Дөнья куып, кайчак иң мөһим әйберләр турында онытабыз, якыннарыбызны игътибарсыз калдырабыз түгелме? Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» музыкаль әкиятен карагач, әнә шундый уйлар туды. Хыял-максатларга бирелеп бәхетен югалткан Рамай тормышы белән «ВТ» хәбәрчесе үзе танышып кайтты.
Хәтерне яңарту
«Җиде мәрҗән.
Халык хәтере» беренче тапкыр сәхнәгә 17 ел элек куела. Ул вакытта тамашачы тамырларын оныткан Рамай турындагы спектакльне яратып кабул итә. 20 елга якын вакыт узгач, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле аны яңа форматта чыгарырга карар кыла. Әйе, замана шартлары һәм тормыш таләпләре шактый үзгәрде. Әмма бер әйбер – һаман үз урынында. Бертуктаусыз бәхет эзләп чабу, акча эшләү һәм ыгы-зыгы аркасында адәм баласы чын тормыш кыйммәтләре турында оныта. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов спектакльнең заманча куелышын әнә шулай аңлатты. – Әлеге тамаша – узган Гаилә елының йомгагы. Спектакль ике ай эчендә әзерләнде. Мюзиклда гаилә кыйммәтләренә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм татар халкының гореф-гадәтләренә хөрмәтне яңарттык. Премьераның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында куелуы да аның дәрәҗәсе турында сөйли. Тарихыбызга, мирасыбызга яңа форматта мөрәҗәгать итеп, яшьләребезгә гыйбрәтле вакыйга тәкъдим итәбез. Өлкәннәребез дә, спектакльне карап, үткәннәрен искә төшерер, – диде Айрат Хәмитов. Спектакль композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән. Аның сүзләренә караганда, спектакльнең иске варианты бөтенләй калмаган диярлек. Музыка хәзерге чынбарлыкка яраклаштырылып иҗат ителгән. – Ике ай дәвамында иртәнге сәгать дүрттә торып әзерләндек. Бу эшкә бик теләп алындым, көйләрне язганда, үземне дә Рамай дип хис итә идем. Жанр диапазонын киңәйттек: симфоник юнәлештә дә, электрон-бию ритмнарында да иҗат иттек. Бер сүз белән әйткәндә, жанр һәм стиль төрлелеге зур, – дип сөйләде композитор. Җиде энҗе бөртеге Татарстанның атказанган артисты Фәнил Фәйзуллин тамашачыга «замана Рамае»н җиткерергә тырышты. Кәттә кыяфәтле, бертуктаусыз зарланучы, яшәү матурлыгын күрмәүче һәм күп акча эшләү ягын караучы. Кызганыч ки, бу образда күпләр үзен танырга мөмкин. – Рамай – адашкан, эшкә чумган, гаиләсен оныткан кеше. Ул байлыгын да, гаиләсен дә югалта. Боларның барысын да кире кайтару юлында аны күп сынаулар көтә.
Җиде энҗе бөртеге – татар халкы байлыклары турында.
Адәм баласы чаба да чаба, күзенә ак та, кара да күренми. Туктап, тын алып, тормышың, туганнарың, иң кадерле кешеләрең турында уйларга кирәк. Шушы кыйммәтләрне без тамашачыга да җиткерергә теләдек. Чыннан да, уйланырга урын бар бит, – диде Фәнил Фәйзуллин герое турында. Рамайның капма-каршысы – аның хатыны Энҗе – татар халкының гореф-гадәтләрен гәүдәләндерүче образ. Нәтиҗәдә ул адашкан Рамайга тормышның асылын ачарга һәм үзенең кем булуын аңларга ярдәм итә. Милли аһәң биюләрдә генә түгел, костюмнарда, кечкенә детальләрдә һәм моңлы җырларда да чагылды. Үз бәхетенә юл ярганда, Рамай төрле сынаулар аша узды. Һәр сынау хакыйкатьнең бер өлешен ачып барды. Ахырда ул җиде энҗе бөртеге – җиде тормыш кыйммәте белән танышты. Шулай итеп, Рамай чиксез әни мәхәббәте, һөнәр, батырлык, дуслык, ышаныч, мәхәббәт һәм гореф-гадәтләрнең асылына төшенде. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле спектакльдә җиткергән мәгънә тамашаның икенче өлешендә дә дәвам итте. Коллектив иң яхшы бию һәм җыр номерларыннан торган концерт аша һәркемне үз милләтенең традицияләрен хөрмәт итәргә, үзе һәм якыннары белән бердәмлекне югалтмаска өндәде. Тамашачы аңлады кебек. Әмма залдан чыккач ук онытучылар да булачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159836/