tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тугыз дистә гомере – җимешләре белән кадерле
Тугыз дистә гомере – җимешләре белән кадерле

Тугыз дистә гомере – җимешләре белән кадерле

Бүгенге көндә өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрик итү күркәм гадәткә әверелде. Юбилярлар белән очрашу вакытында төрле язмышлар, гыйбрәтле хәлләр, батырлыклар ачыла.

11 декабрьдә Малмыж районы Марс авылына да районның ветераннар Советы рәисе Л.В.Михеева Наҗия Габделгани кызы Сәйфетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлап барды. Ул Киров өлкәсе хөкүмәте һәм өлкә ветераннар оешмасы исеменнән котлау-теләкләр җиткереп, йомшак плед бүләк итте. Алдагы тормышыгыз гел дә җылы һәм уңайлы булсын, дип теләде. Әбекәйгә шулай ук саулык-сәламәтлек, тынычлык, иң изге теләкләрен Чавал авыл төбәге хакимияте башлыгы Д.Б.Звягин һәм авыл депутаты Р.Г. Гафиуллина җиткерделәр.

Наҗия апаны олы юбилее хөрмәтеннән газетка язабыз дип, “Дуслык” һәм “Сельская правда” газетлары корреспондентлары килүенә дә, әбекәйнең бик күңеле булып: “Мине Малмыж районында бер кеше дә белми дип уйлаган идем, зурлап килгәч, бик зур рәхмәт инде, – дип, котлап килүчеләрнең барысына да рәхмәтләр белдерде.

Наҗия апа Яңа Смәил авылында туган, Габделгани абый белән Разыйлабану апаның бишенче баласы була. Соңыннан бу гаиләдә тагын биш бала туа әле. Авылларда колхозлашу еллары башлангач, колхозга керәсе килмичә, Габделгани абзый ишле гаиләсен алып, Нок-рат елгасын кичеп, Көлмез районының урманнар арасында яңа гына нигез салынган Волга авылына күчеп китә. Ул вакытта Наҗиягә бер яшь була. Бу авыл шул күчеп килүче халыктан барлыкка килгән була. Ил башында торган кануннардан качып котылып булмый шул, “колхоз” дигәннәре урманнар арасына да килеп керә. Габделгани абзый шул колхозны да җитәкли. «Әти эчмәде, тартмады, безгә нык терәк булды. Укый-яза белмәсә дә, бик булдыклы кеше иде», –  дип, әтисен зур хөрмәт белән искә ала Наҗия әби.

16 яше тулып, көч-куәт кереп килгән кыз “Леспромхоз”га эшкә чыгып китә. Шул ук районга кергән Лобань, Каменный Перебор, Мадвеевский участокларында урман эшен башкара. «Наша-ваша” пычкысы (арткылы пычкы) белән урман да кистек, зур-зур наратларны төбе белән актарып, аударып, кисеп, ботагын яндырып юл ясадык. Агач та өеп тордык, ирләр рәтендә эшләдем», – дип сөйли, урманда нинди эш башкарганы турында кызыксынгач. Кыз кеше булса да, авыр хезмәт аны куркытмый,  олы абыйсына ияреп “калым”га да чыгып китә. «Латыйп абый үзе бригадир булгач, мине дә үзе белән ияртә иде. Рус ягына (ул авылларны үзләренчә шулай дип атыйлар) калымга чыга идек, бура бураганда, мин почмак чаба идем».

Тормышка чыккач, Наҗия апа гаиләсе белән Рыбная Ватага авылында яши. Ике кызы туа. Кызганычка каршы, ире генә кыска гомерле була. Ул дөнья куйганда, Нәкия – биш, Рәйсә бер яшьлек калалар. Тормышны алып бару, кызларны үстереп тәрбияләү бер ана җилкәсенә ята. Эшкә батыр, нык рухлы Наҗия апа бер авырлыкларга да бирешми. Нәкыя – тегүче, Рәйсә – фельдшер белгечлегенә укып чыгалар. Наҗия апа кызларын да эшкә өйрәтә. Җиләген-гөмбәсен җыя-

лар, яшелчәсен үстерәләр. Үзләренә дә кышка хәс- тәрлиләр, кабул итү пунктларына да илтәләр. Әниләре кул эшенә дә булган, чигәргә-бәйләргә дә вакыт тапкан.

– Мәктәптә дүрт класс укыдым. Безне йөзгә кадәр санарга, укырга өйрәттеләр. Китаплар рус телендә иде. Бернәрсә дә аңламыйбыз. Шулай да, татарча сөйләп экзамен биреп чыктык. Татар авылы булгач, укытучыбыз да татар. Ә имтихан алырга рус милләтеннән булган укытучыны да китерделәр. Укытучы апабыз, “сез туктап тормагыз, сөйләгез дә-сөйләгез”, дип өйрәтеп куйды, – дип, мәктәп елларын да искә алды әбекәй.

Шул дүрт класс белеме дә сатуда эшләр өчен ярап тора. 30 ел “Райпо”да хезмәт куя: кибеттә дә сата, базада, ашханәдә дә эшли. 40 ел  стажлы Наҗия апа Киров өлкәсенең Хезмәт ветераны.

Кызлары җитеп, икесе дә кияүгә чыккач, Наҗия апа үзе дә иргә бара. Һәм сигез ел Көлмез бистәсендә яши. Аннан икенче ире дә вафат була. Яше барган саен әбекәйнең дә сәламәтлеге китә башлый. Кияве Раяз белән кызы Рәйсә үзләре янына алып кайталар. Менә ундүрт ел инде әниләре аларның кадер-хөрмәтендә яши. Көлмездә гомер иткән Нәкыясе белән Рәфыйк киявенә дә барып бераз кунак булып кайта. Эш белән гомер иткән Наҗия әби, бераз хәленнән килгәндә тик торуны белми. “Эшләргә кушмасалар да, бер дә тик торасым килми. Балта-чүкеч белән эшләргә яратам. Миңа нәрсә дә булса ватарга-ясарга булсын. Менә соңгы елларда гына бик әллә нәрсә эшләп булмый, бик бирештем”, – дип сөйли күзенә операция дә ясаткан, Ковид белән дә авырган, башка авырулар да кичергән әбекәй. – Тормышлар яхшы булса да, авылда күңелсез хәзер, урамда бер кеше күренми, сөйләшергә бер кеше юк, – дип, чынбарлык турында да зарланып алды әбекәй. Биш вакыт намаз, Коръән укып күңеленә тынычлык таба, Аллаһ каршында булган гамәлләрен үти Наҗия әби.

–Тамагым тук, киемем яхшы, урыным түрдә. Кадер-хөрмәттә яшим, – дип балаларына бик рәхмәтле булып, шөкер итә Наҗия апа. Йорт хуҗасы булган киявенә дә бик хөрмәт белән карый. Раяз өстәл артына ашарга утырмыйча, ул да утырмый. Бу борынгыдан килгән тәртип, өлкән кешене, ир кешене өстен кую. Оныкларына да тәрбия үрнәге биреп тора әбиләре. Көлмездәге балалары да әниләренең хәлен белеп торалар. Бүген дә алар әниләрен юбилей белән котлап килгәннәр. Баксаң, икеләтә бәйрәм икән, кияве Рәфикъның да бу көнне юбилее. Оныклары, оныкчыклары да бәйрәм табынына кайтып җитәргә тиеш дип көтәләр, әбиләре дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы белән дә бик бәхетле һәм бай.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*