Бүген бездә кунак бар: озак еллар Ульяновск шәһәрендә гомер иткән, хәзер “Адымнар-Казан” белем бирү учреждениесенең производство мөдире булып эшләүче Миләүшә Нурмөхәммәт кызы Таирова. Ул язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш юлында уңышларга ирешеп яшәү серләре белән уртаклаша.
– Миләүшә ханым, мәктәптә укыган вакытта газеталарга мәкаләләр язып торсагыз да, журналистика һөнәрен сайламагансыз…
– Мәрхүмә әнием бик тә кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле кеше, тирә-якта дан казанган аш-су остасы иде. Аның менә шушы күркәм, асыл сыйфатлары миңа да күчкәндер дип уйлыйм. Кешеләр белән эшләү, аларны тәмле ризыклар белән сыйлау теләге мине җәмәгать туклануы сферасына алып килде дә инде.
– Эш кабинетыгызны төрле грамоталар, Рәхмәт хатлары бизи. Алар барысы да тырышып хезмәт итүегез турында сөйли.
– 30 ел Ульяновскида яшәгәннән соң, Казанга күченеп килдем. Мәркәзебез, татарлар башкаласы мине тиз арада үз итте. Башта – Универсиада авылында, аннары Сочида Олимпиада вакытында ашханә җитәкчесе булып эшләдем. Шөкер, җитәкчеләр эшемне күрәләр, югары бәялиләр.
– Сез менә озак еллар инде ашханә мөдире вазыйфаларын үтисез. Бу бик тә җаваплы эш бит…
– Мәрхүм әтием Нурмөхәммәт күп еллар Татарстанның Чүпрәле районы Иске Задур авылында мәктәп директоры булып хезмәт итте. Без аның шушы эшне бөтен күңелен биреп, җаваплылык хисе тоеп башкаруын, көне-төне мәктәптән кайтып кермәвен күреп, аңардан үрнәк алып үстек. Җитәкче хезмәте – эш урынын җитәкләү генә түгел, ул һәрбер кешенең язмышы турында кайгырту, аларның шатлыгын, борчылуларын аңлый белүдер. Безнең ашханә коллективы дус-тату, бер-беребезне ярты сүздән, хәтта күз карашыннан ук аңлыйбыз, шуңа күрә эшебез уңышлы, җайлы бара.
– Миләүшә ханым, сез бәхетлеме?
– Мин – бик бәхетле кеше. Беренче чиратта, дәртле, нурлы, моңлы Казаныбызда яшәвем белән чиксез бәхетлемен. Ульяновскидан күченеп килеп, зур шәһәрдә – мегаполиста югалып калмыйча, мин үз урынымны таптым, үз тырышлыгым һәм көчем белән тормышымны матур итеп корып җибәрдем. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының беренче президенты, ТРның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев инициативасы белән булдырылган “Адымнар-Казан” белем бирү учреждениесе карамагындагы “Адымнар” балалар лагеренда ашханә җитәкчесе булып эшлим. Бу бәхет түгелме?! Газиз балам – кызым Динара Санкт-Петербург шәһәренә барып урнашты, “Газпром” ширкатендә юрист хезмәтен башкара. Белгечләр арасында конкуренция ифрат та көчле булган хәзерге заманда дөньякүләм танылган оешмада юрист булып эшләү бәхет түгелме?!
Татар халкын бөтен дөньяга таныткан хөрмәтле Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән “Адымнар” мәктәбе директоры Айдар Илдар улы Шамсутдиновка эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, иман байлыгы теләп калам. Безгә киләчәктә дә бер-беребезгә таянып, терәк һәм кирәк булып эшләргә насыйп итсен. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Әңгәмәдәш – Р.НИГЪМӘТЛЕ
Чыганак: emet73.ru