tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Нәбиуллин: «Улак-Күк Бүре» уены – бабалардан калган уен
Фәрит Нәбиуллин: «Улак-Күк Бүре» уены – бабалардан калган уен

Фәрит Нәбиуллин: «Улак-Күк Бүре» уены – бабалардан калган уен

Югары Каран авылындагы “Алмакай” ат утары атларны яратучыларны, әлеге хайван асраучыларны, ат белән кызыксынучыларны үзенә җыйды: биредә Лениногорск башлыгы Кубогына «Улак-Күк Бүре» уены үтте.

“Алмакай” ат утарын оештыручы, татар атларын үрчетүче Фәрит абый Нәбиуллин әйтүенчә, бу уен – борынгы. “Без халкыбызның традицияләрен торгызу юнәлешендә эшебезне дәвам итәбез. «Улак- Күк бүре»  уены һәм башкалар борынгы заманнарда ук кирәкле булган. Ни өчен ? Моның сере – атта. Чөнки ул чакта атлар  төп хайван булган. Аты булганнар уеннарда да катнашкан. Бабаларыбыз традициясе буенча без “Аударыш”ны кайтардык, хәзер «Улак-Күк Бүре»не. Башка регионнарда да бу уенны үстерү буенча эшләр алып барыла, аның икенче төрле исеме дә бар: «Күк Бүре», «Күк Пар». Килгән халык машинада утырган килеш карый алсыннар дигән мөмкинчелек тудырдык быел”, –  ди Фәрит абый.

Аның фикеренчә, “Аударыш” уенында кагыйдәләрне үзләре уйлап тапса, “Күк бүре”дә үзенең кагыйдәсе бар. “Халыкка мондый уеннар ошый. Әнә бит күпме тамашачы килгән. Һәр халык үзенең уенын күрсәтергә, торгызырга тиеш дип саныйм, бу рухи көч, яшәү көче, яшәү яме бирә. Дуслык та көчлерәк була”, – ди Нәбиуллин.

«Күк бүре» уены икенче мәртәбә үткәрелде. 2024 елның гыйнварында беренчесе булган иде. Быел бу уенда дүрт команда катнашты: Лениногорск, Әлмәт, Казан, Бөгелмә. Уенчыларны Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов сәламләде. Ул традицияләрне саклаучы, уеннарны торгызуда зур өлеш кертүче Фәрит Нәбиуллинга рәхмәтен белдерде. “мондый уеннар бездә традицион төстә, кышын да, җәен дә үткәрелер. Быел җәйгә “Татар аты” фестивале икенче тапкыр узачак, бу уенны анда да оештырырга планлаштырабыз”, – диде Марат Нил улы.

Уен башланганчы, Татарстан Спорт министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары ат спорты ярышларында катнашучыларга, аны үстерүчеләргә тапшырылды.

Уен кагыйдәләре буенча кара-каршы ике команда ат өстендә барган килеш сарык муляжын җирдән күтәреп алырга һәм көндәшнең “казан”ына, улагына кертергә тиеш. Ат егылса яки ат өстендә утыручы егылып төшсә, уен туктатыла. Шулай ук атта утырган кеше сарык муляжын күтәргән вакытта һөҗүм итү тыела.

Әлмәттән килгән Илназ Ситдыйков әйтүенчә, бу уенда игътибарлы булырга кирәк. “Шулай ук монда травма алу куркынычы да бар. Тик куркып торырга түгел, уен азартлы. Миңа ошый”, – ди.

Районыбызның Зеленая Роща авылыннан Ранил Әхмәтҗанов – кечкенәдән үк ат өстендә. “Атларга мәхәббәтне бабай тәрбияләде. Бу уенда икенче тапкыр катнашам. Атлар белән уза торган уеннарның төрлесендә катнашканым бар. Үзбәкстанга, Алтайга, Кыргызстанга да бардык, бронза приз алдым”, – дип сөйләде ул.

Куакбаш авылыннан килгән Нияз Галиуллин белән Арслан Сәхапов та  ат белән яшьтән үк кызыксыналар. Алар да уеннарда катнаша, үзләрен чын авыл егетләре, нык, бирешмәс икәнлекләрен күрсәтә беләләр.

Чара 2 сәгатьләп барды, дүрт уен үтте, нәтиҗәдә Лениногорск командасы «Улак-Күк Бүре» уенының  җиңүчесе булып танылды. Икенче урынны Казан, өченче урынны Бөгелмә, дүртенче урынны Әлмәт алды.

Катнашучыларга Кубок, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу уен спорт рухы һәм бердәмлек символы буларак күңелләрдә матур истәлек булып калды.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*