Китап алучылар арасында төрле яшь категориясе вәкилләре бар. Күбрәк өлкәнрәкләр ала. Хатын-кызлар – матур әдәбият, шигырьләр, ир-атлар исә фәнни-популяр басмаларга, тарихи китапларга өстенлек бирә. Балалар китаплары бик популяр. «Оныгым татарча бик белеп бетерми, татарча балалар китаплары тәкъдим итегез әле, укысын, өйрәнсен»,– дип мөрәҗәгать итүче әби-бабайлар күп.
Татарстан китап нәшриятының кибетләре берничә адреста урнашкан. «Татмедиа» бинасында, Бауман урамында. Ике адреста да эшләгәнем булды.
Бауманда туристлар бик күп, җәй айларында бигрәк тә. Чит илләрдә, Рәсәйнең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар яисә башка милләт кешеләре татар китапларын алулары шатландыра. Туристлар татар халык әкиятләренә, татар халык ашларына, Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең китапларына өстенлек бирәләр. Мәсәлән, Тукайның 15 телдә чыккан «Шүрәле» китабы бик популяр.
«Татмедиа»да исә бераз башкарак мохит, күбрәк балалар китапларына өстенлек бирәләр. Бу елны Башкортстанда уза торган «Китап – бәйрәм» ярминкәсенә бардым. Татар китапларын сагынып көтеп алалар. Мине бу бик шатландыра.
Яшьләр китап артыннан агыла дип әйтә алмыйм, ләкин берничә яшь кыз, егет кибеткә еш киләләр. Татарча чиста, матур, әдәби телдә сөйләшәләр. Яңа китапларны алып торалар. Матур әдәбияттан – Нәбирә Гиматдинова, Зифа Кадырова, Гөлсинә Галимуллина һәм башкалар. Татар классик язучылары популярлыкны беркайчан югалтмас, ди ул.