәренең үзәк мәйданында икенче бөек татар җырчысы, күренекле якташыбыз Хәйдәр Бигичевның 75 яшьлеге уңаеннан зур концерт булып үтте. Кызыл Октябрь округы хакимияте белән берлектә Хәйдәр абыйның туган ягы Уразавылда да аның якты истәлегенә шәп концерт оештырдык. Узган ел азагында “Туган як”ның туган көненә Кочко-Пожарда халыкка яхшы концерт бүләк иттек. Шул ук мәдәният йортында ел саен хатын-кызларыбыз хөрмәтенә 8 Март концертлары оештырам.

“СВО барган вакытта сабантуйлар һәм концертлар оештыру килешеп җитми”, – диючеләр бар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен дә ерак булмаган тарихка кайтырга кирәк. Югарыда гына телгә алган татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов Бөек Ватан сугышы елларында үз бригадасы белән авыллар буйлап концертлар биреп йөргән, халыкның Җиңүгә ышанычын арттырган, рухын күтәргән. Безгә дә күңел төшенкелегенә бирелгәнебезне дошманга күрсәтмәскә кирәк, бу хакта нык кайгырсак та, эчтән янып-көйсәк тә, төтенен тышка чыгармаска тиешбез, минемчә.

– Сергачта тимер юллары өстеннән уза торган автомобиль күпере ябылгач, Сез тимер юллары астыннан уза тор-ган автомобиль юлын сафка куеп, аны бүгенгәчә карап, сипләп торасыз. Бу – “Депутат инициативасы» проекты буенча эшләнгән эшме, әллә үз инициативагызмы?

– Мин моны “Эшмәкәр инициативасы” дип әйтер идем, чөнки “Депутат инициативасы» буенча эшләр округ бюджеты бүлеп биргән акчага башкарыла, ә бу юлны шәхсән үз исәбемә эшләдем һәм үз көчем белән карап та торам. Анда яшәүчеләрнең үтенече буенча, асфальт салдырырга да исәп бар иде. Округ администрациясенә рәхмәт, бу мәсьәләдә халык үтенечен ул тормышка ашырды. Гомумән, сабан туебызга, милли көрәшебезгә, Сергачта үзендә һәм Кочко-Пожарда татар концертлары оештыруга ярдәм кылып килгәннәре өчен Сергач округы депутатларына, хакимиятенә, спорт һәм мәдәният бүлекләренә зур рәхмәт.

– Тарихта беренче тапкыр төбәгебездәге иҗтимагый татар оешмалары җитәкчеләрен Сергачта бер өстәл артына җыючыларның да Сез берсе идегез. Аның чираттагысы булырмы икән?

– Булырга тиеш дип беләм, чөнки Сергачтагы татар милли үзәге директоры бу инициативаны үзе теләп алды бит.

– Ирфан Таһирович, Сез бит өлкә татарлары иҗтимагый тормышына ничектер көтмәгәндә килеп кердегез дә, тирән әһәмияткә лаек булган зур-зур проектлар белән халык мәхәббәтен яуладыгыз. Моның уңышын нәрсәдә күрәсез?

– Һәр кеше, мөмкинлеге булган очракта, үз халкына, милләтенә файда китерергә тиеш һәм теләгем белән мөмкинлегем тәң-гәл килә башлагач, иҗтимагый тормыш белән кызыксынуымны арттыра төштем, автономия советына сайландым, үзалдыма игелекле хәйрия гамәлләре белән шөгыльләнергә тотындым. Моны күреп алып, татар-мишәр көрәшен яратучылар шушы спорт төре буенча өлкә көрәш федерациясенә президент итеп сайладылар һәм шуннан ныклап кереп киттем дә инде иҗтимагый хәрәкәткә. Аннары шушы җәмәгатьчелек эшчәнлегемне Татарс-тан күреп алды һәм кыска вакыт эчендә алар белән дә эшлекле хезмәттәшлек урнаштырылды.

Дөрес, минем шулай җирле татар халкы каршына беркем дә көтмәгәндә бәреп чыгуым, кайбер иҗтимагый оешма җитәкчеләренә, хәлле милләттәшләребезгә ошап та җитми кебек. Ләкин иң мөһиме – бу өлкәдә сәламәт конкуренция, лаеклы сайлап алу мөмкинлеге барлыкка килгән очрактан бары тик гади халык кына ота бит. Мәсәлән, узган елда сабантуйлар саны артты, ә Түбән Новгородта уза торганының, Татарстан ярдәме белән булса да, оештыручанлыгы, эчтәлеге, масштабы һәм дәрәҗәсе үсте, көрәш батырына лаеклы бүләк тапшырылды.

Шулай ук концертлар турында да әйтергә мөмкин. Мәсәлән, узган елда Дзержинск татарлары автономиясе шәһәрдәш милләттәшләренә концерт та, хәтта спектакль да бүләк итте.

Кемнедер узарга да, кем беләндер талашырга да теләмим, бары тик гади халык файдасына гына эшләүне үземә төп максат итеп куйдым. Әмма милләтебез ихтыяҗын күз уңында тоткан очракта, төбәгебездәге һәрбер иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән киңәшләшеп һәм ярдәмләшеп эшләргә әзермен.

Төбәгебез татарлары файдасына куйган эчкерсез хезмәтемне югары бәяләп, “Ел кешесе-2024” исемен биргәнегез өчен мең рәхмәт. Алга таба да җиң сызганып, милләтем өчен эшләячәкмен, чөнки идеяләр күп, планнар зурдан.

Ә шушы очрашудан файдаланып, “Туган як” газетасы коллективын һәм укучыларын, иҗтимагый оешмаларыбыз җитәкчеләрен һәм активын, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте идарәсен һәм авыл мәчетләре мәхәлләләрен, гомумән, барча якташ-мил-ләттәшләремне яңа гына аяк баскан Яңа ел белән котлыйм! Бу ел барыбыз өчен дә өмет-хыялларыбызның тормышка ашу чоры булсын иде.

– Ирфан Таһирович, ачыктан-ачык сөйләшергә вакыт тапканыгыз өчен зур рәхмәт. Яңа елда Сезне яңа уңышлар көтеп торсын иде.

Олег ХӨСӘИНОВ 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*